Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (рус. Государственная премия Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая) — һөнәри осталык белән аерылып торган, яңалык алып килгән, стиль үзенчәлегенә һәм оригинальлеккә ия әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни эзләнүләр өчен ел саен бирелә торган премия[1]. Премия Татарстан Республикасы рәисе указы белән тапшырыла.

Тарих

Премия Татарстан КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының 1958 елның 8 апрелендәге һәм 1965 елның 11 октябрендәге карарлары белән гамәлгә куела (1961—1965 елларда һәм 1975 елда бирелми)[2].

Премия «әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗади активлыкны арттыру» максатыннан булдырыла. Башта премия әдәбият, музыка, сынлы сәнгать һәм башкару осталыгы әсәрләре өчен бирелә[3].

1958 елда премия беренче тапкыр тапшырыла, аның лауреатлары итеп күренекле мәдәният эшлеклеләре билгеләнә. Югары бүләккә композиторлар Фәрит Яруллин («Шүрәле» балеты) һәм Нәҗип Җиһанов («Җәлил» операсы), «Тукай» романы һәм шагыйрь мирасын өйрәнүгә керткән өлеше өчен язучы Әхмәт Фәйзи лаек була. Өченче премия «Җилкәнсезләр» спектаклен куйган өчен Г. Камал исемендәге театр коллективына бирелә. Моннан тыш, халык әкиятләре җыентыгын бизәгән рәссамнар Лотфулла Фәттахов һәм Харис Якупов, «Алтынчәч» һәм «Евгений Онегин» опера спектакльләрен куйган режиссер Нияз Даутов бүләкләнә[2].

1965 елда Тукайның тууына 80 ел тулу уңаеннан кабул ителгән карар буенча, премия ел саен шагыйрьнең туган көнендә — 26 апрельдә тапшырыла башлый[3].

Киләсе елларда юнәлешләр даирәсе киңәя: 1967 елда бүләкләнә торган өлкәләр исемлегенә публицистика, әдәбият белеме, сәнгать белеме, эстетика һәм нәфис тәнкыйть, 1970 елда — архитектура кертелә[3].

1980 ел карары буенча, Габдулла Тукай премиясе Татарстан АССРның дәүләт премиясе статусын ала[3].

ССРБ таркалганнан соң, премия Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә әйләнә[4]. Татарстан Республикасы Президентының 2004 елның 31 декабрендәге Указы нигезендә премияне бирүнең заманча системасы раслана; Татарстан Республикасы президенты (хәзерге вакытта — рәисе) каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Комиссия төзелә; кандидатураларны карау һәм республика башлыгына тәкъдимнәр әзерләү тәртибе билгеләнә[3].

2025 елның 1 гыйнварына лауреат исеменә 244 кеше һәм Татарстан Республикасының Җыр һәм бию ансамбле лаек була[1].

Премияне бирү тәртибе

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Рәисе указы белән танылган һәм югары нәфис дәрәҗәсе, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

Премия түбәндәге төп юнәлешләр буенча тапшырыла:

  • әдәбият (проза, поэзия, драматургия, публицистика);
  • сынлы сәнгать;
  • музыка сәнгате;
  • театр һәм кино сәнгате;
  • архитектура һәм шәһәр төзелеше;
  • сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр.

Кандидатларны тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, иҗат берлекләре, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, фәнни оешмалар, югары уку йортлары һәм иҗтимагый берләшмәләр ия[5][6].

Бәйгегә басылып чыккан, башкарылган яки гамәлгә ашырылган (архитектура объектлары — төзелеш тәмамланганнан соң), танылу алган һәм, кагыйдә буларак, тәкъдим ителгәнче ким дигәндә бер ел кала тәмамланган әсәрләр кабул ителә. Комиссиягә әсәр, аның тасвирламасы, автор яки коллектив турында мәгълүмат, шулай ук иҗтимагый бәяләү материаллары — рецензияләр, басмалар, фикерләр һәм башка документлар тәкъдим ителә[5][6]. Эшләр профессиональ экспертиза уза, иҗат берлекләрендә һәм профессиональ мохиттә карау, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм мәдәни мәйданчыкларда иҗтимагый фикер алышу алып барыла[5][6].

Сайлап алу процедурасында Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Комиссия төп роль уйный. Комиссия утырышлары аның составының ким дигәндә өчтән ике өлеше булганда хокуклы дип санала, ә карарлар квалификацияле күпчелек тавыш белән — катнашучы әгъзаларның ким дигәндә дүрттән өч өлеше тавышы белән кабул ителә. Конфлик булдырмау максатыннан, әсәр авторы үз кандидатурасын карауда катнашмый[5][6].

Комиссия премияне бирү турында тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы рәисенә тапшыра. Җиңүчеләр исемлеге карар белән рәсмиләштерелә, нәтиҗәләрне бастырып чыгару һәм премияне тантаналы рәвештә тапшыру традицион рәвештә Габдулла Тукайның туган көненә — 26 апрельгә туры китерелә[7].

Лауреатлар

Премия нигездә персональ рәвештә тапшырыла, әмма авторлар коллективына да (сигез кешедән артмаска тиеш) бирелергә мөмкин. Гадәттән тыш очракларда премияне кабаттан яки үлгәннән соң бирергә рөхсәт ителә[5][6].

Лауреатларга «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты» исеме бирелә, диплом, күкрәк билгесе, таныклык һәм акчалата бүләк тапшырыла. Гадәттә, ел саен өч премия бирелә. Һәрберсенең зурлыгы 1 миллион сум тәшкил итә[8].

Тәнкыйть

Югары статуслы һәм бай тарихы булуына карамастан, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе еш кына тәнкыйть предметына әверелә.

Иҗади интеллигенция һәм әдәби җәмгыятьнең кайбер вәкилләре билгеләп үткәнчә, премиягә кандидатлар турында фикер алышулар формаль рәвештә уза һәм һәрвакыт әсәрләрнең реаль дәрәҗәсен чагылдырмый[9].

Аналитик басмаларда премиянең еш кына үткән замандагы казанышлар өчен бирелүе һәм «үткән еллардагы бурычларны каплавы» ассызыклана[10]. Нәтиҗәдә, яшь мәдәният эшлеклеләренең абруйлы бүләкләр алу мөмкинлеге кими[11].

Кайбер очракларда тәнкыйть уңай үзгәрешләргә китерә. Экспертлар матди бүләкнең югары булмавына игътибар итәләр, һәм 2023 елда ул ике тапкырга арттырыла[12].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Долгов Е.Б. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  2. 1 2 60 лет назад учреждена премия имени Г.Тукая. Всемирный конгресс татар (4 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  3. 1 2 3 4 5 Государственная премия Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая: справочник / сост. Л.Ш. Давлет; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. — Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М.Хасанова, 2025.
  4. Лауреаты государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Музей Габдуллы Тукая (28 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  5. 1 2 3 4 5 Указ Президента РТ от 31 декабря 2004 г. N УП-824 "О Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая" (с изменениями и дополнениями). Министерство культуры Республики Татарстан (31 декабрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  6. 1 2 3 4 5 Положение о Государственной премии Республики Татарстан им. G.Tukaya. Официальный сайт Габдуллы Тукая. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  7. Комиссия при Раисе Республики Татарстан по государственным премиям Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Раис Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  8. Указ Раиса Республики Татарстан от 22 апреля 2023 года № 251 "О внесении изменений в Указ Президента Республики Татарстан «О Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая»". Раис Республики Татарстан (22 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  9. Тукаевская премия эпохи безвременья: почему татарский «культурный «Оскар» никому не нужен? БИЗНЕС Online (29 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  10. Мухаметова Рузиля. Отсроченная премия Тукая, или Есть ли у нынешних творцов шансы дождаться своих наград? Татар-информ (25 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  11. Киямов Ихтияр. Ленар Шаех: «Считаю, что современная татарская литература находится в застое». Миллиард.Татар (17 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  12. Демина Татьяна. В Татарстане в два раза увеличили размер премии имени Габдуллы Тукая. Реальное время (24 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә