Гөлнара Габдрахманова

Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова (18 сентябрь 1971, Арча, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). 2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары. Татарстанның атказанган укытучысы (2016).

Тәрҗемәи хәле

1971 елның 18 сентябрендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туа. «Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1992).

Хезмәт юлы

1992—1993 елларда — Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

1993—1998 елларда — Балтачның 2 нче балалар бакчасында методист.

1998—2003 елларда — Балтач гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

2003—2005 елларда — ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми һәм урта белем бүлегендә әйдәп баручы киңәшче.

2005—2011 елларда — Балтач районы Карадуган урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры.

2011—2014 елларда — Балтач район башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы.

2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары — мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.

2018 елның 4 маеннан (ТР мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирада Әюпова урынына) — Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе[1].

2025 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисе указы белән Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе итеп яңадан билгеләнә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. ↑ Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа җитәкчесе билгеле булды. «Шәһри Казан», 5.05.2018
  2. ↑ Переназначены главы госкомитетов РТ по архивному делу и закупкам, а также ГУВ Кабмина РТ (рус.). Татар-информ (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2026.
  3. ↑ Признание заслуг. 22 сентября 2026 года (рус.). Республика Татарстан (22 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2026.