Сөембикә (опера, 2018)

«Сөембикә» — 2 күренештән торучы татар операсы. Композитор Резеда Ахиярова, либретто авторы — шагыйрь Ренат Харис. Премьерасы 2018 елның 2627 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. Татар һәм рус телләрендә башкарыла[1].

Вакыйгалар өч шәһәрдә бара. Беренче вакыйга - Казанда, аннары Сөембикәне Мәскәүгә җибәрәләр. Соңгы вакыйга Сөембикә ахыргы көннәрен яшәгән Касыйм шәһәрендә бара[2].

Операны әзерләүчеләр

Төп партияләр

« Тарихи вакыйгаларга нигезләнсә дә, персонажлары тарихи шәхесләр булса да, «Сөембикә» операсы документаль әсәр түгел. Без, авторлар, бу әсәр белән тамашачыны теләсә нинди чорда да үзгәрешсез кала торган, адәми затны кеше дәрәҗәсенә күтәргән, һәркемнең дә йөрәгендә яшәгән саф хисләр, катлаулы кичерешләр, мәңге ару-талуны белмәс бәхеткә омтылышлар һәм язмыш белән көрәшү мохите аша үткәрергә теләдек. «Сөембикә» — горур хис әсәре.
Ренат Харис, либретто авторы
»

Әдәбият

  1. Ландыш Әбүдарова. Дала кызы кайта Казанга. «Сөембикә», 2018 ел, № 9. ISSN 0869-1398