Созвездие-Йолдызлык (фестиваль)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Созвездие-Йолдызлык театры белән бутамаска.

Созвездие-Йолдызлык
Жанрлар эстрада, фольклор
Үткәрү еллары 1992 — х.в.
Ил  Русия
Шәһәр Казан ( Татарстан)
Тел татар, рус

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале — ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты, дәүләт оешмасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2007). РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2010). 2002 елдан Татарстан президенты химаячелегендә (патронажлыгында) уза. Һәр елны сәләтле 5-21 яшьлек 80 000 яшь кеше катнаша. ТНВ каналында тапшырылган гала-концертны 29 млн тамашачы карый[1].
Генераль продюсеры – Дмитрий Туманов.

Проектның максаты

Файл:Йолдызлык 1.jpg
«Йолдызлык» фестивалендә «Мизгел» ансамбле (Актаныш). 2009
Файл:Йолдызлык 2.jpg
«Йолдызлык» фестивалендә «Мирас» ансамбле (Зәй) 2009
Файл:Йолдызлык 3.jpg
«Йолдызлык» фестивален РФ һәм ТР мәдәният министрлары тәбрикли. 2009
Файл:Йолдызлык 4.jpg
«Йолдызлык» фестивален Р. Миңнеханов тамаша итә. 2015
  • Талантлы балаларны һәм үсмерләрне үстерүгә дәүләт органнарын, җәмәгать оешмаларын тарту, төбәкләр арасындагы конфессияара һәм этник мөнәсәбәтләрне ныгыту.
  • Проект иҗатка сәләтле балаларны, үсмерләрне, яшьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади үсешендә ярдәм итү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрне читкә җибәрмәү, мөгаллимнәр һәм белгечләр корпусын булдыру максатында ел әйләнәсе чаралар үткәрүне күздә тота.

Фестиваль йолдызлары

Тарих

  • 1992 Казанда заманча бию һәм популяр музыка фестивале үткәрелә.
  • 1994 Исеме «Юная звезда» Казан шәһәре ачык конкурсы итеп үзгәртелә.
  • В.И. Качалов исемендәге Казан Зур академия рус театры актеры Дмитрий Туманов фикердәшләре белән «АРТИАС» агентлыгы оештыра. Казан шәһәре башкарма комитеты агентлыкка «Юная звезда» фестивален яңарту бурычын куя. Балаларга матурлык һәм иҗат дөньясының капкаларын ачкан «Созвездие-Йолдызлык» фестивале беренче адымнарын ясый.
  • 2000 Фестиваль хәзерге исемен ала.
  • 2001 Фестивальнең Гала-концертын караганнан соң, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев киләчәк буынның талантын күреп, чараны ТР президенты химаячелегендә үткәрергә карар кыла.
  • 2002 елда проект республика (дәүләт) статусын ала һәм ТР яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы тарафыннан уздырыла. Фестивальнең рәсми гимны языла.
  • 2003 елда фестиваль махсус программа гранты ота. ТР 3 министрлыгы – мәдәният, мәгариф, яшьләр, спорт һәм туризм министрлыклары фестиваль эшендә катнаша башлый. Татарстан һәм Украина арасындагы мәдәният килешүе чикләрендә, ТР тышкы икътисади элемтәләр департаменты ярдәмендә Кырымда һәр елны җәйге иҗади смена үткәрү традициясе барлыкка килә.
  • 2004 «Татарстан-Яңа гасыр» / «Татарстан-Новый век» хәрәкәте уздырган «Яшьләрнең казанышлары» (Достижения молодых) бәйгесенең дипломы белән бүләкләнә.
  • саммитына килгән ил башлыклары белән Россия Федерациясе президенты В.В. Путин тамаша итә. Фестивальнең 16 җиңүчесе Мәскәүгә, РАТИ (ГИТИС) ның эстрада факультетына укырга кабул ителә.
  • 2006 елның 29 апрелендә Минтимер Шәймиев «ТР президенты каршында фестивальгә булышу шурасы төзү [2] турында» нигезләмәне раслый. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале «Россиянең иң яхшы 40 проекты» исемлегенә керә.
  • 2007 елда Муса Җәлил премиясенә лаек була.
  • 2008 елда фестивальнең интернет-сайты ачыла: http://www.yold.ru/
  • 2009 елның 27 июнендә халыкара яшьләр көнендә фестивальгә «Россия гаиләсе» милли премиясе бирелә.
  • 2010 елда РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе бирелә. 25 җиңүчегә РАТИ (ГИТИС)ка укырга керергә тәкъдим ителә. ХХVII Җәйге Универсиада 2013 дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалана.
  • 2012 елның июлендә вице-адмирал Александр Федотенков фестивальне Россия Федерациясенең Кара диңгез флоты [3] истәлекле билгесе белән бүләкли.
  • 2020 елның 27 августында Казанда тарихи Алафузов театрында (Гладилов ур., 49) арт-резиденциясе ачыла[4].
  • 2022 елның 14 июнендә арт-резиденциясендә (Гладилов ур., 49) чыккан зур янгыннан соң, «Созвездие–Йолдызлык» вакытлыча икенче бинага күчерелә [5][6]

Гран-при ияләре

  • «Калейдоскоп» хореография ансамбле (2015)
  • Роман Широких (2015)
  • «Татарстан» бию ансамбле (2014)
  • Сәйдә Мөхәммәтҗанова (2014)
  • «Бәхет» вокаль ансамбле (2013)
  • «Ал чәчәк» хореография төркеме (2013)
  • Рамилә Зиннәтуллина (2012)
  • «Камские зори» ансамбле (Алабуга мәдәният училищесы) (2012)
  • «U-13» бию төркеме (2011)
  • «Дорога из города» бию театры (2011)
  • Дуэт (Олеся Полищук һәм Лев Матвеев) (2010)
  • «Кристалл» эстрада биюләре төркеме (2010)
  • «Орфей» хореография студиясе (2009)
  • Айдар Сөләйманов (2009)
  • Матвей Козин (2008)
  • «Фантазия» бию төркеме (2008)
  • «Пестрая компания» вокаль-хореография үзәге (2007)
  • «Мирас» вокаль ансамбле (2007)
  • «Экситон» бию ансамбле (2006)
  • Татьяна Балобанова (2006)
  • «Шарм» балалар шоу-театры (2005)
  • Алия Һадиева (2005)
  • Лилия Мөхәммәтова (2004)
  • Ирина Исаенко иҗат остаханәсе (2004)
  • Рүзил Гатин (2003)
  • Айрат Хәкимуллин (2002)
  • «Авеню» квартеты (2001)


Рүзил Гатин, Гран-при (2003)

Владимир Путин:

« X Республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләрен — гала-концертта катнашучыларны тәбрикләвемә шатмын.

Әлеге бәйге барлык Татарстан Республикасыннан сәләтле яшьләрне җыйды, күп кенә яшь кешеләргә эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үзләренең көчләрен сынап карарга мөмкинлек ачты, үзләренә лаеклы остазлар, дуслар, фикердәшләр табарга булышты. Бүген инде фестиваль үзенең горизонтларын киңәйтә. Аның җиңүчеләре Мәскәү тамашачысы алдында чыгыш ясый. Мондый ачык бәйрәмнең анда катнашучыларда һәм бәйрәм кунакларында иң яхшы тәэсирләр калдырачагына, республикада һәм бөтен Россиядә балалар һәм яшьләр иҗаты үсешенә хезмәт итәчәгенә чын күңелемнән ышанам. Һәм иң мөһиме – төбәкләр арасындагы элемтәләрнең ныгуына, безнең ил халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен саклауга һәм баетуга хезмәт итәчәк. Уңышлар, кәеф күтәренкелеге һәм яңа иҗади үрләр яулавыгызны телим[7].

»

Минтимер Шәймиев:

« «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестивалендә без Татарстанның бүгенге, төгәлрәге иртәгәге йөзен күрәбез. Безнең җөмһүрият матур, сәләтле, үз көченә ышанучан. Мондый балалар булганда, Татарстанның киләчәге ышанычлы кулларда[7]. »

Бәйге турлары

Чыганаклар

  1. Ч. Гәрәева. Йолдызлар галәме. Идел, 2015 ел, июнь саны.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр