Хәмзә Хәкимзадә Ниязи
Хәмзә Хәкимзадә Ниязи (үзб. Hamza Hakimzoda Niyoziy) — шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Үзбәкстан ССР халык язучысы (1926). РКП(б) әгъзасы (1920 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Файл:Х.Х.Ниязи 2.jpg
Алим Хуҗаев Хәмзә ролендә. «Хәмзә» фильмы. (1960)
- 1889 елның 6 мартында Россия империясе Кукан шәһәрендә табиб гаиләсендә туган. Әүвәл мәктәпне, соңыннан мәдрәсә тәмамлаган. Ярлы гаилә балалары өчен бушлай мәктәп ача һәм шунда мөгаллимлек итә.
- 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Кукан һәм Фәрганә шәһәрләрендә укыта.
- 1917 елның мартында «Киңәш» (Кенгаш) журналы мөхәррире була[1] .
- Төркестан фронтындагы Кызыл гаскәр хәрбиләре алдында чыгыш ясаучы күчмә театр төркеме оештыра. Төркестан фронтының сәяси бүлегендә, соңрак өлкә сәяси агарту бүлегендә хезмәткәр була.
- 1926 елда Хуҗайли шәһәрендә (хәзерге Каракалпакстан) ССРБда беренче балалар йорты оештыра.
- Төркестан хатын-кызлары азатлыгы өчен көрәшә, карагруһчы дин эшлеклеләренә һәм милләтчеләргә каршы эш алып бара. Явызларча үтерелә: Шаһимәрдән кышлагында (хәзер Шаһимәрдән шәһәр тибындагы бистәсе) аны таш атып үтерәләр[2].
Иҗаты
Беренче шигырьләрен 1899 елда үзбәк мәгърифәтчеләре Мөкими һәм Фүркәт иҗаты тәэсирендә яза. 1905-1914 елларда үзбәк һәм таҗик телләрендә кулъязма «Диван» шигырьләр (газәлләр) мәҗмүгасы яза. Газәл жанрына хас булганча, җавапсыз мәхәббәт темасыннан тыш, кешеләр арасындагы тигезсезлекне тәнкыйтьләү, гыйлем һәм мәгърифәтне яклап язылган мотивлар урын ала. Матбугатта басылган «Рамазан» шигыре (1914), «Яңа бәхет» повесте (1915), «Агуланган тормыш» (1916) драмасында да әлеге темалар чагылыш тапкан.
1916-1919 елларда 7 шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. «Хуш исле гөләп» җыентыгына (1919) кергән шигырьләрен үзбәк әдәбиятында яңа – пролетар шигърияте үрнәге дип әйтеп була. «Бай һәм ялчы» (1918) пьесасы белән үзбәк совет драматургиясенә нигез сала. «Мәйсәрә шуклыклары» (1926), «Пәрәнҗә серләре» (1927) пьесалары үзбәк хатын-кызларының авыр хәлен тасвирлый.
Үзбәкстанның төрле районнарында халык җырларын җыюны да оештыра. Үзе дә җырлар яза. Берничә җыры «Фирганә, Бохара, Хивә җырлары» җыентыгына (1931) кертелгән.
Хәтер
- Үзбәк дәүләт академия драма театрына исеме бирелгән.
- Ташкент метрополитенында «Хәмзә» тукталышы бар иде (1977-2015)[3] — хәзер «Новза» тукталышы.
- Ташкент сәнгать белеме институтына исеме бирелгән.
- Ташкент шәһәрендә «Хәмзә районы» бар иде (1966-2014) — хәзер «Яшнабад районы».
- 1960 елда «Үзбәкфильм» студиясе «Хәмзә» нәфис фильмы төшерә (режиссер Заһид Сабитов, баш рольдә Алим Хуҗаев).
- 1977-1984 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясе 17 сериялек «Утлы юллар» (Огненные дороги) нәфис фильмы төшергән (режиссер Шөһрәт Аббасов, баш рольдә Үлмәс Алихуҗаев).
- Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе булдырылган.
- Фәрганә өлкәсе Алтыарык районында (үзб. Fargʻona viloyati Oltiariq tumanida ) Хәмзә шәһәре бар иде (1963-1974 бистә, 1974-2012 шәһәр) — хәзер Тынычлык (Tinchlik shahari) шәһәре.
Кызыклы факт
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры 1929-1930 елгы сезонда Х.Х. Ниязиның «Мәйсәрә шуклыклары» әсәрен сәхнәләштерә.
Төп рольдә (Айхан ролендә) Галия Булатова уйный.
Әдәбият
- Х.Х. Ниёзий. Асарлар, т. 1—2, Тошкент, 1969—1971.
- Х.Х. Ниязи. Сочинения, т.1-2, Ташкент, 1960. [рус.]
- Х.Х. Ниязи. Избранные произведения, Л., 1970. [рус.]
- Любовь Воронкова. Неистовый Хамза. М.: «Детская литература», 1978. [рус.]
- Камиль Яшен. Хамза. М.: «Художественная литература», 1988. ISBN 5280002615 [рус.]
Чыганаклар
- Базаров У. Б. Идейные основы творчества Хамзы Хаким-заде Ниязи. Ташкент, 1960.
- Султанов Ю.С. Хамза. Очерк жизни и творчества. Ташкент, 1973.
Сылтамалар
- Х.Х. Ниязи Зур совет белешмәлегендә 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
- Хәмзә Хәкимзадә Ниязи шигырьләре 2016 елның 5 март көнендә архивланган. [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-08-23
- ↑ «Академик» сайтында
- ↑ «Хәмзә» тукталышы исемен үзгәртергә уйлыйлар