Геннадий Глушков

Геннадий Глушков, Глушков Геннадий Николай улы, рус. Глушков Геннадий Николаевич, (1963 елның 11 ноябре, Липецк өлкәсе, Волово районы, Кече Горчаковка авылы) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «"Спасение" иминият медицина җәмгыяте» ҖЧҖ генераль директоры.

Тәрҗемәи хәле

«Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын, «политолог» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен, «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча «ТИСБИ» идарә академиясен тәмамлый[1].

Хезмәт юлы

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы.

Керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы[1].

20092014 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2019 елның сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[2].

2023 елдан «"Спасение" иминият медицина җәмгыяте» ҖЧҖ генераль директоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[3].
  • «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Б.В. Грызловның Рәхмәт хаты.
  • Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә