Зарипова Эльмира Әмир кызы

Эльмира Әмир кызы Зарипова (рус. Эльмира Амировна Зарипова, 24 апрель 1974, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры (2014 елның 6 октябреннән).

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 24 апрелендә Казанда туа[1].

1996 елда «Тарих» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын, 2002 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен, 2011 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен тәмамлый.

Педагогия фәннәре кандидаты (2009).

1994 елдан Казан шәһәренең 126 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли[2].

1996—1999 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры референты, кече фәнни хезмәткәре.

1999—2001 елларда — Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясендә әйдәп баручы белгеч, бүлек җитәкчесе.

2001 елдан 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары булып эшли.

2005—2007 елларда Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары, 2007—2008 елларда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкара.

2008 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсен җитәкли.

2001 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары.

2005 елдан Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары.

2007 елдан 2008 елга кадәр ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.

2008 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсен җитәкли.

2014 елның 6 октябреннән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры[3], 2025 елның 22 сентябрендә әлеге вазифага яңадан билгеләнә[4].

Зарипова җитәкчелегендә Татарстанда түбәндәге проектлар гамәлгә ашырыла:

  • «Хезмәт базары белән идарә», «Хезмәт базары өчен белем бирү», «Хезмәт кешесе» кебек региональ проектларны, «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проектын үз эченә алган «Кадрлар» милли проекты[5][6];
  • «Гаилә» һәм «Демография» милли проектлары. Соңгы 10 елда (2024 ел торышы буенча) Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике мәртәбә — 24 меңнән 50,2 меңгә кадәр, арткан[7], ә ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ТР бюджеты хисабына кабат белем алу мөмкинлеге барлыкка килгән[8];
  • Өлкән буынга ярдәм кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар: «Өлкәннәр өчен тәрбиягә алучы гаилә», өлкән яшьтәге авыл кешеләрен хастаханәләргә китерү буенча проект, «Актив озын гомер» программасы, өлкәннәрне яңадан укыту программасы[9][10][11].

Дәүләт бүләкләре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Россия Федерациясе Пенсия фондына 20 ел» истәлек билгесе (2010);
  • Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы (2010);
  • «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел» медале (2010);
  • Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының II дәрәҗә «Тырышлык өчен» медале (2011);
  • «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале (2012);
  • «Татарстан Республикасының халыкны социаль яклау атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме (2014);
  • Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының «Булышлык күрсәткән өчен» көмеш медале (2014);
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014);
  • Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы рәисенең Рәхмәте (2015);
  • Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия профсоюзы Татарстан республика оешмасының Мактау грамотасы (2015);
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәте (2016);
  • Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы (2016);
  • Кырым Республикасы Башлыгының Аерымлык билгесе (2016);
  • Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең «Социаль партнерлык өчен» күкрәк билгесе (2017);
  • Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты (2017);
  • Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесенең Рәхмәте (2017);
  • Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Гражданнар оборонасына 85 ел» истәлек медале (2017);
  • Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Рәхмәте (2018);
  • Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы (2018);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019);
  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2020);
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2022);
  • «Россия Хезмәт министрлыгының Мактаулы остазы» аерымлык билгесе (2024);
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2024);
  • Инвалид балаларның ата-аналары бөтенроссия оешмасыннан «Балалар инвалидлыгы өлкәсендә дәүләт карарлары кабул итүдә ярдәм өчен» номинациясендә «Ата-аналар рәхмәте» бөтенроссия премиясе (2025)[12];
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2026)[13].

Искәрмәләр

  1. Зарипова Эльмира Амировна – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  2. Структура министерства (рус.). Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  3. Назначен новый министр труда, занятости и социальной защиты РТ. Новости Татарстана и Казани - Татар-информ (6 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  4. Министром труда, занятости и социальной защиты РТ назначена Эльмира Зарипова (рус.). rt-online.ru (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  5. «На рынке почти 50 тысяч вакансий — безработному готовы предложить сразу 12 мест» (2024-01-12). 31 октябрь 2025 тикшерелде.
  6. Зарипова назвала отрасли Татарстана, которые испытывают кадровый голод (рус.). global-kazan.ru (24 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  7. В Татарстане за 10 лет вдвое выросло количество многодетных семей [неопр.]. БИЗНЕС Online (12 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  8. Наталья Рыбакова. Эльмира Зарипова: «За 10 лет число многодетных семей в Татарстане увеличилось вдвое» (2024-01-12). 31 октябрь 2025 тикшерелде.
  9. Эльмира Зарипова: Ежегодно увеличивается объем средств из бюджета Татарстана, направляемый на поддержку пожилых людей (рус.). Правительство Республики Татарстан (4 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  10. Касаткина, Настя. Минтруд РТ предложил пожилым татарстанцам переобучиться по 90 программам  [рус.] (2025-09-30). 31 октябрь 2025 тикшерелде.
  11. В Доме Правительства РТ прошел брифинг, посвященный Декаде пожилых людей (рус.). Правительство Республики Татарстан (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  12. Высокая награда за неоценимый вклад (рус.). vk.com (23 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  13. Министр Эльмира Зарипова удостоена высокой государственной награды (рус.). Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә