Олег Коробченко
Олег Владимирович Коробченко (12 май 1977, Жодзина, Минск өлкәсе) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры (15 июнь 2022).
Тормыш юлы
1977 елның 12 маенда Белоруссиянең Минск өлкәсе, Жодино шәһәрендә туа. Әтисе ― төзүче, әнисе ― балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән. Гаилә 1990 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Яр Чаллы ш. 25 нче мәктәбен тәмамлый.
Белеме
- «Икътисад, финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Икътисад, идарә һәм хокук институты (1997, 2011);
- «Эшлекле идарә итү» белгечлеге буенча РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (2015).
Хезмәт юлы
Университетта уку чорында слесарь булып эшли: автомастерскойда КАМАЗ двигательләрен сүтеп юа, институт өчен дә үзе эшләп түли[1].
1997 елдан «РемСервис» компаниясендә белгечлеге буенча эшли башлый, анда берничә ел эчендә бухгалтердан коммерция директоры вазифасына күтәрелә[2].
2004 елда Коробченко КамАзның рәсми дилеры булган «Кориб» автосәнәгать холдингын төзи һәм 2022 елның май азагына кадәр аның белән җитәкчелек итә (2021 елда «Кориб»ның суммар кереме 3 млрд сумнан артып киткән)[3][4]. Компания, нигездә, ремонт һәм сервис хезмәте күрсәтү, йөк техникасын сату һәм утильләштерү белән шөгыльләнә. Төркемгә бөтен Россиядә бердәнбер барлык маркадагы йөк автомобильләрен утильләштерә торган «Гранд-НЧ» заводы, Сәүдә йорты һәм 2017 елда «Алабуга» ИИЗда мәйданында урнашкан Алабуга аккумулятор заводы керә[2].
Яр Чаллы шәһәр Советына 2010 елда, «Бердәм Россия»дән сайланып һәм 92,55 % тавыш җыеп, килә. Ә 2019 елда депутат билетын тапшыра һәм VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга "Үсеш партиясе"ннән бара[1][5][6].
2022 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[7]. Элек бу вазифаны Альберт Кәримов башкара[8].
2022 елның 15 июнендә, Татарстан Хөкүмәтенә билгеләнү сәбәпле, депутат вәкаләтләрен калдыра[9].
2022 елның 15 июнендә узган Татарстан Дәүләт Советының XXXII утырышында депутатлар, бертавыштан диярлек (76 депутат хуплаган, 1 депутат тавыш бирүдән тоткарланган)[10], Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан вице премьеры ― сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына килештерүне хуплап тавыш бирә[11][12][13].
Партия эшчәнлегенә кадәр иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. 2012 елда ул Чаллыда инвестицияләр җәлеп итү агентлыгына нигез салучыларның берсе була.
2025 елның август аеннан «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы кысаларында Махсус хәрби операция ветераны Айдар Сәйфетдиновның остазы була[14].
2025 елның октябреннән Россия кластерларының эшлекле берләшмәсе советын җитәкли[15].
Хәйриячелек
Олег Коробченко мәктәп футбол командаларын, коммерцияле булмаган балалар оешмаларын финанслый. Аның «Балаларга чиста су» авторлык проекты ярдәмендә йөзләгән балалар бакчасында су өчен фильтрлар урнаштырылган. Яр Чаллының дүрт мәктәбендә футбол кырлары булдырылган. Йорт ишегалларында балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Гыйбадәтләр төзелгән, Чаллы хастаханәләре өчен медицина җиһазлары сатып алынган.
Пандемия вакытында Коробченко Чаллыдагы КФУ институтының чит ил студентларын азык-төлек белән тәэмин итә. Яз көне бизнесменнар һәм партия әгъзалары Бөгелмәдә ач торган Пенза су тамашасы нерпаларына 400 кг балык тапшыра[2].
Җәмәгать эшчәнлеге
Ике тапкыр (2010, 2015) Яр Чаллы шәһәр Советына сайланган, 2019―2022 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (Үсеш фиркасеннән)[10][16]. 2019 елдан Татарстанда «Үсеш фиркасе» бүлеген җитәкли. 2020 елда "Үсеш фиркасе"нең федераль сәяси Советына керә һәм ТР Президентын сайлауларда катнаша, 82 959 тавыш (сайлаучыларның 3,58 % ы) җыя[2].
2021 елның 18 мартыннан ― Татарстанның байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе (рус. Федерация гребли на байдарках и каноэ РТ) президенты.
Гаиләсе
Өйләнгән, хатыны Лилия, шәхси эшмәкәр (2021 елда, шәхси эшмәкәр буларак, 79 млн сум акча декларацияләгән[17]), биш балалары бар. Чаңгы спорты, хоккей, футбол һәм балык тоту белән мавыга.
Дәүләт бүләкләре
- 2011 — «Ел хәйриячесе» республика бәйгесендә «Иң яхшы хәйрия акциясе» номинациясендә җиңүче;
- 2012, 2013 — Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты;
- 2017 — Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәте;
- 2017 — «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый бәйгесенең «Яңа производство булдырган өчен» номинациясендә лауреат;
- 2017 — «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хаты;
- 2018 — «Ростех» дәүләт корпорациясенең Мактау кәгазе;
- 2019 — «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Аерылып торган өчен» медале;
- 2022 — Татарстан Республикасы дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты[18];
- 2024 — Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау кәгазе — сәнәгать потенциалын үстерү бурычларын хәл итүдә ярдәм иткәне һәм федераль ведомство белән хезмәттәшлек кысаларында актив эшчәнлеге өчен[19].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Олег Коробченко: бизнесмен, миллионер, меценат. Партия Роста (7 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 3 4 «Узнал о назначении на 2 часа раньше, чем вы»: Коробченко меняет бизнес на пост министра. Татар-информ, 30.05.2022
- ↑ «Я же не говорю, что ты пропащий человек, ты перспективный!» chelny-biz.ru, 31.05.2022
- ↑ Коробченко Олег Владимирович. Реальное Время. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ Кирилл Антонов. Министр перерос политику. Коммерсантъ (15 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ Госсовет Татарстана согласовал назначение вице-премьером республики Олега Коробченко. ТАСС (15 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ «Олег Коробченко знает положение дел изнутри и проблемы, которые мешают развиваться нашей промышленности». Kazan first (30 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ Татьяна Ренкова, Наргис Файзуллаева. И.о. главы минпромторга Татарстана назначен Олег Коробченко Подробнее на РБК: https://rt.rbc.ru/tatarstan/30/05/2022/629461739a794793cc6db402?ysclid=lqma0sd6wf53261583&from=copy. РБК (30 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ Коробченко Олег Владимирович. Государственный совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 Госсовет Татарстана простился с депутатом Коробченко. inkazan.ru, 15.06.2022 [рус.]
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Олег Коробченко вице-премьер — сәнәгать һәм сәүдә министры булды. Татар-информ, 15.06.2022
- ↑ Билалов Ринат. Олег Коробченко: «Для роста промышленности Татарстану нужен 1 млн человек дополнительно». Татар Информ (12 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2024.
- ↑ «Сказали, надо идти»: Коробченко утверждён главой минпромторга Татарстана. Аргументы и Факты (15 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ «Героизм – пример для нас»: Олег Коробченко стал наставником участника «Батырлар» (рус.). kazanfirst.ru (4 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Вице-премьер Татарстана возглавил набсовет объединения кластеров России (рус.). РИА Новости (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Коробченко Олег Владимирович. 2022 елның 10 апрель көнендә архивланган. Государственный Совет Республики Татарстан
- ↑ Артур Казанцев. Кто такой Олег Коробченко, новый министр промышленности Татарстана. 116.ru, 30.05.2022 [рус.]
- ↑ Пресс-служба Президента РТ, Елена Бритвина. Алексей Песошин представил и.о. министра промышленности и торговли Татарстана. Правительство Республики Татарстан (30 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ Олег Коробченко удостоен почетной грамоты Минпромторга РФ (рус.). Татар-информ (8 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.