Гөлназ Шәйхи

Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи (Шәйхиева) (рус. Гульназ Фирдинатовна Шайхиева; 4 ноябрь 1970, Каенсар, Татарстан АССР) — Россия татар журналисты, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле

1970 елның 4 ноябрендә Арча районы Каенсар авылында туган.

1988—1993 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-инглиз теле бүлеге студенты. 1993—1997 елларда Казанның 15-нче татар гимназиясендә тарих һәм инглиз телләре укытучысы.

1997—2002 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә «Дөнья» студиясе әзерләгән «Татарстан авазы» тапшыруының авторы һәм алып баручысы.

2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессында БКның матбугат үзәге җитәкчесе.

2011 елдан Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Иҗаты

«Күңел — дәрья», «Сыналганнар — сынатмый», «Хәмдүнә Тимергалиева» китаплары авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә