Зарипов Айрат Ринат улы

Айрат Ринат улы Зарипов (рус. Зарипов Айрат Ринатович; 8 август 1962, Казан) — дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе (2019 елның 9 сентябреннән). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Тәрҗемәи хәле

1962 елның 8 августында Казанда туа.

1984 елда «физика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, 1995 елда «менеджмент» белгечлеге Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.

Хезмәт юлы

1984—1985 — Казан шәһәренең 2 нче махсус һөнәр-техник училищесы укытучысы, ТАССР Министрлар Советының җәмәгать туклануы идарәсендә ВЛКСМ секретаре.

1987—1988 — Казан трамвай-троллейбус идарәсендә ВЛКСМ комитеты секретаре.

1988—1991 — Казан шәһәре ВЛКСМның Идел буе районы комитеты икенче секретаре.

1991—1994 — Казан шәһәре Идел буе районы администрациясендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

1994—2002 — Казан шәһәре администрациясендә бүлек башлыгы, Иҗтимагый оешмалар һәм вакытлы мәтбугат чаралары белән элемтә идарәсе башлыгы.

2002—2006 — Татарстан Республикасы президентының пресс-үзәге җитәкчесе.

2006—2010 — Татарстан Республикасы президентының пресс-хезмәте җитәкчесе.

2010—2015 — Татарстан Республикасы Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе.

2015—2019 — «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе[1].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге:

2019 елдан — Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

2019 елның сентябреннән — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе[2].

Россия Федерациясенең 2 класслы дәүләт киңәшчесе.

Дәүләт бүләкләре

  • «За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения» медале (2003, 2010)[3];
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме (2007);
  • Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «За укрепление боевого содружества» медале (2009);
  • Роскомнадзор җитәкчесенең Рәхмәтләре (2010 елда — ике, 2011 елда — бер, 2012 елда — ике);
  • Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәте (2011);
  • Россия Федерациясенең Дуслык ордены (2013) — Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 14 гыйнварындагы 26 номерлы указы белән[4].
  • «XXVII Всемирная летняя универсиада 2013 года в г. Казани» истәлек медале (2014);
  • «XXII Олимпийские зимние игры и XI Паралимпийские зимние игры 2014 года в г. Сочи» истәлек медале (2014);
  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2014);
  • «25 лет Пенсионному фонду Российской Федерации» истәлек билгесе (2015);
  • Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2017);
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018);
  • Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы (2018);
  • Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы (2019);
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2020)[5].

Гаилә хәле

Өйләнгән, ике кызы бар.

Искәрмәләр

  1. ↑ Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ сайты
  2. ↑ Зарипов Айрат Ринатович. 30 октябрь 2025 тикшерелде.
  3. ↑ Зарипов Айрат Ринатович (рус.). Официальный Татарстан. Официальный портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.
  4. ↑ Указ Президента Российской Федерации от 14 января 2013 года № 26 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» (рус.). Сейчас.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.
  5. ↑ Зарипов Айрат Ринатович (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.