Ләйлә Фазлыева
Ләйлә Ринат кызы Фазлыева (рус. Лейла Ринатовна Фазлеева; 29 май 1975, Кант) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2018 елның 20 февраленнән), Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (2014—2018).
2018 елдан Балигъ булмаганнарның эшләре буенча республика комиссиясе рәисе. 2019 елдан «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе. 2023 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Ләйлә Фазлыева 1975 елның 29 маенда Кыргыз Совет Социалистик Республикасының Чуй өлкәсе, Кант (1998 елдан Ысык-Ата) районы Кант бистәсендә (1985 елдан шәһәр) туа.
Белеме
1992—1997 елларда Ләйлә Фазлыева «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
2007—2012 елларда «юрист» белгечлеге буенча Россия дәүләт гадел хөкем университында, 2016—2018 елларда Казан (Идел буе) федераль университетында «эшлекле администрирование мастеры» программасы буенча укый[1].
Һөнәри эшчәнлеге
Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда рус теле укытучысы булып башлый, соңрак Казанның Совет районы 126 нчы урта мәктәбендә директорның тәрбия эше буенча урынбасары вазифасын башкара[2]. Университетның 3 нче курсында укыганда, укытучы булып эшли башлый[3].
2004—2007 елларда Казан шәһәре Совет районының 15 нче урта мәктәбе директоры булып эшли.
Дәүләт хезмәтендәге эшчәнлеге
2007—2011 елларда Ләйлә Фазлыева Совет районы хакимиятенә эшкә күчә, биредә хакимият башлыгы урынбасары вазифасын башкара[4][5].
2011 елда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнә[6][7].
2014 елдан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе[8].
2018 елның 20 февраленнән Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифасын башкара[9]. Ул гаилә һәм яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, физик тәрбия һәм спортны үстерү, хәйрия эшчәнлеген җитәкли[10].
2018 елда Балигъ булмаганнарның эшләре буенча республика комиссиясе рәисе булып эшли[11][12].
2019 елның 11 декабреннән Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе итеп сайлана[13][14].
2020 елның 30 гыйнварыннан, COVID-19 коронавирус авыруы вакытында, Ләйлә Фазлыева Коронавируска каршы көрәш буенча республика Оператив штабы җитәкчесе вазифасын башкара[15].
2023 елның сентябреннән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы булып тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2009 — «Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе.
- 2010 — Россия Федерациясе Оборона министрының Мактау грамотасы.
- 2013 — Казан шәһәрендәге 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада истәлекле медале.
- 2013 — «Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә 200 ел» медале.
- 2014 — Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте[16].
- 2014 — «Казан шәһәре өчен намуслы хезмәт» билгесе.
- 2014 — «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы ХХII Кышкы Олимпия уеннары һәм ХI Кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале.
- 2015 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (1941—1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләүгә һәм үткәрүгә зур шәхси өлеш керткән өчен).
- 2016 — Казан шәһәрендә 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты истәлекле медале.
- 2016 — Россия Федерациясе спорт министрының Рәхмәт хаты (Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен).
- 2018 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.
- 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале[17].
- 2020 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[18].
- 2025 — «Дуслык» ордены — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[19].
Санкцияләр
2023 елның май ахырында Ләйлә Фазлыева Америка Кушма Штатлары, июньдә Европа Берлеге санкцияләре исемлегенә кертелә[20]. Соңрак Украина Президенты Россиянең 147 физик һәм 303 юридик затларына каршы яңа санкцияләр кертә, исемлектә Ләйлә Фазлыеваның да исеме бар[21][22].
Гаиләсе
Аерылган, элеккеге тормыш иптәше — эшмәкәр Эдуард Роберт улы Фазлыев, улы — Тимур (1997 елгы), Сколково идарә мәктәбен тәмамлаган. Үзенең онлайн-мәктәбен ача: компанияләрне маркетинг буенча алга җибәрү белән шөгыльләнә, булачак әниләр өчен курслар сата. 2012 елда «Күн туп» җиңүчеләре исемлегенә кергән, шул вакытта үз яшь категориясендә иң яхшы һөҗүмче дип танылган[23].
Искәрмәләр
- ↑ Фазлеева Лейла Ринатовна. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Фазлеева Лейла Ринатовна. ГлобалКазань.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Анна Зинченко. Лейла Фазлеева: «Я бесконечно горжусь своим образованием». Медиапортал КФУ (1 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Фазлеева Лейла Ринатовна. RusTeam (31 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Фазлеева Лейла Ринатовна. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Даниил Ляпунов. Из учителей в вице-премьеры: who is Лейла Фазлеева. KazanFirst (20 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Бывший директор школы назначена замруководителя исполкома Казани по соцвопросам. Федерал пресс (26 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Лейла Фазлеева назначена помощником президента РТ. Аргументы и Факты (3 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Елена Бритвина. Лейла Фазлеева назначена заместителем Премьер-министра Республики Татарстана. Правительство Республики Татарстан (20 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Десять лет с Песошиным: как Лейла Фазлеева стала «главной женщиной» кабмина. Бизнес Online (20 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Лейла Фазлеева стала председателем Республиканской комиссии по делам несовершеннолетних. Татар информ (21 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Лейла Фазлеева стала председателем Республиканской комиссии по делам несовершеннолетних. Реальное время (21 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Лейла Фазлеева возглавила отделение Российского военно-исторического общества. News (11 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ профком КГАСУ. Собрание Общероссийской общественной организации "Российское военно-историческое общество". КГАСУ (5 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Штаб по борьбе с коронавирусом в Татарстане возглавила Лейла Фазлеева. Казанский репортёр (30 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Фазлеева Лейла Ринатовна. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Фазлеева Лейла Ринатовна. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Фазлеева Лейла Ринатовна. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (28 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.>
- ↑ Ринат Садыков и Лейла Фазлеева попали под новые санкции Украины. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Президент Украины ввел санкции против Лейлы Фазлеевой. Коммерсантъ (24 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2023.
- ↑ Украина ввела санкции в отношении Лейлы Фазлеевой и Рината Садыкова. Казанский репортёр (24 ноябрь 2023).
- ↑ Карина Миллер. Чьих будешь? Как обычная казанская учительница оказалась в кресле вице-премьера (и скрывает семью) (рус.). 116.ru (5 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
Сылтамалар
- Ләйлә Ринат кызы Фазлыева 2018 елның 29 апрель көнендә архивланган..
- Фазлеева Лейля Ринатовна. Деловой интернет-портал TatCenter.
- Лейла Фазлеева: «Благотворитель — это сильный человек с особой философией души».
- «Я абсолютно не западная»: Лейла Фазлеева рассказала о своих взглядах на мужчин, институт семьи и воспитание детей.