Данис Шакиров
Данис Фәнис улы Шакиров (рус. Данис Фанисович Шакиров; 15 октябрь 1988, Менделеевск, Татарстан АССР) – Россия дәүләт эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе (2020 елның сентябреннән), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дәүләт Советы депутаты (2024 елның 8 сентябреннән).
Тормыш юлы
1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәптә татар сыйныфында укыган. 2011 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. КФУда аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе — профессор Әлфия Йосыпова).
Хезмәт юлы
Бөтендөнья татар конгрессында студент чагыннан эшли: ихтыярый булып кереп, БТКның бөтен баскычларын үтә.
2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, конгрессның Татарстандагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә эшли, төбәкара хезмәттәшлек сораулары белән шөгыльләнә.
2015-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2024 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.
Законнарның татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы[1].
Бүләкләре
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2017);
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2018, 2022);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2023)[1].
Файдаланылган әдәбият
- Милләткә хезмәт итү — яшәү рәвешем ул (Рузия Сафиуллинаның Данис Шакиров белән әңгәмәсе). Идел, 2021 ел, № 1, 4 нче бит.