Захарова Светлана Михайловна
Светлана Михайловна Захарова (30 июль 1972, Яр Чаллы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил (2025 елның сентябреннән)[1], Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
Захарова Светлана Михайловна 1972 елның 30 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган.
Белеме
- «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университеты;
- «Социаль өлкә, иминият һәм сәламәтлек саклау менеджеры» белгечлеге буенча Кемерово дәүләт университеты.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1995-2005 елларда — Яр Чаллы шәһәре шәһәр Советы депутаты.
- 1999-2001 елларда — Яр Чаллы шәһәренең участок терапевты ставкасы белән берлектә 4нче шәһәр поликлиникасының баш табибы урынбасары.
- 2001-2009 елларда — Яр Чаллы шәһәренең 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы.
- 2005-2009 елларда — Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутаты.
- 2009 елдан 2014 елга кадәр — IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2014 елдан 2019 елга кадәр — V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2014 елның ноябреннән — сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясен җитәкли.
- 2019 елның сентябреннән — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2019 елдан 2025 елга кадәр — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2019 елдан 2024 елга кадәр — VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.
- 2024-2025 елларда — VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты[2].
- 2025 елның сентябреннән Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил[3], 2025 елның 29 октябрендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин әлеге вазифаның таныклыгын тапшыра[4].
Иҗтимагый эшчәнлеге
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы; Бердәм сайлау округы, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[5].
Дәүләт бүләкләре
- Ел табибы («Иң яхшы җитәкче» номинациясендә җиңүче (2008);
- Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2013);
- «Казанда узган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале (2014);
- «Сочида 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлек медале (2014);
- «Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлек медале (2015);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022);
- Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау кәгазе (2023).
Искәрмәләр
- ↑ В Татарстане новый защитник детей: кто такая Светлана Захарова (рус.). inkazan.ru (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Антон Сенопальников. «Врач» Захарова защитит детей вместо Волынец... (рус.). Бизнес Онлайн (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Захарова Светлана Михайловна. tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Фарид Мухаметшин вручил Светлане Захаровой удостоверение детского омбудсмена Татарстана (рус.). Татар Информ (29 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
- ↑ Захарова Светлана Михайловна. tatarstan.er.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.