Александр Комисаров

Александр Комисаров, Комисаров Александр Владимир улы, рус. Комисаров Александр Владимирович (1974 елның 20 апреле, Казан шәһәре) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «БАЗИС» кече һәм урта җитештерү эшкуарлыгы ассоциациясе (АМСПП «БАЗИС») рәисе[1].

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә туа.

1996 елда Казан инженерлык-төзелеш институтын, 2009 елда МВА программасы буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый[1].

Хезмәт юлы

2017 елга кадәр «Универсаль төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры («УТК» ҖЧҖ)[2].

«БАЗИС» кече һәм урта җитештерү эшкуарлыгы ассоциациясе (АМСПП «БАЗИС») рәисе.

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «КПРФ» фракциясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы.

2014-2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2019 елдан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3].

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә