Ренат Харис
Ренат Мәгъсүм улы Харисов (рус. Ренат Магсумович Харисов, 6 май 1941, Кәшә, Самара өлкәсе) — Совет һәм Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972), Каракалпак АССРның (1980), Чуаш АССРның (2002) атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстанның халык шагыйре (2004)[2].
Тормыш юлы
Ренат Харис 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районы Кәшә (Зирекле Күл) авылында укытучылар гаиләсендә туа[2].
1963 елда Казан педагогик институтын тәмамлап, Арча педагогика училищесында рус телен һәм әдәбиятын укыта.
1965—1971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, соңрак «Яшь ленинчы» газетының җаваплы сәркатибе була[2][3].
1971—1973 елларда — Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатиб.
1973—1982 елларда ТАССР мәдәният министры урынбасары булып эшли.
1982—1989 елларда — «Казан утлары» әдәби журналының баш мөхәррире.
1990—1995 елларда — «Татарстан хәбәрләре» газетасы мөхәррире, Татарстан Республикасы Югары Советының Мандат комиссиясе рәисе.
1995—1999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
1999 елдан — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими Комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы законнары текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү буенча Комиссия рәисе.
Өч чакырылыш Татарстан Республикасы парламенты халык депутаты. КПСС әгъзасы[4].
2012—2018 елларда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы, Совет президиумы составына керә[5][6]. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Геральдика советы, "Татар энциклопедиясе"нең Баш редакция коллегиясе, Россия Федерациясе Язучылар берлекләре һәм нәширләр ассоциациясе президиумы, «Наш современник», «Дружба народов» журналлары, «Татарский мир» (Мәскәү) айлык басмасы редакция коллегияләре әгъзасы[6].
Җитәкче вазифаларда булганда, Татарстан республикасында мәдәният торышын яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертә. Казан хореография училищесын, Яр Чаллы шәһәрендәге сәнгать училищесын оештыруда катнаша, КамАЗ төзүчеләренә сәнгать әһелләренең ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра.
Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Конституция комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасы дәүләт символларын: дәүләт байрагын, дәүләт гербын, дәүләт гимнын кабул итүгә әзерли. Бөтендөнья татар конгрессы, Ф. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале идеяләре авторы[7].
Ренат Харис иҗатына багышлап, 2011 һәм 2021 елларда Казанда Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләре уздырыла[8].
Иҗаты
Ренат Харисның вакытлы матбугат битләрендә беренче чыгышлары 1965 елга карый һәм аның «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләве белән бәйле[3]. 1968 елда аның «Беренче карлыгачлар» альманахында «Җир һәм кеше» исемле беренче шигырьләр җыентыгы, ә бер елдан соң «Кайтаваз» исемле беренче китабы дөнья күрә[9].
Шагыйрь алтмыштан артык поэма иҗат итә, аларның кайберләре нигезендә опера, балет, оратория, кантата, теле- һәм радиоспектакльләр языла[3]. Шул исәптән Леонид Любовскийның «Йосыф турында риваять» балеты, композитор Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте», «Сөембикә» опералары, «Алтын Урда» балеты, композитор Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы, «Кара пулат» операсы, «Көзге» монооперасы либреттоларын яза. Шагыйрь шигырьләренә Казан, Мәскәү, Уфа, Саратов һ.б. шәһәрләр композиторлары тарафыннан вокаль жанрда 200 әсәр иҗат ителгән[3].
Ул композитор М. Яруллинның «Кеше» исемле беренче татар ораториясе либреттосы һәм Г. Тукай турындагы «Җыр белән нурландыр күңелемне» дигән беренче музыкаль фильм сценарие авторы[2][6].
Үзенең сонетларында Р. Харис әйберләрнең «рухына», җиһанның «иҗади көченә» үтеп керергә, «тормышны» аның барлык чагылышларында сурәтләргә омтыла[3]. Сибгат Хәким Ренат Харис шигърияте турында «фикер һәм хиснең органик эретмәсе», ди. Татар тәнкыйте Ренат Харисны шагыйрь-фәлсәфәче шагыйрь-фикер иясе, дип атый[10].
Әдәби тәрҗемә белән дә актив шөгыльләнә. Г. Державин («Кизләү», 2016), А. Пушкин, М. Лермонтов, А. Фет, Ф. Тютчев, Т. Шевченко, В. Маяковский, С. Есенин, А. Ахматова, М. Горький, В. Хлебников, И. Северянин, Н. Хикмәт, Г. Лорка, Ю. Тувим, Р. Гамзатов, К. Кулиев, П. Хузангай, Я. Ухсай, О. Сөләйманов һ.б. шигырьләре аның тәрҗемәсендә татар телендә дөнья күрәләр. Янка Купаланың сонетлар китабын шулай ук татар теленә тәрҗемә итә. Дәрдмәнднең беренче китабын рус телендә бастырып чыгара[11].
Р. Харис истәлекләре буенча, ул студент чагында «Бог» одасын укыган һәм аның тирәнлегенә һәм чиксезлегенә таң калган. Шагыйрь билгеләп үткәнчә, хәтта технологияләр дөньясында да Державин одасы заманча, актуаль яңгырый, осталыкта хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләреннән калышмый. Р. Харис оданы татар теленә тәрҗемә иткәндә оригиналның эчтәлеген һәм формасын мөмкин кадәр сакларга омтыла. Ләкин ул сүзгә-сүз тәрҗемә бирми, татар теле өчен табигый булган метафораларны һәм башка сәнгатьчә тасвирлау чараларын сайлый.[12].
Татар музыкасы турында мәкаләләр яза. Мирсәет Яруллин, Резеда Әхиярова, Илһам Шакиров, Идрис Газиев, Миләүшә Тәминдарова, Венера Ганиева турындагы мәкаләләрендә Р. Харис Н. Г. Җиһановның татар музыка сәнгатен үстерүдәге аерым ролен билгели[13].
Төрле елларда Ренат Харис Гаврила Державин, Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматов, Әмирхан Еники иҗатына багышланган фәнни конференцияләр өчен докладлар әзерли. Аларда Р. Харис әсәрләрне дөньяның төрле телләренә, һәм иң беренче чиратта рус теленә, оригиналга тәңгәл килерлек итеп тәрҗемә итүнең мөһимлеге мәсьәләсен күтәрә.
Балалар өчен шулай ук китаплар һәм пьесалар бастыра: «Матур өй», 1988; «Лап-лап», 1992; «Әбәк», 2001 җыентыклары шундыйлардан. Аларга хикәяләүнең гадилеге, төслелек, ачык образлылык, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу хас[2].
Шагыйрьнең 40 тан артык китабы Казан, Мәскәү, Уфа, Чабаксарның төрле китап нәшриятларында татар, рус, башкорт, чуаш, инглиз телләрендә басыла[14]. Аның кайбер әсәрләре БДБ илләре телләренә, шулай ук чит илләр телләренә тәрҗемә ителә[15].
Рәссам
Ренат Харис шулай ук рәссам-график буларак та билгеле. Аның график эшләре беренче тапкыр 1997 елның апрелендә Максим Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда тәкъдим ителә[16][2], «Хәзинә» милли сәнгать галереясында (Казан, Кремль) шәхси күргәзмәләре уза. Рәсемнәре «Шигырь язган каләм белән…» исемле китап-альбом булып басылып чыга[2][17]. Шул ук исемдәге күргәзмә 2022 елның 18 мартынан 29 апреленә кадәр Югары Ослан районы Печище авылында урнашкан Янка Купала музеенда да уза[18].
Карашлары
Тәҗрибәле тәрҗемәче буларак, Ренат Харис Россия халыклары телләреннән тәрҗемә иткәндә рус теленә зур әһәмият бирә[19]:
| Юмарт рус теле янәдән төрледән-төрле телләргә тылмач ролен үти. Россия халыклары телләренә тәрҗемә русча юл асты тәрҗемәсеннән (подстрочниктан) эшләнүе гадәткә керде: әйтик, оригинал — удмурт телендә, юл асты тәрҗемәсе — рус телендә, ә тәрҗемә — татар телендә. Бу чылбырдагы бер боҗраның булмавын тәрҗемәче рус теленең барлык нечкәлекләрен камил белүе белән компенсацияләргә тиеш. |
Рус теленең сафлыгы өчен чыгыш ясый[20]:
| Сайлаучыны — электорат, очрашуны — саммит, кибетне — маркет, шоппинг, бутик, төсне — колер, тамганы — бренд кебек сүзләр белән алыштырырга омтылулар (ә бит без аларсыз да бик тыныч яши идек), турыдан-туры әйтәм, бу — рус теленә карата хыянәт. |
Кайбер татар җәмәгать эшлеклеләре Ренат Харисны, аның бер шигырендәге «Без — Россия балалары» дигән юлы өчен, милләтчелек хәрәкәтенең этно-мәдәни карашлары белән килешмәү билгесе дип бәяләп, тәнкыйть утына тоталар[21].
Бүләкләре
- Премияләр
- Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе (2005) — мәдәниятләр диалогы шартларында милли эпос традицияләрен үстергән өчен[22];
- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1997) — «Хисемнең исеме» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен[23];
- Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1972) — «Кеше» исемле беренче милли ораторияне иҗат иткән өчен;
- Державин премиясе лауреаты (2016) — «Г. Р. Державин. Чишмә: одалар, шигырьләр» китабы өчен[24];
- «Алтын Дельвиг» премиясе лауреаты (2014) — шигърияттәге ныклы гражданлык позициясе, туган телгә тугрылыгы һәм тарихны тирәнтен белүе өчен[25];
- Чуашстанның Михаил Сеспель исемендәге халыкара премиясе лауреаты (2009)[2];
- Рәсүл Гамзатов исемендәге Зур әдәби премия лауреаты (Дагстан) — «Певчая ночь» китабы өчен (2011)[2][6].
- Орденнар, медальләр, билгеләр
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2011)[26];
- Салават Юлаев ордены (Башкортстан, 2020)[27];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016) — күпьеллык иҗади эшчәнлеге, татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен[28];
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2021) — Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм арттыруга зур өлеш керткәне һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен[29];
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризмны үстерүгә керткән өлеш өчен» мактау билгесе (2018)[30];
- Казанның Мактау китабына кертелә (2022)[31];
- Россия төбәкләренең күпсанлы медальләре, Мактау грамоталары, мактау билгеләре[6];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2025) — Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдәге аерым казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[32].
- «Дуслык» ордены (2026) — әдәбият үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм актив иҗтимагый эше өчен[33].
- Мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының халык шагыйре (2004)[2];
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972)[34];
- Каракалпакстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980)[2];
- Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)[34].
Искәрмәләр
- ↑ https://zitely.info/kazan
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Харис (Харисов) Ренат Магсумович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 А. А. Шамсутова. Концепция бесконечности бытия и неповторимости жизни в философской лирике Рената Хариса последних лет. renat-kharis.ru (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Поэт и политика: портрет Рената Хариса на фоне эпохи. История Казани. Газета «Восточный экспресс» (архив) (9 август 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Ренат Харис вошел в состав президиума совета при президенте РФ по культуре и искусству [неопр.]. БИЗНЕС Online (20 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Харисов Ренат Магсумович. ИА «Татар-информ» (15 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Государственный Совет Республики Татарстан (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан (24 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ 'Җиргә таянып, Күккә омтыла бездә рух...'. kpfu.ru (29 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Харисов Ренат Магсумович (рус.). tatkniga.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ А. П. Хузангай. Грани творческой личности поэта (рус.). www./web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Харис Ренат. sptatar.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Альфия Галимуллина. Р. Харис и Г. Р. Державин: духовный диалог в контексте времен и культур (рус.). www./web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Р. Харис — «Муза и музыка рядом»// журнал «Казань» (1999 год, № 11)
- ↑ Ренат Харис. renatkharis.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Харисов Ренат Магсумович (рус.). tatkniga.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ «Музейная весна Татарстана – 2016». ГМИИ РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Поэт Ренат Харис представит свои графические картины. «Казанские ведомости» (3 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Выставка Рената Хариса открывается в селе Печищи (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (16 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Художественный перевод – волшебная дверь. renat-kharis.ru (архив) (2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Выступление на Пленуме Союза писателей России. 16–18 мая 2007 года. renat-kharis.ru (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ В Казани татарские и башкирские националисты надели натовские каски. ИА REGNUM (15 октябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 2 сентябрь 2022 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 9 июня 2006 г. № 567 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации 2005 года». Президент Российской Федерации (9 июнь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 2 сентябрь 2022 года.
- ↑ Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис) — шагыйрь. Сетевое издание «Тукай дөньясы». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 19 март 2020 года.
- ↑ Сообщение Комитета по Республиканской премии имени Г. Р. Державина. Министерство культуры Республики Татарстан (15 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 17 июль 2021 года.
- ↑ Дельвиг высшей пробы. Литературная газета (4 февраль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-248 от 5 мая 2011 года «О награждении орденом „За заслуги перед Республикой Татарстан“». Президент Республики Татарстан (5 май 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Радий Хабиров: «Мустай Карим любил Татарстан и Казань». Интернет-газета «Реальное время» (24 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан (газета) (13 май 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 2 сентябрь 2022 года.
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан (газета) (14 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 2 сентябрь 2022 года.
- ↑ Список награждённых почётным знаком Государственного Совета Республики Татарстан «За вклад в развитие парламентаризма». Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Книга почёта. Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 29 гыйнвар 2022 года.
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (26 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (6 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ 1 2 «Пером, пишущим стихи». Национальный музей Республики Татарстан (22 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.