Мәгърифәт (газета)
«Мәгърифәт» газетасы – 1991 елның февраленнән Казанда татар телендә нәшер ителүче атналык республика басмасы. 2013 елның августында чыгудан туктады[1].
Тарих
- Университет гәзите «Ленинец»ның татарча варианты буларак 1989 елда «Ленинчы» гәзите чыга башлый. Беренче баш мөхәррире — КДУ аспиранты Рифат Фәттахов.
- 1991 елның февралендә Татарстанның вузара гәзите буларак «Мәгърифәт» исеме белән нәшер ителә башлады. Оештыручысы - Татарстанның мәгариф министрлыгы.
- Нәшер ителә башлаганда күбесенчә югары һәм урта махсус уку йортларында укучы татар яшьләренә, соңыннан педагогик белемле кешеләргә (укытучыларга, тәрбиячеләргә) адресланды. «Мәгърифәт» республикада мәгариф системасын яктыртты һәм киң аудиториягә юнәлдерелгән иде.
- 2013 елда «Татмедиа» моңарчы 20 елдан артык мәгариф өлкәсендә уңышлы эшләп килгән, тиражы 8-10 меңнән төшмәгән басманы яшәүдән туктатырга карар кыла. Фәрит Шәяхмәтов исемле ТР матбугат һәм гаммәви багланышлар агентлыгы («Татмедиа») җитәкчесенең беренче урынбасары (2013): «Газета «Магрифат» сейчас не может соответствовать тем задачам, которые перед ней стояли», дигән «сәбәп» китерә.
- 2013 елның августыннан яртыеллыкка «Мәгърифәт» газетасына язылган абүнәчеләргә «Мәгърифәт» газеты урынына «Гаилә һәм мәктәп» журналы таратыла башлады[2].
Сәхифәләр
|
|
Сылтамалар
- Газетаның рәсми сайты 2015 елның 1 август көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ «Республика Татарстан», 17.08.2013, № 123, archived from the original on 2013-10-12, retrieved 2015-07-23
- ↑ «Гаилә һәм мәктәп» журналының рәсми сайтында «Баш бит»тә «Журнал турында» бүлегендә, archived from the original on 2015-12-12, retrieved 2015-07-23