Артур Исламов

Артур Исламов (Артур Муллаян улы Исламов, рус. Артур Муллаянович Исламов, 13 гыйнвар 1988, Актаныш, Татарстан АССР) ) — җырчы (баритон), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Мария театры (Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясе солисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2020, 2023).

Тормыш юлы

1988 елның 13 гыйнварында Актанышта туган. Әтисе Муллаян – көрәшче. Әнисе Луиза – музыкант. Апасы Сиринә консерватория тәмамлаган, гаиләсе белән Чаллыда яши.[1] Музыка мәктәбенең баян классын, Казан музыка укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова сыйныфы, 2012) тәмамлаган.

undefined

Иҗат юлы

2004 елдан заманча татар рок музыкасын башкаручы Alqanat (Алканат) төркемендә көйләр яза, вокал, акустик гитара партияләрен башкара. «Emergenza» фестивалендә уңышлы чыгыш ясый.[2].

undefined

2010 елның сентябреннән — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Театр белән Һолландиядә, Бельгиядә гастрольләрдә була.

2012 елдан Мария театры (Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясендә укый һәм җырлый. Шул ук елда Прагада узган халыкара Vissi D'Arte яшь опера җырчыларының халыкара бәйгесендә катнаша. Анда икенче турда Нәҗип Җиһановның «Намус» операсыннан Хәйдәр ариясен татарча (концертмейстер Алиса Лабзина) башкарып, икенче лауреат бүләгенә ия була.[3].

2012 елда «Ак бүре» операсында (Зөлфия Рәүпова-Рүзәл Мөхәммәтшин) төп партияне (Ак бүре) башкара[4].

2014 елда «Алтын Казан» мюзиклында Ханзадә партиясендә чыгыш ясый.

2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияләрнең берсен (Карабатыр, Аксак Тимернең сәргаскәре) башкара.

2018 елда Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсында Кошчак партиясен башкара.

Эльмир Низамов:

« Артур – үз эшенең фанаты. Җырлый да, көй дә яза. Без аның белән бер дулкында. Көйязар буларак, Артурның әсәренә үзгәрешләр кертергә әзер булуы миңа ошый. »

2022 елда Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсында төп рольне — Кави Наҗми партиясен башкара. Бу роле өчен 2023 елда «Тантана» премиясенә лаек була.

2024 елда Артур Исламовның беренче эстрада концерты уза[5].

Даими рәвештә классик концертларда катнаша: 2025 елда «Илһам Шакиров. Кайтаваз»[6], «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев»[7] концертларында, 2026 елда «Мирас» фестивалендә[8] катнаша.

Башкарган партияләре

  • Данкайро, Моралес «Кармен», Ж. Бизе;
  • Фигаро «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро);
  • Онегин «Евгений Онегин», П. Чайковский;
  • Граф Робинзон «Яшерен туй» («Тайный брак»), Д. Чимароза;
  • Король Треф «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трем апельсинам);
  • Хома «Вий», Е. Анисимов;
  • Бен «Телефон», Д. Менотти;
  • Эдвин «Сильва», И. Кальман;
  • Акыл ияләре «Турандот», Д. Пуччини;
  • Кәрим бай «Башмагым», Җ. Фәйзи;
  • Сабиров «Җәлил», Н. Җиһанов;
  • Фатыйх «Шагыйрь мәхәббәте», Р. Ахиярова;
  • Кошчак «Сөембикә», Р. Ахиярова.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. «Мин җиңәм дип киләм»
  2. С. Гафарованың шәхси сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-04-14 
  3. А. Исламов Vissi D'Arte лауреаты булды
  4. «Казан вакыйгалары» порталы
  5. Миляуша Кашафутдинова. Артур Исламов: «Страстных песен на татарском не было, а теперь есть». Реальное время (25 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  6. На концерте, посвященном Ильгаму Шакирову, прозвучал его голос, сгенерированный искусственным интеллектом. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  7. В день смерти Хайдара Бигичева в Казани пройдет концерт, посвященный великому солисту. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  8. Радиф Кашапов. 11-й «Мирас» — без новых имен, но с проверенными форматами. Реальное время (17 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  9. Кубанские ведомости, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-04-14 
  10. Камал театры артистлары «Тантана» театр премиясендә 3 номинациядә җиңү яулады. Камал театры сайты, 27.03.2020
  11. Р. Мөхәммәтова. «Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023