Янка Купала

Я́нка Купа́ла (чын исеме Ива́н Домини́кович Луце́вич, белар. Іва́н Даміні́кавіч Луцэ́віч; 18821942) — беларус совет шагыйре, драматург, публицист.

Белорус әдәбиятының классигы. Беларус ССРның халык шагыйре (1925). Беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941).

Файл:Yanka Kupala. 1908..jpg
Янка Купала. 1908

Тәрҗемәи хәле

Бала һәм яшь чаклары

1882 елның 25 июнендә (яңа стиль буенча 7 июльдә) Беларусьның Минск өлкәсенең Вязынка авылында туа. Ата-аналары алпавыттан арендага җир алып торучы бөлгән шляхта вәкилләре булалар. Балачагында булачак шагыйрьгә атасына бик күп ярдәм итәргә туры килә. Үзенең шляхта нәселеннән булуына карамастан, аның атасы җирсез крестьян була һәм аңа зур бәягә арендаланган җирне эшкәртергә туры килә. 1902 елда атасының үлеменнән соң алпавыт биләмәсендә өй укытучысы, приказчик булып һәм башка эшләрдә эшли.

Соңрак Иван җирле аракы куу заводына кара эшче булып урнаша. Авыр эшнең аның күп вакытын алуына карамастан, ул үзлегеннән укуга вакыт таба ала. 1898 елда Беларуч дигән җирдә халык училищесын тәмамлый.

19081909 елларда Вилнә шәһәрендә яши һәм анда «Наша Ніва» дип аталучы беренче беларус газетасында эшли. Шунда ук ул булачак хатыны — Владислава Станкевич белән таныша.

19091913 елларда яшь шагыйрь Санкт-Петербургда А.Черняевның әзерлек курсларында белем ала. 1915 елда А.Л.Шанявский исемендәге Мәскәү шәһәр халык университетында укый.

Янка Купала халык университетына сентябрьда керә, ләкин аның укуны тәмамлау турындагы ниятләре чынлыкка ашмый. Моңа Беренче дөнья сугышына мобилизация комачаулый. 1916 елның башында ук аны армиягә алалар һәм юл-төзелеш отрядына җибәрәләр. Анда ул Октябрь революциясенә кадәр хезмәт итә.

Революциядән соң Янка Купала Минскта төпләнә.

Беренче публикацияләр

Купаланың беренче әсәрләре буларак 1903-1904 елларда «Ziarno» журналында басылган поляк телендәге берничә лирик шигырь исәпләнә. Беларус телендә беренче әсәре — «Мая доля» (1904 елның 15 июлендә язылган дип исәпләнә).

1907 елда Янка Купала «Наша Ніва» газетасы белән озакка сузылмаган хезмәттәшлеген башлап җибәрә. 1906-1907 елларда «Зімою» (Кышын), «Нікому» (Беркемгә дә түгел), «Адплата каханнем» (Мәхәббәт бәясенә) поэмалары языла. 1908 елның 18 декабрендә «Наша Ніва» «У Піліпаўку» поэмасын бастыра.

Вилнә һәм Петербург чорлары

1908 елның көзендә Купала Вилнәгә күченә. Монда ул «Наша Ніва» редакциясендә эшчәнлеген дәвам итә. Вилнә чорында күпсанлы танылган шигырьләре языла: — «Маладая Беларусь», «Заклятая кветка», «Адцьвітаньне» һ.б. «Наша Ніва» аларны үзендә бастыра.

1908 ел Санкт-Петербургда Купаланың «Жалейка» («Сыбызгы») исемендәге беренче җыентыгы бастырыла.

1909 елның ахырында Купала Петербургка күченә.

Файл:Печище музее.jpg
Янка Купала музее урнашкан Печище икмәк комбинаты комплексы

Совет чоры

Эвакуациядә

Янка Купала гаиләсе белән 1941 елның 13 ноябреннән 1942 елның 18 июненә кадәр (Мәскәүгә китеп, анда серле үлем белән үлгәнче) ТАССР Югары Ослан районы Печище авылында икмәк ризыклары комбинатының бер бинасында эвакуациядә яши.

Серле үлеме

1942 елның 28 июнендә Янка Купала, Мәскәүдәге «Мәскәү» гостиницасында кинәт үлеп китә. Үлеменең сәбәпләре билгесез.

Хәтер

Сылтамалар

Искәрмәләр