Марат Зыятдинов

Марат Галимҗан улы Зыятдинов (рус. Марат Галимзянович Зиатдинов; 16 август 1970, Татар Макылы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы (2011—2024)[2][3], Татарстан Республикасының Cатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (2024 елдан)[4][5]. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2008)[4].

Тормыш юлы

1970 елның 16 августында Татарстан АССРның Югары Ослан районы Макыл авылында туа[6]. 1992 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

1989 елдан — Югары Ослан районының «Знамя Ленина» совхозында тракторчы.

1992 елдан — Югары Ослан районының «Знамя Ленина» совхозында баш инженер.

1992—1995 елларда — Югары Ослан районының 101 нче Макыл урта һөнәри-техник училищесында механик.

1995—1998 елларда — «Верхнеуслонская Сельхозтехника» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры.

1998—2003 елларда — Югары Ослан районы, «Машинно-технологическая станция — 2» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ҖЧҖ) директоры.

2003—2004 — Югары Ослан районы, «Сельхозтехника» ҖЧҖ, директор.

2004 елдан — Югары Ослан районы, «Красный Восток-Верхнеуслонский» АПК ААҖ, директор.

2004—2005 елларда — Югары Ослан районы, «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры.

2006—2008 елларда — Югары Ослан районы, «Вахитово-Услон» ҖЧҖ филиалы директоры.

2008—2010 елларда — «Восток Зернопродукт» ЯАҖ территориаль идарәсе директоры.

2010 елдан — Татарстан Республикасының Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2010—2011 елларда — Татарстан Республикасы Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2011 елда — УК «АС-Менеджмент» ЯАО, генераль директор урынбасары; Татарстан Республикасы Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы.

2011—2012 елларда — Татарстан Республикасы Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе[7].

2012 елда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы вазифасына керешә[2]. Аның җитәкчелеге чорында район икътисадында Иннополис мөһим урын били: 2021 елда районның вал территориаль продукты 22 млрд сум тәшкил итә, шуның 60 проценты Иннополиста эшли торган компанияләргә туры килә[8].

2024 елның 14 июнендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнә[4][3][5].

2025 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисенең 776 нчы Указы белән Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп кабат билгеләнә[9].

Гаиләсе

Өйләнгән, 2 баласы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. ↑ https://goszakupki.tatarstan.ru/director.htm
  2. ↑ 1 2 Рейтинг районов Татарстана: Агрызский всплывает со дна, а Аксубаевский вошел в пике (рус.). Татар-информ (16 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  3. ↑ 1 2 «Все поставленные задачи выполнил успешно!»: Евгений Варакин вернулся из ЛНР в Татарстан (рус.). Татар-информ (14 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  4. ↑ 1 2 3 Председателем госкомитета РТ по закупкам стал экс-глава Верхнеуслонского района Зиатдинов (рус.). БИЗНЕС Online (14 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  5. ↑ 1 2 Госкомитет Татарстана по закупкам отправил две фуры с гумпомощью бойцам СВО (рус.). Республика Татарстан (4 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  6. ↑ Югары Ослан муниципаль районының башлыгы, Советның председателе, archived from the original on 2021-04-15, retrieved 2021-04-15 
  7. ↑ Марат Зиатдинов назначен руководителем исполкома Верхнеуслонского района— Вечерняя Казань. www.evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  8. ↑ 60% ВТП Верхнеуслонского района сформировали работающие в Иннополисе компании (рус.). Татар-информ (1 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  9. ↑ Указ Раиса Республики Татарстан №776 от 22 сентября 2025 года (рус.). Республика Татарстан (24 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.
  10. ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (13 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.