Ринат Гайзатуллин

Ринат Гайзатуллин (Ринат Рәүф улы Гайзатуллин) — III, V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, «Казан ит комбинаты» ААҖ генераль директоры (1998). ТР атказнган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФ атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты, биология фәннәре докторы. ТР финанс министры Радик Гайзатуллинның абыйсы.

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 19 сентябрендә ТАССР Буа районы Яңа Тинчәле авылында туган. «Зоотехния» (зооинженер) белгечлеге буенча Казан дәүләт ветеринария институтын (1980), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын (2001) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

  • 1980-1982 ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлегендә зоотехник.
  • 1982-1991 мал азыгы әзерләүче «Татарское» республика берләшмәсендә җитештерү-техник бүлек башлыгы, баш технолог, баш инженер.
  • 1991-1998 «Татарстанның ит сәнәгате» ХК (холдинг компаниясе)ндә сату бүлеге башлыгы, терлек әзерләү буенча вице-президент, ХК президентының беренче урынбасары.
  • 1998 ТР финанс министрлыгында финанслау бүлеге башлыгы, «Татарстан ит сәнәгате» ААҖ генераль директоры.
  • 1998 елның апреленнән «Казан ит комбинаты» ААҖ генераль директоры.

ТР Дәүләт шурасында эшчәнлеге

  • «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы.
  • ТР Дәүләт шурасында «Бердәм Россия» фиркасе фракциясе әгъзасы.
  • ТР Дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары.
  • ТР Дәүләт шурасының «2013-2020 елларга Татарстан җөмһүриятендә авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасының үтәлешен контрольдә тотучы комиссиясе әгъзасы.
  • ТР Дәүләт шурасының «РФ ватандашларын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» РФ дәүләт программасының үтәлешен контрольдә тотучы комиссиясе әгъзасы.
  • ТР Дәүләт шурасының сәламәтлекне саклау өлкәсендәге дәүләт программаларының үтәлешен контрольдә тотучы комиссиясе әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
  • РФ атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре.
  • «Ел җитәкчесе-2004» бәйгесендә «Иң яхшы азык-төлек һәм эшкәртү оешмасы җитәкчесе» номинациясендә җиңүче.
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
  • «Бөтенрусия күргәзмәләр үзәге лауреаты» медале.
  • «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале.
  • «Мәгариф өлкәсендәге уңышлар өчен» медале.[1]

Гаилә хәле

Өйләнгән, улы Рамил Гайзатуллин — «РФ социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча регион бүлекчәсе» дәүләт оешмасы идарәчесе.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә