ДәртФест (фестиваль)

ДәртФест (фестиваль) (рус. ДәртФест) — заманча татар мәдәнияте фестивале. Ул Tat Cult Fest традицияләрен дәвам итә.

Тарихы

ДәртФест беренче тапкыр 2023 елда Казан Кирмәнендә уздырыла. Заманча татар сәнгате фестивале — Tat Cult Fest традицияләрен дәвам итә.

Максаты

Фестивальнең максаты — заманча татар мәдәнияте белән таныштыру.

Фестивальнең программасы

2024 ел

2024 елда Дәртфест икенче тапкыр Казан Кирмәнендә үткәрелә. Оештыручы «Төнге Велофест» һәм «Тәмле Казан» чараларын үткәргән «Антей-Групп» ширкәте[1].

Чара дизайн-маркет белән башланып китә. Анда Татарстан дизайнерлары һәм һөнәрчеләре продукциясе тәкъдим ителә.

Гаиләләр өчен интерактив балалар һәм гаилә мәйданнары эшли.

« Фестивальдә быел беренче тапкыр «Гаилә мәйданы» булдырылды. Кызыклы осталарны, һөнәрчеләрне таптык, беренче тапкыр катнашкан дизайнерларны да чакырдык. Музыка уен кораллары, бию, җыр буенча интерактив остаханәләр дә эшли. Быел тагын да күләмлерәк, кызыклырак мода күрсәтү чарасы була. Милли дизайнерлар бу юлы модельләрне чакырмады, теләк белдергән кешеләргә кастинг оештырып, сайлап алдылар. Алар үзләрен модель кебек хис итә алачак[2].
Гүзәлия Гыйльметдинова, фестивальне оештыручыларның берсе, стилист
»

Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында урнашкан Зур сәхнәдә Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шайхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin, Туп сарае ишегалдында урнашкан Кече сәхнәдә Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хайруллин, АлияНур, Elina, qaynar, TATARKA чыгыш ясыйлар.

Алдагы елдан аермалы буларак, 2024 елда фестивальдә «Акыл фабрикасы» лекцияләре тәкъдим ителә. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән берлектә эшләнә[3].

Оештыручылар

2024 ел

  • Казанның «Антей-Групп» ширкәте;
  • «Yummy Music» музыкаль лэйблы;
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә