Айдар Сәлимгәрәев
Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев (3 август 1971, Мөслим (Мөслим районы), Татарстан АССР) — «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе (2019 елның 24 сентябреннән). Татарстан президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе (2018—2019).
Тәрҗемәи хәле
1971 елның 3 августында Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туа. «Журналист» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1994), «MBA программасы буенча эшлекле идарә итү менеджеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2005) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1988 елда — «Мөслимагропромэнерго» (Мөслим) эшчесе.
1994—1997 елларда — «Татар-информ» МА «Татарстан» республика мәгълүматы баш редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир.
1997—1998 елларда — «Түбән Кама шәһәре телерадиокомпаниясе» ҖЧШ өлкән мөхәррире.
1998—1999 елларда — Түбән Кама авиация предприятиесенең (Бигеш) иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе.
1999—2000 елларда — Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән шурасы аппараты белгече.
2000—2003 елларда — «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» КУ директоры.
2003—2006 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ДУ директоры.
2006—2008 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының урынбасары.
2008—2009 елларда — «Татмедиа» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары.
2009—2012 елларда — «Татмедиа» ҖЧҖ генераль директоры.
2012—2014 елларда — Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте ҮДО аппараты җитәкчесе.
2014—2015 елларда — «ПРОСТО МОЛОКО» ИК ҖЧҖ генераль директоры урынбасары.
2015—2018 елларда — ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары — иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире.
2018—2019 елларда — ТР Президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.
2019 елның 24 сентябреннән (VI чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп сайланган Айрат Зарипов урынына[1]) — Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе[2][3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2022);
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2024)[4];
- «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе (2026)[5];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2026) — республика массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[6].
Гаиләсе
Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ сайты
- ↑ «Татмедиа» агентлыгы коллективына яңа җитәкчене Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.(үле сылтама) tatmedia.tatarstan.ru
- ↑ Егор Никитин. Нового главу Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям сегодня назначил Президент РТ. Татар-информ, 24.09.2019
- ↑ Путин наградил Салимгараева медалью ордена «За заслуги перед Отечеством» II степени. tatar-inform.ru (31 декабрь 2024).
- ↑ Ильсур Метшин: «Многими своими достижениями Казань обязана целеустремленным и сильным личностям» (2026-08-29). 30 август 2026 тикшерелде.
- ↑ Признание заслуг. 1 сентября 2026 года. 14 сентябрь 2026 тикшерелде.