Харбин
Торак пункт | |||||
Харбин | |||||
---|---|---|---|---|---|
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-mnc" does not exist. | |||||
|
|||||
45°45′ с. ш. 126°38′ в. д.GЯO | |||||
Ил | КХҖ | ||||
Башлык | Сунь Чжэ[d] | ||||
Тарих һәм география | |||||
Нигез салына | 1898 | ||||
Беренче телгә алыну | 1898 | ||||
Мәйдан | 7 068 км² | ||||
Мәркәз биеклеге | 150 ± 1 | ||||
Климат төре | dry-winter continental climate[d] | ||||
Сәгать кушагы | UTC+08:00 | ||||
Халык саны | |||||
Халык саны | 10 635 971 кеше | ||||
Рәсми тел | кытай теле | ||||
Санлы идентификатор | |||||
Телефон коды | 451 | ||||
Почта индекслары | 150000 | ||||
Автомобиль коды | 黑A | ||||
|
|||||
[http://harbin.gov.cn/russia/index.php] | |||||
|
Харби́н (哈爾濱|哈尔滨, Hā'ěrbīn) — Хейлоңҗаң чик буе Кытай провинциясенең административ үзәге. Кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур шәһәрләрнең берсе. Халкы алты миллион кешегә якын, шәһәр янындагыларны да исәпкә алсаң — ун миллион.
Тарихи белешмә
Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзегән вакытта нигез салынган Харбин шәһәре кайчандыр Россиянең Кытай территориясендәге бер өлеше була. ХХ йөз башларында Ерак Көнчыгышта сәүдә белән шөгыльләнгән татарларның үз эшләрен юлга куя алуларын ишеткән яшьләрнең кайберләре авылларын ташлап Ерак Көнчыгышка киләләр һәм шулай итеп, анда татар районнары барлыкка килә башлый. Манчжуриянең мәдәният һәм сәүдә үзәге булган Харбин шәһәрендә дә бер татар районы корыла һәм анда мәчет, мәктәп төзелә, әдәби түгәрәк тә корыла. Бу эшләрне оештыруда күп хезмәтләр куйган кеше Гыйнаятулла мелла булган. Татар мәхәлләсе елдан-ел үсә, көчәя барган, чөнки 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң килгән качаклар да шушында урнашып калырга тырышканнар. Шулай итеп, Харбин шәһәре илләреннән аерылган татарларның мәркәзенә әверелгән.
1949 елда бөтен Ерак Көнчыгыш һәм Харбин коммунистлар кулына күчә. Россиядән күчеп киткән мөһәҗирләрнең дә хәлләре начарлана, чөнки алар арасында кулга алулар, ә кулга алынганнарны Россия төрмәләренә озату башлана. Мөһаҗирләр моннан котылу юлын яки төрле илләргә качу юлларын эзли башлыйлар, чөнки һәр киләчәк көн аларга куркынычлар һәм малларын югалту белән яный иде.
Административ бүленеш
Харита | # | Исем | Кытайча Гадиләштерелгән/Гадәти |
Пиньинь | Халык саны (2010-11-01) |
Мәйдан (км²) | ||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Шәһәр районнары | ||||||||||
1 | Даоли районы | 道里区/道里區 | Dàolǐ Qū | 923,762 | 479.2 | |||||
2 | Нәнгаң районы | 南岗区/南崗區 | Nángǎng Qū | 1,343,857 | 182.9 | |||||
3 | Даувай районы | 道外区/道外區 | Dàowài Qū | 906,421 | 618.6 | |||||
4 | Чаңфаң районы | 香坊区/香坊區 | Xiāngfáng Qū | 916,408 | 339.5 | |||||
5 | Пиңфаң районы | 平房区/平房區 | Píngfáng Qū | 190,253 | 98.0 | |||||
6 | Суңбей районы | 松北区/松北區 | Sōngběi Qū | 236,848 | 736.3 | |||||
7 | Хулән районы | 呼兰区/呼蘭區 | Hūlán Qū | 764,534 | 2,185.9 | |||||
8 | Ачың районы | 阿城区/阿城區 | Àchéng Qū | 596,856 | 2,452.1 | |||||
9 | Шуаңчың районы | 双城区/雙城區 | Shuāngchéng Qū | 825,634 | 3,112.0 | |||||
Шәһәр өязләре | ||||||||||
10 | Шаңҗи | 尚志市/尚志市 | Shàngzhì Shì | 585,386 | 8,824.9 | |||||
11 | Вучаң | 五常市/五常市 | Wǔcháng Shì | 881,224 | 7,502.0 | |||||
Өязләр | ||||||||||
12 | Илан өязе | 依兰县/依蘭縣 | Yīlán Xiàn | 388,319 | 4,616.0 | |||||
13 | Фаңҗың өязе | 方正县/方正縣 | Fāngzhèng Xiàn | 203,853 | 2,968.6 | |||||
14 | Бин өязе | 宾县/賓縣 | Bīn Xiàn | 551,271 | 3,844.7 | |||||
15 | Баянь өязе | 巴彦县/巴彥縣 | Bāyàn Xiàn | 590,555 | 3,137.7 | |||||
16 | Мулән өязе | 木兰县/木蘭縣 | Mùlán Xiàn | 277,685 | 3,600.0 | |||||
17 | Туңхы өязе | 通河县/通河縣 | Tōnghé Xiàn | 210,650 | 5,675.5 | |||||
18 | Яньшу өязе | 延寿县/延壽縣 | Yánshòu Xiàn | 242,455 | 3,149.6 |
Икътисад
Транспорт төене, аэропорт. Машиналар төзү, нефть һәм химия сәнәгатьләре өчен җиһазлар эшләп чыгару, көймәләр төзү, әсбаплар төзү, станоклар төзү, вагоннар төзү, шарлы подшипникларны җитештерү. Химия, фармацевтика, тукыма, күн, азык-төлек, агач эшкәртү, кәгазь сәнәгатьләре, төзелеш матиалларны җитештерү.