Әнәс Әскәров

Әнәс Тәлгать улы Әскәров (рус. Анас Талгатович Аскаров; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) ― юрист, менеджер, 2015 елдан – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Идел-Пресс» полиграфия–нәшрият комплексы генераль директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).

Тормыш юлы

1963 елның 7 октябрендә[1] Татарстан АССР Арча районы (хәзерге Сеҗе авыл җирлеге) Ташкич авылында туган. Абыйлары Әдһәм (мәрхүм), Әнвәр. Сеҗе мәктәбен[2] тәмамлаганнан соң, район хәрби комиссариаты Әнәсне Үрнәктә урнашкан һөнәри училищеда машина йөртүче белгечлегенә укыткан. Армия хезмәтен Алмания Демократик Җөмһүриятендәге Совет гаскәрләре төркемендә узган. 9 майда хәрби хезмәттән кайткан, колхозда шофер булып эшләгән, янгында юкка чыккан өйләрен яңадан булдырган.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын «механик» белгечлеге буенча тәмамлагач, колхозда механик, баш инженер, колхоз ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли. 1987 елда ВЛКСМның XX съездына делегат итеп сайлана. Мәскәүдә ВЛКСМ райкомының икенче секретаре вазифасын тәкъдим итәләр, ләкин Әнәс ризалашмый, колхозда җитәкче алмашынгач, Казанга китә, 1987 елдан Казанның Бауман урамында урнашкан Татарстан китап нәшрияты гаражында механик булып эшли башлый[3]. Мәскәү гуманитар университеты  [рус.] юридик факультетын тәмамлап, «юрист» белгечлеге алган. 2000 елдан яңа рәсмиләштерелгән «Идел-Пресс» полиграфия –нәшрият комплексында (рус. ГУП ПИК «Идел-Пресс»)[4] эшли: маркетинг бүлеге оештырып, аның җитәкчесе була. Генераль директорның коммерция буенча урынбасары, 2015 елдан – «Идел-Пресс» полиграфия –нәшрият комплексының генераль директоры. Ел саен типографиянең басу, тегү машиналарын яңаларына алмаштыруны оештыра. Мәсәлән, 2021 елның май аенда Япониядән бер сәгатьтә 16 мең битне 6 төстә басучы машина (164 млн сумлык, якын-тирә төбәкләрдә бердәнбер шундый машина) сатып алынган. Дистәдән артык чит илдә (Италия, Франция, Финляндия һ. б.), Бакуда, Ташкентта, Нур-Солтанда, Мәскәүдә, Әстерханда китап күргәзмәләрендә катнашып, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы продукциясен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша.

«Идел-Пресс» китаплар, вакытлы басмалар, шул исәптән газета-журналлар, брошюралар, буклетлар, реклама продукциясе, товар һәм хезмәт күрсәтү каталоглары, еллык хисаплар, реклама полиграфиясе (тегелгән һәм кесә календарьлары, pos-материаллар, плакатлар, афишалар, листовкалар), шулай ук фирма бланклары, конвертлар, папкалар, төрле көндәлекләр, блокнотлар һ. б. продукция чыгара[5]. Мәсәлән, 2019 елда комплекста 9 млн каты тышлыкта, 10 млн йомшак тышлыкта китап бастырылган[6]. «Идел-Пресс» ― Россия китап басучылары ассоциациясе (рус. Ассоциация книгоиздателей России) әгъзасы[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Алсу, полиграфия өлкәсендә эшләгән, китап кибете тота; улы Илдар, КХТИ тәмамлаган, бизнес белән шөгыльләнә; кызы Гөлнар Казан медицина институтында эндокринолог белгечлеге ала. Гаилә Арча шәһәре үзәгендәге шәхси йортларында яши.

Әнәс Тәлгат улы Арчада китап кибете, 2008 елда туган авылында мәчет төзеткән, дин йортының барлык чыгымнарын үзе күтәреп бара. Буш вакытларында атнага ике-өч тапкыр фитнес залына, Спорт сараена 16 ел хоккей уйнарга йөри.

Әдәбият

Искәрмәләр

  1. Дни рождения в октябре 2018 года (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-05-09, retrieved 2021-05-09 
  2. МБОУ «Сизинская ООШ», archived from the original on 2021-05-09, retrieved 2021-05-09 
  3. Румия Надршина. Анас Аскаров: «Люблю Арск». 2021 елның 10 май көнендә архивланган. Арча районы рәсми порталы, 6.12.2013
  4. Наша история. ГУП ПИК «Идел-Пресс». idel-press.ru, 28.01.2000 [рус.]
  5. «Идел-Пресс». ВКонтакте
  6. Наша история. 2019 год. idel-press.ru [рус.]
  7. «Идел-Пресс» рәсми сайты [рус.]
  8. Генеральный директор ПИК «Идел-Пресс» Анас Аскаров отмечен наградой [рус.]
  9. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (30 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Элгәре:
Ришат Хәсәнов
2012―2015
Руслан Миронов
2015 (в.б.)
«Идел-Пресс» полиграфия–нәшрият комплексының генераль директоры
2015―2026
Алмашка килүче:
?

Тема буенча өстәмә