Поляк теле

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Поляк теле
Үзисем: język polski
Илләр: Польша, АКШ, Алмания, Украина, Белорусия, Литва, Канада, Исраил, Россия, Казакъстан, Латвия, Бразилия, Австрия, Словакия, Чехия, Маҗарстан, Австралия, Румыния, Азәрбайҗан, Эстония, Финляндия һ. б.
Рәсми халәт: Польша байрагы Польша
Калып:Байрак/Европа Берлеге Европа Берлеге
Күзәтүдә тора: Поляк тел шурасы
Сөйләшүчеләр саны: якынча 50 млн
 Классификация
Төркем:
Язу: латин әлифбасы
Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97: пол 540
ISO 639-1: pl
ISO 639-2: pol
ISO 639-3: pol

Поляк теле яки ләх теле (język polski, polszczyzna) — һинд-аурупа телләренең көнбатыш славян төркеменең Лехит төркемчәсенә караган поляклар теле. Чех һәм словак телләренә якын.

Поляк теле якынча 40 миллион кешегә туган тел булып тора (1986)[1]. Тагын якынча 10 миллион кеше телне чит тел буларак белә[2].

Поляк теле — Польшаның дәүләт теле. Польшада якынча 38 млн кеше яши, аларның 97,8 %-ы өйдә поляк телендә аралашуын әйтәләр. 2004 елдан илдә поляк теленнән чит тел буларак имтиханны 3 дәрәҗәдә тапшырып була: башлангыч (B1), урта (B2) һәм алга киткән (C2). Итиханнарны «Поляк телен чит тел буларак белүне раслый торган Дәүләт комиссиясе» үткәрә[3].

Польшадан тыш поляк телендә сөйләшүчеләр дә күп. Аның белән чиктәш илләрдә милли азчылыклар бар: Украина, Белорусия, Литва, Словакия һәм Чехия. Поляк телле эмигрантлары күпләп Алмания, Франция, Бөекбритания, АКШ, Канада, Бразилия, Аргентина, Австралия, Исраилдә яши.

Ләх әлифбасында 32 хәреф бар. Q, V һәм X ләх телендә кулланылмый.

Поляк теле диалектлары:

  • Бөек поляк диалекты (Зур Польша, Крайна һәм Боров Тухольский)
  • Кече поляк диалекты, (Кече Польша, Карпат асты, Свентокшиск һәм Люблино)
  • Мазовецк диалекты (Польшаның көнчыгыш һәм үзәк өлеше)
  • Силез диалекты (Югары Силезия)

Поляк теле латин язуына нигезләнә.

Поляк теленең әлифбасы 32 хәрефтән гыйбарәт: A, Ą, B, C, Ć, D, E, Ę, F, G, H, I, J, K, L, Ł, M, N, Ń, O, Ó, P, R, S, Ś, T, U, W, Y, Z, Ź, Ż.

Хәреф Исем Хәреф Исем Хәреф Исем
A a a а J j jot йот S s es эс
Ą ą ą он (ѫ) K k ka ка Ś ś эшь
B b be бэ L l el эль T t te тэ
C c ce цэ Ł ł эл/эу U u u у
Ć ć cie че M m em эм (V v) ve вэ
D d de дэ N n en эн W w wu ву
E e e э Ń ń энь (X x) iks экс
Ę ę ę эн (ѧ) O o o о Y y igrek игрэ́к
F f ef эф Ó ó o kreskowane о крэскова́нэ Z z zet зэт
G g gie ге P p pe пэ Ź ź ziet жет
H h ha ха (Q q) ku ку Ż ż żet жэт
I i i и R r er эр

Поляк телендә 8 сузык аваз, 22 тартык аваз һәм 2 ярымсузык аваз (j һәм ł) бар.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Polish 2012 елның 5 май көнендә архивланган.  [ингл.]
  2. Biuro Uznawalności Wykształcenia i Wymiany Międzynarodowej, archived from the original on 2011-08-09, retrieved 2012-04-14 
  3. Polski system edukacji 2011 елның 9 август көнендә архивланган.  [пол.]