Рифат Фәттахов
Рифат Әхмәт улы Фәттахов (рус. Рифат Ахметович Фаттахов; 17 ноябрь 1966, Актук, Түбән Новгород өлкәсе) — журналист, продюсер, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2006). РФ (2007) һәм Татарстанның (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты (2005). Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе (2007 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1966 елның 17 ноябрендә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1989), татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлаган. «Тоталитар җәмгыять шартларында сәнгатькәр шәхесе мәдәнияте: Рәшит Ваһапов тормышы һәм иҗаты мисалында» (рус. Культура личности художника в условиях тоталитарного общества: На примере жизни и творчества Рашита Вагапова) темасына Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәлсәфә һәм политология кафедрасында фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005)[1]. «Күпконфессияле җәмгыять шартларында милләтара сөйләшүнең нигезе буларак миллилекнең һәм интернациональлекнең диалектикасы (Татарстан Җөмһүрияте мисалында)» (рус. Диалектика национального и интернационального как основа межэтнического диалога в условиях поликонфессионального общества (На примере Республики Татарстан)) темасына докторлык диссертациясе һәм «Гасыр контекстында Кави Нәҗми шәхесе һәм иҗаты» монографиясе әзерли.
Хезмәт юлы
1987-1989 елларда Татарстан АССР радиосының музыкаль тапшырулары редакциясе хәбәрчесе.
1989-1990 елларда Казан дәүләт университетының күптиражлы «Ленинец» газетасы мөхәррире.
1991 елның февраленнән «Мәгърифәт» газетасын чыгаруны оештыручыларның берсе һәм 1991-1998 елларда беренче баш мөхәррире.
1998-2009 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире.
2009-2011 елларда «Идел» журналының баш мөхәррире.
Казан дәүләт университетының журналистика факультетында «Замана мәдәнияте һәм ММЧ», «Әдәбият теориясе», Аналитик жанрлар («Рецензия» жанры) курсларыннан лекцияләр укый.
Күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһап улы Ваһапов (1908-1962) истәлегенә 2004 елдан башлап уздырылучы «Татар җыры» халыкара фестиваленең оештыручысы, проект авторы, продюсер. Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хисмәтуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирень Абдуллина, Ранис Габбазов, Артур Шөгаепов, Азат Абитов — фестиваль лауратлары булды[2].
2007 елның маеннан Р. Ваһапов исемендәге фонд директоры.
Түбән Новгород татарларының «Якташлар» җәмгыяте (Казан) рәисе.
Татарстан продюсерлар берлеге рәистәше.
Китаплары
- Китмә, китмә, сандугач (автор-төзүче, Хәйдәр Бигичев истәлегенә мәкаләләр җыентыгы). К, 1999.
- Рәшит Ваһапов. К.: «Татарстан» журналы нәшрияты, 2000.
- Рашит Вагапов. Личность, творчество, эпоха. К., 2003 (Чабаксар матбагасы) ISBN 5-94167-004-4[3].
- Өммегөлсем (Г. Сөләйманова истәлегенә, китапның иҗат төркеме җитәкчесе). К., 2007.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2006 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
- 2006 — Муса Җәлил премиясе;
- 2007 — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре;
- 2024 — «Дуслык» ордены (Татарстан)[4];
- 2024 — «Дуслык» ордены (Башкортстан)[5].
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Научная библиотека диссертаций и авторефератов disserCat
- ↑ kazan.bezformata.ru, archived from the original on 2017-04-01, retrieved 2017-07-16
- ↑ Российская государственная библиотека
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (16 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2026.
- ↑ В Казани прошел гала-концерт Вагаповского фестиваля – директору вручили сразу два ордена «Дуслык». www.m.business-gazeta.ru (16 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2024.