Айдар Сөләйманов

Айдар Сөләйманов (Айдар Данил улы Сөләйманов, рус. Айдар Данилович Сулейманов, 15 март 1988, Зәй, Татарстан АССР) — Россия сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе (1999), «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесе көмеш призеры (2014), Татарстанның атказанган (2015) һәм халык артисты (2025)[2]. Муса Җәлил исемендәге (2019) һәм «Тантана» (2021) премияләре лауреаты.

Тормыш юлы

1988 елның 15 мартында Зәй шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Әнисе Ильфира, әтисе Данил, абыйсы Артур. Дүрт яшеннән җырлый. Туган шәһәрендә балалар музыка мәктәбендә, «Мирас» вокаль-хореография ансамблендә (җитәкчесе Әлфия Хамис кызы Вәлиуллина) шөгыльләнә[3].

undefined

Зәй татар гимназиясен, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (2013, ТР атказанган артисты Гөлнара Рәгъде кызы Мурзиева классы), Мәскәүдә ГИТИСның эстрада факультетын (2013, профессор Михаил Борисов курсы) тәмамлаган[4].

2006 елдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә әйдәп баручы белгеч булып эшли.

Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә.

Иҗаты

Айдар Сөләйманов — синтетик пландагы артист. Аңа музыкаль-театр жанрындагы рольләр яхшы бирелә. Казан консерваториясендә укыган елларында ул опера студиясе куелышында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнаша.

2007 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде энҗе» (Радик Сәлимов) этномюзиклында баш рольне башкара. «Алтын казан» рок-операсында (Эльмир Низамов, Ренат Харис) баш рольне, 2014 елда шул ук исемдәге мюзиклда төп рольләрнең берсен уйный[5].

"Үзгәреш җиле — 2016"да «Илче бага», "Үзгәреш җиле — 2018"дә «Алматаның алмасы», "Үзгәреш җиле — 2019"да «Әнисә» татар халык җырларын тәкъдим итә. Опера әсәрләрен төрле телләрдә, барлыгы 15 телдә башкара.

Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Нью-Йоркта, Маҗарстан, Чехия, Монголиядә, Колумбиянең Богота шәһәрендә, А. В. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры белән Харбинда (Кытай) чыгыш ясаган.

«Россия. Культура» телеканалыннан «Романтика романса» тапшыруында концертлары күрсәтелә.

2023 елның октябрендә Айдар «Ну-ка, все вместе!» шоуында катнаша һәм ярымфиналга үтә[6].

«Төреквидение»

2014 елда төрки дөньяның «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесендә «Атлар чаба»[7] композициясен (Эльмир Низамов, Ренат Харис) башкарып, 2нче урынны ала.

Репертуар

Опера партияләре, классик арияләр, романслар, рус, татар һәм башка телләрдә эстрада һәм халык җырлары. Репертуарында дөньяның 25 телендәге җырлар[8].

Фильмография

Театрдагы рольләре

  • 2007 — «Җиде энҗе» этно-мюзиклы (режиссер Р. Бариев) — Рамай
  • 2009 — «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) (Эльмир Низамов, режиссер Михаил Панджавидзе) — Биктимер
  • 2009 — «Евгений Онегин» операсы (режиссер Э. Трескин, Казан консерваториясе театры) — Трике
  • 2009 — «Мавра» бер актлы операсы (Казан консерваториясе театры) — Мавра
  • 2011 — «Аршин мал алан» (режиссер Михаил Борисов, ГИТИС уку театры) — Әскар
  • 2013 — «Кармен» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Хозе
  • 2013 — «Идоменей» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Идоменей
  • 2018 — Беллининың «Сомнамбула» операсы (Mancinelli театры, Oрвиетo, Италия) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1 2 http://tataram.ru/news/archive/article-3875-1/
  2. О присвоении почетного звания «Народный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
  3. Айдар Сулейманов. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале сайты [рус.]
  4. Айдар Сулейманов. Кинолифт [рус.]
  5. В Камаловском театре состоится творческая встреча с лауреатом «Тюрквидения» Айдаром Сулеймановым. Татар-информ, 4.12.2014
  6. Заслуженный артист Татарстана Айдар Сулейманов пробился в полуфинал шоу «Ну-ка, все вместе!» ТНВ (7 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  7. «Атлар чаба» җырының сүзләре. erlar.ru
  8. Айдар Сулейманов. 2020 елның 27 июль көнендә архивланган. uzgareshzhile.ru [рус.]
  9. Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды. «Шәһри Чаллы», 19.02.2018
  10. В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля 2020 елның 27 июль көнендә архивланган.. Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019 [рус.]
  11. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар Информ (13 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.
  12. Признание заслуг. 5 июня 2025 года (рус.). Татар Информ (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.