Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (рус. Государственный Совет Республики Татарстан) — Татарстан Республикасының парламенты, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче югары вәкиллекле һәм канун чыгару органы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана. Дәүләт Советына 100 депутат керә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп 21 яше тулган Россия Федерациясе гражданы сайлана ала. Парламентка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелек итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылышы (2009—2014 еллар) бер мандатлы округлар (50 кеше) һәм фирка исемлекләре (50 кеше) буенча сайлана. Федераль сайлау законнарындагы үзгәрешләрдән соң, 2009 елгы сайлауларда фирка исемлекләре өчен үтү барьеры 7 процентка кадәр күтәрелә.
Тарих
Дәүләт Советының хәзерге тарихы 1990 елларның беренче яртысында, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте системасы формалашкан чорда башлана. 1994 елның 29 ноябрендә кабул ителгән «Дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма органнарын реформалаштыруга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы Татарстан Республикасы кануны нигезендә, Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы итеп үзгәртелә. Яңа орган даими эшләүче парламент статусын ала[1].
1995 елның мартында Дәүләт Советына беренче чакырылыш сайлаулары уза. Депутатлар административ-территориаль һәм территориаль округлар буенча биш елга сайлана. Барлыгы 130 депутат сайлана. Парламент структурасында дәүләт, социаль-икътисади һәм мәдәни үсешнең төп юнәлешләре буенча даими комиссияләр төзелә, шулай ук депутат төркемнәре һәм фракцияләр теркәлә. Василий Лихачёв Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлана[2]. 1998 елда Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлана һәм алдагы чакырылышларда да җитәкчелек итүен дәвам итә. Икенче чакырылыш сайлаулары 1999 елның 19 декабрендә уза.
2004 елның 14 мартында яңа сайлау системасы буенча өченче чакырылыш сайлаулары уза. Беренче тапкыр катнаш модель кулланыла: депутатларның бер өлеше бермандатлы округлар буенча, икенче өлеше сәяси фиркаләр исемлеге буенча 100 депутат сайлана.
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2009 елның 1 мартында сайлана. Парламент составына катнаш сайлау системасы буенча сайланган 100 депутат керә.
Бишенче чакырылыш 2014 елның 14 сентябрендә сайлана. Парламент эше Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш бурычларын хәл итүгә юнәлтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә уза[3]. Парламентка 100 депутат керә. Чакрырылыш республиканың тотрыклы үсеше һәм дәүләт идарәсе системасын камилләштерү мәсьәләләренә игътибар бирә. 2024 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылышына сайлаулар уза.
2026 елның 17 мартында Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итә.[4]. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы итеп Марат Әхмәтов билгеләнә[5]. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының почётлы рәисе итеп сайлана[6].
Вәкаләтләре
Парламент карамагына Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү һәм аңа үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы вәкаләтләре чикләрендә Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләр һәм Россия Федерациясе белән аның субъектлары бергәләп алып бара торган мәсьәләләр буенча кануннар нигезендә көйләү керә.
Дәүләт Советы Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелешен һәм аны үзгәртү тәртибен билгели, республика һәм җирле хакимият һәм идарә органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлек тәртибен урнаштыра, дәүләт бюджетын раслый һәм башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра[7].
Парламент Татарстан Республикасы премьер-министры кандидатурасын раслый, Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлый[8].
Татарстан Республикасы Конституциясенең 82 нче маддәсе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советын җитәкли һәм аның эшен оештыра. Ул Татарстан Республикасының башка дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, федераль хакимият органнары, башка дәүләтләрнең парламентлары һәм җәмәгать оешмалары белән элемтәдә тора, килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Шулай ук Дәүләт Советы исеменнән чыгыш ясый һәм Конституциядә, Татарстан Республикасы кануннарында һәм Дәүләт Советы регламентында каралган башка вәкаләтләрне дә үти[7].
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы
Регламент[9] буенча, Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы сессияләрен һәм пленар утырышларын әзерләүне оештыра, Дәүләт Советы сессияләренең көн тәртибе проектларын төзи, даими һәм башка комиссияләрнең, Дәүләт Советының Парламент контроле комитетының эшчәнлеген үз ара килештерә һәм аларга юнәлеш бирә.
Президиум Татарстан Республикасы халык депутатларына үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтә һәм аларны кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итә, халык тавыш бирүләрен (референдумнарны), шулай ук Татарстан Республикасы законнары проектларын һәм дәүләт тормышының башка иң мөһим мәсьәләләре буенча халык белән фикер алышуны оештыра, Татарстан Республикасы законнарын һәм Дәүләт Советы[10] яки аның Президиумы тарафыннан кабул ителгән башка актларны бастырып чыгара, Дәүләт Советы эшен оештыруга кагылышлы башка мәсьәләләрне хәл итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш Рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин.
Комитетлар
Комитетлар закон проектларын алдан карауны гамәлгә ашыралар, тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр әзерлиләр, хокук куллану практикасын анализлыйлар һәм беркетелгән өлкәләрдә кануннарның үтәлешен тикшерәләр. Аларның составы һәм исемлеге һәр чакырылышта парламент карары белән раслана[11].
VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары 8 комитет эшендә катнаша[12]:
- Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты — хакимиятне оештыру, административ-территориаль төзелеш һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә[13];
- Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты — республика бюджеты проектларын, салым политикасын һәм финанс мәсьәләләрен карый[14];
- Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты— икътисади политиканы, инвестиция климатын һәм бизнесны яклау чараларын анализлый[15];
- Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты — шәһәр төзелеше, торак фонды һәм инфраструктураны үстерү мәсьәләләре буенча эшли[16];
- Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты — табигатьне саклау, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы белән шөгыльләнә[17].
- Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты — хокук тәртибе, суд эшчәнлеге һәм хокукый яклау өлкәсендәге закон проектларын карый[18];
- Социаль сәясәть комитеты — сәламәтлек саклау, социаль яклау, демография политикасы һәм социаль программалар өчен җавап бирә[19].
- Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты — мәгариф, фән, мәдәният һәм милләтара хезмәттәшлек мәсьәләләре белән шөгыльләнә[20].
Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы
2017 елның 27 апрелендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында»гы 24-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы кануны нигезендә, Иҗтимагый палата 60 әгъзадан тора һәм 3 елга билгеләнә. Иҗтимагый палата пропорциональ рәвештә төзелә: әгъзаларның өчтән бер өлеше Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан, икенче өлеше Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан раслана, ә калган өлеше иҗтимагый оешмалар арасыннан сайлап алына[21].
Канун чыгару тәртибе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында канун чыгару процессы Татарстан Республикасы Конституциясенә, республика кануннарына һәм Дәүләт Советы Регламентына туры китерлеп гамәлгә ашырыла.
Канун чыгару инициативасы хокукына Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы рәисе, Татарстан Республикасы министрлар кабинеты, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары һәм канун белән билгеләнгән башка субъектлар ия[22].
Канун проекты Дәүләт Советына кертелә, профильле комитетка карауга җибәрелә һәм берничә укылыш уза. Карау барышында комитетлар бәяләмәләр әзерлиләр, төзәтмәләр кертәләр һәм проектны пленар утырышка чыгаралар.
Дәүләт Советы депутатларының күпчелеге канун өчен тавыш бирсә, ул кабул ителгән дип санала (Татарстан Республикасы Конституциясендә башкача каралмаган булса). Кабул ителгән канун Татарстан Республикасы Рәисенә имзалау һәм рәсми рәвештә бастырып чыгару өчен җибәрелә, шуннан соң ул билгеләнгән тәртиптә үз көченә керә.
Фракцияләр
7 чакырылыш
VII чакырылыш (2024–2029 еллар) составы:
| Урын | Фирка | өлкә исемлекләре буенча | бермандатлы округлар буенча | барлыгы | |||
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Тавышлар | % | Алынган урыннар | |||||
| 1. | «Бердәм Россия» | 1 608 194 | 76,75 % | 44 | 43 | 87 | |
| 2. | КПРФ | 220 914 | 10,54 % | 6 | 0 | 6 | |
| 3. | ЛДПР | 92 493 | 4,41 % | 0 | 2 | 2 | |
| 4. | «Яңа кешеләр» | 88 208 | 4,21 % | 0 | 2 | 2 | |
| 5. | «Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен» | 68 425 | 3,27 % | 0 | 1 | 1 | |
| 6. | Бәйсез кандидатлар | — | — | 0 | 2 | 2 | |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының танылган депутатлары
Техник җиһазланыш
2010 елның ахырында «Электрон парламент» проекты кысаларында Дәүләт Советы депутатларына эш өчен өстәмә функцияләргә ия булган iPad электрон планшетлары бирелә. Бу функцияләрнең һәрберсенә Американың Apple компаниясеннән тиешле сертификатлар алына[23].
Искәрмәләр
- ↑ Тарих һәм хәзерге заман. Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Любовь Агеева. Государственный Совет РТ. Путешествие во времени. Год 1999. history-kazan.ru (26 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Редакция сайта ТАСС. ЦИК Татарстана утвердил результаты выборов в Госсовет республики. ТАСС (10 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Пресс-служба Государственного Совета Республики Татарстан. Фарид Мухаметшин: «В моей жизни наступает новый этап, но я остаюсь патриотом Татарстана». Официальный сайт Государственного Совета Республики Татарстан (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Пресс-служба Государственного Совета Республики Татарстан. Марат Ахметов утвержден исполняющим обязанности Председателя Государственного Совета Республики Татарстан. Официальный сайт Государственного Совета Республики Татарстан (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Пресс-служба Государственного Совета Республики Татарстан. Фарид Мухаметшин избран Почетным Председателем Государственного Совета Республики Татарстан. Официальный сайт Государственного Совета Республики Татарстан (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ 1 2 Конституция Республики Татарстан :: Государственный Совет Республики Татарстан - официальный сайт. www.gossov.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано из оригинала 30 ноябрь 2016 года.
- ↑ Закон Республики Татарстан №1-ЗРТ от 26 января 2023 года. Архивировано 20 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Регламент Государственного Совета Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026. Архивировано 8 март 2019 года.
- ↑ Правовые акты Государственного Совета Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2015. Архивировано 3 февраль 2019 года.
- ↑ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Комитетлар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Социаль сәясәт комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Закон республики Татарстан Об Общественной палате Республики Татарстан от 27 апреля 2017 года N 24-ЗРТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2019. Архивировано 11 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Закон чыгару процессы схемасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Ольга Кондрева. Парламентариям Татарстана раздали iPad с особыми функциями. Российская газета (2 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2020. Архивировано 25 июль 2020 года.