Шәхсәнәм Әсфәндиярова
Шәхсәнәм Әсфәндиярова | |
---|---|
Файл:Шәхсәнәм Әсфәндиярова.jpg | |
Тулы исеме | Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы Әсфәндиярова |
Туган көне | 8 февраль 1926 (98 яшь) |
Туган | Үзбәкстан, Термез |
Вафат көне | 27 октябрь 1996 (70 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | актриса |
Бүләк һәм премияләр |
Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы Әсфәндиярова (1926 елның 8 феврале, Үзбәкстанның Термез шәһәре — 1996 елның 27 сентябре, Казан) — татар артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туа.
Ташкент хореография училищесында укыганда ук, балет спектакльләрендә катнаша. 1942—1943 елларда Казан музыка училищесында укый. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан — Татар академия театрында. Башта кызлар, яшь ханымнар, соңрак олы ханымнар булып төп рольләрдә уйный. Күренекле, талантлы артистка. Каһарманның тирән күңел кичерешләрен тамашачыга җиткерү — аның төп максатларыннан. Иҗат иткән образлары тормышчан, шигъри.
Аның рольләре: Дездемона — «Отелло» (В. Шекспир), Луиза — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер), Надежда — «Соңгылар», Татьяна — «Дошманнар» (М. Горький), Эсмеральда — «Зифа» (Н. Исәнбәт), Дилбәр — «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин), Огудалова — «Бирнәсез кыз», Тугина — «Соңгы корбан» (А. Островский), Хупҗамал — «Без аерылышмабыз» (Ш. Шаһгали), Мәрҗән — «Гөлҗамал» (Н. Исәнбәт), Хәдичә — «Гүзәлем Әсәл» (Ч. Айтматов), Клея — «Кол» (Г. Фигерейдо), Калугина — «Ешрак елмаегыз!» (Э. Брагинский, Э. Рязанов), Галкина — «Һаваларда йолдыз» (М. Горький буенча), Песочинская — «Сагыш» (А. Галин) һ. б.
Бүләк һәм премияләр
- ТАССР халык артисты — 1970 ел.
- РСФСР атказанган артисты — 1977 ел.
- Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.