Зилә Вәлиева

Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева — Татарстан сәясәтчесе, мәдәният эшлеклесе. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе (2020 елдан)[1].

Тәрҗемәи хәле

Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы 1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туа.

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (1978 ел). 1970—1980 еллар — Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетында мөхбир, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. 1980—1982 еллар — Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газеты мөхбире. 1982—1990 еллар — Казан шәһәре «Советская Татария» газетында мөхбир, социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире. Казан шәһәре «Известия Татарстана» газетында сәясәт бүлеге редакторы.

1992—1995 еллар — Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары.

1995—1999 еллар — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

1999 елның сентябре — 2001 елның апреле — Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры.

2001 елның мае — 2005 елның апреле — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

2005 елның 29 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры.

2012 елның 17 маеннан «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры.

2020 елның 16 гыйнварында алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана[2].

2023 елның 20 гыйнварында җиденче чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышында янәдән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана[3].

Бүләкләре

Гаилә хәле

Кияүдә (ире Римзил Вәли), улы Динислам (Денис).

Искәрмәләр

  1. Председатель Общественной палаты Республики Татарстан (рус.). Общественная палата Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  2. Надежда Гордеева. Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп сайланды. Татар-информ МА, 16.01.2020
  3. Надежда Гордеева. Председателем Общественной палаты Татарстана вновь стала Зиля Валеева. Татар-информ, 20.01.2023
  4. «Сөембикә», 2017 ел, ноябрь саны, 19нчы бит
  5. Зилә Вәлиева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Татар-информ, 17.10.2022
  6. Председателя региональной общественной организации Республики Татарстан «Женщины Татарстана» Валееву Зилю Рахимьяновну наградили высшей наградой (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  7. О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (21 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.