«Идел» журналы

«Идел»Казанда татар телендә чыга торган журнал. Беренче мөхәррире — Римзил Вәли. Журналның рус телендә "Идель" исемле варианты басыла. Журнал чыкканчы Казанда "Идел" исемле әдәби әлманах чыга иде. Язылу өчен индекс 73951.

Тарихи белешмә

“Идел” журналының беренче баш мөхәррире – Римзил Вәлиев. Русча чыгарылыш буенча урынбасары — Ә.Мушинский, татарчасында — Ф.Зөлкарнәй. Беренче коллективта татар редакциясендә С.Шәмси, Н.Гыйматдинова, Р.Зәйдулла, җаваплы сәркәтип Исмәгыйль Шәрәфиев, Газинур Моратов, Гөлсирә Гайнанова (машинистка) һ.б. эшли. Журнал чыга башлаганчы ярты еллар алдан масштаблы реклама эшчәнлеге җәелдерелә, нәтиҗәдә “Идел” беренче язылу кампаниясендә үк дистә меңләгән тираж җыя ала. Ә тагын бер-ике елдан язылучылар саны 120 меңгә җитә.[1]

Баш мөхәррирләр

Искәрмәләр