Юрий Александров
Юрий Исаак улы Александров (рус. Юрий Исаакович Александров; 7 февраль 1950, Ленинград) — опера режиссёры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), РФ халык артисты (2008), Казакъстанның (2006) һәм Татарстанның (2020) дәүләт, «Алтын битлек» (1998, 1999) милли театр премияләре лауреаты. Россия музыка театрлары ассоциациясе президенты.
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 7 февралендә Ленинградта туа. 1974 елда Ленинград дәүләт консерваториясен «пианист» белгечлеге (профессор Л. Б. Уманская классы) буенча, 1977 елда музыка режиссурасы факультетын тәмамлый (доцент М. Д. Слуцкая классы). Диплом спектакле — Доницеттиның Белоруссия ССР дәүләт академия Зур театрында куелган «Дон Паскуале» операсы.
1978 елдан бүгенге көнгә кадәр Мария театры белән хезмәттәшлек итә.
1987 елда Ю. Александров инициативасы белән Санкт-Петербургта «Санкт-Петербургъ Опера» камера музыка театры оештырыла[1].
Иҗаты
Юрий Александров — Россиядә һәм чит илләрдә эшләүче опера режиссеры: аның спектакльләре АКШ («Пики дамасы», «Мазепа»), Италия («Черевички», «Турандот», «Борис Годунов»), Төркия («Кенәз Игорь», «Евгений Онегин»), Литва («Дон Җованни»), Латвия («Мәхәббәт эликсиры»), Молдова («Адриенна Лекуврер»), Беларус («Һофман әкиятләре»), Казакъстан (Т"равиата", «Евгений Онегин») театрлары афишаларында, шул исәптән Арена ди Верона («Турандот», 2003; «Борис Годунов», 2005), Метрополитен-опера («Мазепа», 2006), Ла Скала һәм дөньяның башка мөһим опера сәхнәләрендә тәкъдим ителә[2].
Россия (Зур театр, Чабаксар, Самар) һәм чит ил (Минск, Кишинев, Рига, Вильнюс) опера театрларында 200 дән артык спектакль куя.
2009 елдан 2013 елга кадәр Карелия музыка театрының сәнгать җитәкчесе буларак Петрозаводскида опера спектакльләре куя[3].
Казакъстан хөкүмәте үтенече буенча Астанада Күләш Байсәетова исемендәге Милли опера һәм балет театрын (каз. Күләш Байсейітова атындағы ұлттық опера және балет театры) төзүдә актив катнаша. Юрий Александров — әлеге театрга нигез салучыларның берсе һәм аның сәхнәсендә барган «Травиата», «Риголетто», «Аида» Джузеппе Верди, «Чио-Чио-сан», «Тоска» Джакомо Пуччини, Петр Чайковскийның «Евгений Онегин» һ. б. спектакльләрне куючы режиссер.
Юрий Александров Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры белән хезмәттәшлек итә. Аның спектакльләре Казанда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә бара (Доницеттиның «Мәхәббәт эликсиры», Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсының дөнья премьерасы).
Спектакльләре
- Гаэтано Доницеттиның «Кыңгыраучык» һәм «Дон Паскуале» опералары;
- Кристоф Виллибальд Глюкның «Май патшабикәсе»;
- Сергей Баневичның «Кай һәм Герда тарихы»;
- Моцартның «Фигароның туе»;
- Игорь Стравинскийның «Мавра»сы;
- Джузеппе Вердиның «Аида», «Дон Карлос» һәм «Отелло» опералары;
- Сергей Прокофьевның «Семён Котко»сы (1999 елда «Иң яхшы опера спектакле», «Иң яхшы опера режиссёры», «Иң яхшы опера рәссамы», «Иң яхшы опера дирижёры» номинацияләрендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек була);
- Дмитрий Шостаковичның «Борын»ы (2004 елда «Операда иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә Санкт-Петербургның «Алтын софит» югары театр премиясенә лаек була);
- Чайковскийның «Мазепа»сы (2007 елда «Иң яхшы опера спектакле» номинациясендә Санкт-Петербургның «Алтын софит» югары театр премиясенә лаек була);
- Николай Римский-Корсаковның «Патша кәләше»;
- Мусоргскийның «Хованщина»сы (Зур театр);
- Жюль Массненың «Вертер»е;
- Александр Бородинның «Кенәз Игорь»е;
- Доницеттиның «Яшәсен, әни!» операсы;
- Чайковскийның «Башмаклар»ы;
- Чайковскийның «Евгений Онегин»ы;
- Моцартның «Дон Жуан»ы;
- Чайковскийның «Пики дамасы»сы;
- Жак Оффенбахның «Гофман әкиятләре»;
- Доницеттиның «Мәхәббәт эчемлеге»;
- Джакомо Пуччининың «Турандот»ы;
- Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур»ы;
- Еркегали Рахмадиевның «Аблай хан»ы;
- Вердиның «Травиата»сы;
- Леонкаваллоның «Паяцы»сы;
- Мусоргскийның «Борис Годунов»ы;
- Моцартның «Серальдән урлау»;
- Гаэтано Доницеттиның «Пётр I, яки Рус патшасының гадәттән тыш маҗаралары»;
- Адам де ла Аляның «Робен һәм Марион турында уены»;
- Дмитрий Бортнянскийның «Лачын»ы;
- Удо Циммерманның «Ак роза»сы;
- Валерий Пигузовның «Ышанам»ы;
- Александр Смелковның «Диңгез кырыеннан йөгерүче чуар эт» һәм «Христофор Колумбның бишенче сәяхәте»;
- Дмитрий Шостаковичның «Уенчылар-1942», «Антиформалистик раёк» һәм «Яһүд халык шигъриятеннән» әсәрләре;
- Франческо Чилеаның «Адриенна Лекуврёр»е;
- Николай Гоголь әсәрләре буенча рус композиторлары музыкасына «Русская тройка, семёрка, туз» спектакле;
- Юрий Буцконың «Фёдор Достоевскийның ак төннәре»;
- Пауль Хиндемитның «Тегендә һәм кирегә»;
- Бенджамин Бриттенның «Лукрецияне мәсхәрәләү»;
- Мариан Коваль музыкасына «Кырым» опера-митингы;
- Юлий Мейтусның «Яшь гвардия»се;
- Вано Мураделиның «Октябрь ..17»се (2017, «На Моховой» уку театры);
- Фрэнк Уайлдхорнның «Пётр I»е (2022, Санкт-Петербург музыкаль комедия театры)[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1987 — Санкт-Петербургның «Алтын софит» югары театр премиясе — Д. Шостаковичның «Уенчылар-1942» операсын куйган өчен («музыкаль театрда иң яхшы режиссер эше өчен» номинациясе);
- 1997 — Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе;
- 1998 — «Алтын битлек» премиясе — З. Маттусның «Корнет Кристоф Рильке һәм мәхәббәт турында җыр» спектаклен сәхнәгә куйган өчен («1998 елда Россиянең иң яхшы опера спектакле» номинациясе);
- 1999 — «Алтын битлек» премиясе — Сергей Прокофьевның «Сергей Котко» операсын сәхнәгә куйган өчен;
- 2003 — Дуслык ордены (РФ);
- 2006 — Казакъстан Дәүләт премиясе — Еркегали Рәхмәдиевның «Абылай хан» операсын (1999) Астана театрында сәхнәгә куйган өчен;
- 2006 — Казакъстанның 2нче дәрәҗә Достык ордены;
- 2008 — РФ халык артисты;
- 2019 — Почет ордены (РФ);
- 2020 — Тукай премиясе — «Резеда Ахиярованың „Сөембикә“ операсын сәхнәләштерү өчен»[5].
Гаиләсе
Искәрмәләр
- ↑ Юрий Александров. 2020 елның 25 май көнендә архивланган. Санкт-Петербургъ Опера [рус.]
- ↑ Yury Alexandrov (Stage Director) [ингл.]
- ↑ Юрий Александров. 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган. Министерствао культуры Карелии [рус.]
- ↑ Петр I. Санкт-Петербургский театр музыкальной комедии. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2026.
- ↑ Айрат Нигматуллин, Гульназ Бадретдин, Эльвира Самигуллина. Тукаевская премия — 2020: среди лауреатов — авторы «Сююмбике» и писатель Осокин. БИЗНЕС Online, 25.04.2020 [рус.]
- ↑ Юрий Александров: «Я не могу жить без театра». Театр+. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2026.
- ↑ От квартирников к успешному театру: как Юрий Александров создал «Санкт-Петербург Опера». Телеканал «Санкт-Петербург» (8 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2026.
Сылтамалар
- Юрий Александров 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган. [рус.]
- Юрий Александров [рус.]