Марат Әхмәтов (1954)
Марат Готыф улы Әхмәтов (рус. Ахметов Марат Готович; 16 июнь 1954, Хәсәншәех, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе, агросәнәгать комплексы белгече. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты[1], Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе (2026 елдан). Элегрәк — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры (1999—2019).
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 16 июнендә ТАССРның Арча районы, Хәсәншәех авылында туа.
Кенә урта мәктәбен тәмамлый. 1971—1976 елларда Казан ветеринария институтында «Ветеринария табибы» белгечлеге буенча укый. 1988 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
1976 елдан — Балтач районы Чапаев исемендәге күмәк хуҗалыкның баш ветеринария табибы, соңрак рәисе[2].
1983 елдан — КПССның Балтач район комитеты секретаре, шул ук елдан — икенче секретаре.
1985 елның гыйнварыннан — КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре.
1990—1991 елларда — халык депутатларының район советының башкарма комитеты рәисе.
1991—1999 елларда — Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы.
1995—1999 елларда — Татарстан Республикасы халык депутаты.
1999 елның маеннан — Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Ул бу вазифада 20 ел дәвамында (2019 елга кадәр) эшли.
2019 елның сентябреннән — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары (VI чакырылыш). 2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты итеп сайлана һәм рәис урынбасары вазифасында кала.
Ул — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе. Шулай ук Дәүләт Советының Депутат этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссиясен җитәкли[3].
2001—2025 елларда — Татарстан Республикасының көрәш федерациясе рәисе[4].
2024 елның сентябреннән — Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты[5].
2026 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[6].
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1983);
- Дуслык ордены (1995);
- Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2000)[7];
- Татарстан Республикасыныж мактау грамотасы (2001);
- «Хөрмәт» ордены (2002);
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003)[8];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Авыл хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен» медале (2007);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014);
- Александр Невский ордены (2019);
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2000)[7];
- Татарстан Республикасының мактау грамотасы (2001);
- «Россия агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеш өчен» көмеш медале (2003);
- «Россия Госкомспортына 80 ел» медале (2003);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2009)[9];
- Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте (2012);
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014);
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2014);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2019);
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризмны үстерүгә керткән өлеш өчен» мактау билгесе (2024);
- «Дуслык» ордены (2024);
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2025);
- Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
- Гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы.
Искәрмәләр
- ↑ Ахметов Марат Готович. 3 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ Ветераны АПК РТ, удостоенные нагрудных знаков «Почетный ветеран агропромышленного комплекса Республики Татарстан» (рус.). инистерство сельского хозяйства и продовольствия. Республики Татарстан. https://agro.tatarstan.ru.
- ↑ Әхмәтов Марат Готыф улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ «Для борцов он был как папа»: Марат Ахметов покинул корэш спустя 24 года (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ Ахметов Марат Готович (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ Пресс-служба Государственного Совета Республики Татарстан. Марат Ахметов утвержден исполняющим обязанности Председателя Государственного Совета Республики Татарстан. Официальный сайт Государственного Совета Республики Татарстан (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ 1 2 Ахметов Марат Готович
- ↑ Ахметов Марат Готович. 3 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ Руководители (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.