Ташхуҗа Хуҗаев
Ташхуҗа Хуҗаев | |
---|---|
Тулы исеме | Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев |
Туган көне | 1 сентябрь 1922 (102 яшь) |
Туган | РСФСР, Төркестан АССР,Ташкент |
Эшчәнлеге | театр, кино режиссёры, актёр |
Бүләк һәм премияләр |
Ташхуҗа Хуҗаев, Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев (кирилл. үзб. Тошхўжа Хўжаев, лат. үзб. Xoʻjayev Toshxoʻja Umarovich, 1922 елның 1 сентябре, РСФСР, Төркестан АССР, Ташкент ― 1975 елның 22 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, театр мөгаллиме, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1967) һәм Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт (1970) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1922 елның 1 сентябрендә РСФСР составындагы Төркестан АССР башкаласы Ташкентта туган. 1975 елда вафат.
1951 елда Ташкент театр-сәнгать институтының режиссёрлык факультетын тәмамлый.
1950 елдан Хәмзә исемендәге Үзбәк академия драма театрында эшли башлый. 1957―1960, 1964―1971 елларда — баш режиссёры.
1957―1970 елларда ― Ташкент театр-сәнгать институтында укыта.
1970―1975 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшли, нәфис фильмнар төшерә, берничә рольдә уйный. Максим Горький исемендәге Ташкент дәүләт рус драма театрында, Мөкими исемендәге Үзбәк музыкаль театрында, үзбәк телевидениесендә күпсанлы спектакльләр куя. Үзбәк теленә рус, чит ил язучыларының сәхнә әсәрләрен, К. С. Станиславскийның «Актёрның үз өстендә эшләве» китабын тәрҗемә итте.
Иҗаты
Театрда куйган спектакльләре
- «Гаилә» (Попов, Абдулла Каһһар, Айбек, Камил Яшен, Уйгун, 1958), «Фуркат» (Т. Хуҗаев, 1959, Б. Авезов белән бергә), «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов, 1964), «Хатын-кыз тормышы» («Урланган тормыш» (Моримото Каору, 1965), “«Монсерра» (Роблес, 1967)[1], «Бәйрәмнең бер көне» (Назыйм Хикмәт).
Кинодагы рольләре
- «Айгөл» к/ф - Ярматов, колхоз рәисе (1936).
- «Кешеләр арасында бер ялгызы» к/ф - Ядегәрбәк (1973)
- «Мәхмүд Газнәви сараенда математик һәм астроном (1974)[2].
Мактаулы исемнәре
- Үзбәкстан ССРның халык артисты (1959).
- Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1967) — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклен сәхнәгә куйганы өчен[3].
- Үзбәкстан ССРның Хәмзә Хәкимзадә Ниязи исемендәге дәүләт премиясе (1970).
Чыганаклар
- Театральная энциклопедия. Том 5/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл.
- Нафиса Захидова. Ташходжа Ходжаев. Ташкент, 1980.
- Нафиса Захидова. Творчество народного артиста Узбекской ССР Т. Ходжаева. Ташкент, 1985.
Тышкы сылтамалар
- cheloveknauka.com(үле сылтама)
- istoriya-teatra.ru
- okino.ua
- libedu.ru