Әхәт Мушинский

Әхәт Мушинский, Әхәт Хәй (Габделхәй) улы Мушинский (Мөхәммәтшин), рус. Мушинский Ахат Хаевич (27.5.1951, Казан) — язучы, рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1984). Татар ПЕН-үзәге әгъзасы-башкарма директоры (1995). РФ милли әдәби бүләге лауреаты (2006). Г.Р. Державин бүләге иясе [1] (2002).

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 27 маенда Казанда актерлар гаиләсендә туган. Әтисе Хәй Хафиз улы Мушинский (1908-1994) — Татар дәүләт академия театры актеры, соңрак һөнәри фокусчы.

Мәктәпнең сигез сыйныфын, Казан энергетика техникумын (1970), Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган (1978). 1970-1972 елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

Хезмәт юлы

1996 елда Мексикада узган бөтендөнья язучылар корылтаенда «Татар ПЕН-үзәге» халыкара ПЕН-клубка кабул ителә[2].

Иҗаты

Ә. Мушинский рус телендә яза. Әсәрләренә психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Аларда Казан һәм республика тарихыннан мәгълүматлар күп.

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәндә «Советский пограничник» газетасында солдат тормышы турында хәбәрләр бастыра. «Яшә-борылып карама» (Живи- не оглядывайся) дигән беренче хикәясе 1979 елда «Комсомолец Татарии» газетасында басылып чыга. 1981 елда әлеге газетаның берничә санында әхлак мәсьәләсен күтәргән «Кайту» (Возвращение) повесте басыла. Повесть «Башлану» (Начало) дигән күмәк җыентыкта (Казан: ТКН, 1983) һәм «Казан утлары» журналының 1982 ел 2 нче санында да урнаштырылган. «Шәех һәм йолдыз санаучы» (Шейх и звездочёт) (1991), «Бөкре кеше язмалары» (Записки горбатого человека) (2000) романнары авторы.

Китаплары

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Файл:Ә.Х.Мушинский 1.jpg
Ә.Х. Мушинский. «Автопортрет»

Хатыны — энергетик, улы, кызы бар.

Әдәбият

  1. Совет Татарстаны язучылары (төзүче-авторлар Р. Даутов, Н. Нуруллина). Казан: ТКН, 1986.
  2. Мустафин Р. Испытание на прочность. «Комсомолец Татарии», 1984 ел, 16 ноябрь.
  3. Гамбәр Н. Очканында ни булса... «Казан утлары», 2001 ел, № 5.
  4. Малышев С. Обречённая на успех. «Идел», 2000 ел, № 6.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз