Бала
Бала (рус. дитя; малый (о вещах, которые имеют и большой вариант) < борынгы һинд телләрендәге bāla «кечкенә; яшь; бала» сүзеннән (сугд теле аша кергән) дип фаразлана; дравид телләре гаиләсенә караган телугу телендә pilla сүзе очрый. Бала кайбер төрки телләрдә (мәсәлән, чуваш, тува һәм башкалар) сирәк кулланыла яисә бөтенләй юк. Удмурт һәм мари диалектларына бала татар теленнән кергән булса кирәк.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Балигъ булмаган, туып, үсмерлек чорына кадәр аралыктагы малай һәм кыз; яңа туган бәби; нарасый, сабый; яңа туган һәрбер җан иясе; нәсел, токым, халык, милләт яки чорның, социаль катламның төп билгеләрен үзендә чагылдырган шәхес; әле үсеп җитмәгән, тормыш тәҗрибәсе булмаган, беркатлы кеше; ничә яшьтә булуына карамастан, ата-ананың улы йә кызы;
- Балам, балакаем (тартымлы формада): ир һәм кыз балага иркәләп, яратып эндәшү сүзе;
- Үсеп җитмәгән, җитлекмәгән кеше;
- Үз ишләреннән әле кечкенәрәк булган.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
балалы (баласы булган; бала иярткән); балалык (балачак, бала вакыт; үз-үзен тотышы белән балаларга охшау, балаларча кыланыш, беркатлылык; кемгә дә булса ул яки кыз булу хәле; бала булган, балага хас; күпме дә булса сандагы бала өчен исәпләнгән); балалау (бала тудыру); балалану (балалар кебек кылану, үзен балаларча тоту, бала булу; үсемлек төбеннән яңа үсентеләр чыгу, яңа сабаклар чыгарып үрчү, курпылау), балаларча (балаларга охшатып, балалар кебек, балаларга хас булганча), бала-чага (14-16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар; күп бала), бала-чагалану (балаларча кылану), бала-чагалык (беркатлылык, тәҗрибәсезлек, балаларга хас гамәл, сыйфат), балачак (сабый чактан балигъ булганчыга кадәр аралыктагы чор, бала булган еллар; башлангыч, яңа барлыкка килгән вакыт яки урын; яшьтән килгән, яшьлек), балачыл (балаларга хас; балаларны ярата торган); бала арбасы (баланы утыртып йөри торган арба, коляска); бала итәк (күлмәкнең аскы ягына матурлык өчен тотылган өстәмә итәк); бала йон (кеше тәнендәге вак-вак төкләр; яшүсмерләрнең булачак сакал-мыек урыннарына чыга торган йомшак төкләр; йомыркадан яңа чыккан кош тәнендәге бик йомшак, нечкә йон; җитлекмәгән, ныгымаган, дөнья күрмәгән яшь кеше); бала караучы (бала карарга махсус билгеләнгән яки ялланган кеше); бала карыны (ана карынындагы яралгының тышчасы); бала корт (яңарак аерылып чыккан яшь умарта күче һәм шул күчтәге кортлар; кыргый умарта кортларының бер төре); бала кычыткан (диалекталь: вак яфраклы, тәбәнәк кычыткан); бала суганча (сугансыманнарның орлыктан үскән һәм бер җәйдә генә җитлекми торган вак суганчалары; бер зур суганчадан бүленеп, укмашып үскән вак суганчаларның берсе); бала туе (бәби тугач, ата-ананың туган-тумачалары, дуслары җыелып, гаиләне бәби туу белән котлау мәҗлесе); бала умарта (аерылып чыккан күчтән гыйбарәт яшь кортлар умартасы); бала чүбе / бала яткылыгы / балалык капчыгы (ана карынындагы яралгының тышчасы, соңгылык); иярчен бала (диалекталь: анасы икенче иргә чыкканда ияреп килгән бала).
Өстәмә мәгълүмат
- Бала сүзе әдәби телдәге мәгънәсендә татар теленең барлык сөйләшләрендә дә билгеле. Ул үсмер яшенә кадәр булган малай яки кызны белдерә. Бала сүзе белән килгән ир, кыз берәмлекләре баланың җенесен аеру өчен кулланыла: ир бала, кыз бала.
- Татар гаиләсендә бала туу зур бүләк кебек кабул ителә. «Өйнең яме бала белән, күлнең яме кама белән», диләр. Бала тууга бәйле йолалар әни кешене һәм баланы «явыз» көчләрдән саклау, баланың «язмышын» билгеләү, аны гаиләгә, нәселгә алу кебек максат белән башкарыла. Бала тапкан хатынга аерым ихтирам күрсәтелә: аның өчен мунча ягыла, ул бәби мунчасы дип атала. Анда юыну шулай ук саваплы санала: гаилә юынып чыга; туганнар, күршеләрне чакырып, мунчадан соң чәй белән сыйлыйлар. Бала туган йортка туганнар, дуслар, күршеләр, күчтәнәчләр белән кунакка киләләр. Бу бәби ашы кертү, котламага бару дип атала. Күчтәнәч итеп бәлеш, кыстыбый, коймак, сөтле яки итле аш, йомырка, май алалар.
Бала туып берничә көн үтүгә, аңа исем кушыла. Озак исем кушмасаң, авырып китәргә мөмкин, диләр. Исем кушу, ат салу, атату йоласына мулла һәм өлкән яшьтәге туган-тумача, күршеләр чакырыла. Мендәргә салган баланы муллага китерәләр. Ул, Коръән аятьләре укый-укый, берничә тапкыр бала колагына исемен кычкырып әйтә, аннары кенәгәгә шул исем белән терки. Йола аш белән төгәлләнә, аңа өлкән яшьтәге ирләр генә чакырыла. Аннары аерым хатыннар өстәле ясала, алар анда бүләкләр белән киләләр. Бу мәҗлестә бәби мае чыгарыла, ул гадәти май яки бал-май, эремчекле май, корт белән май булырга мөмкин.
Татар гаиләсендә һәр ир бала сөннәткә утыртыла. Сөннәт так елларда, балага 1, 3, 5, 7 яшь тулганда башкарыла.
Татар гаиләләрендә тәрбия бишек җырыннан башлана: «Әлли-бәлли, бәү итәр, бала йокыга китәр. Үсәр әле, зур булыр, менә дигән ул (кыз) булыр». Бишектән белемгә хөрмәт салына: «Әлли-бәлли итәр бу, мәдрәсәгә китәр бу, тырышып сабак укыгач, галим булып җитәр бу». Гаиләнең һәр әгъзасы кечкенә кешегә тормыш дәресләре аңлата. Әби-бабайлар сүзенә, халык җырларына, әкиятләренә, Коръәнгә таянып, рухи тәрбия бирә.
Ана баланы эчертә-ашата, карый, әмма шәхес буларак һәм әхлакый тәрбияләү болардан мөһимрәк. Бигрәк тә балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт формалаштыру зарур санала («Эш сөйгәнне ил сөйгән», «Ялкаулык — ярлылыкның ачкычыдыр»). Татар халык педагогикасында баланы хезмәткә бик иртә ияләндерәләр, бу алдау, ялкаулык, оешмаганлык, киләчәккә карап эш йөртмәү кебек сыйфатларга тискәре караш тәрбияләү белән үрелә. Балада җаваплылык, гаилә һәм җәмгыять алдында бурыч, өлкәннәргә хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру беренчел санала.
- Татарларда «бала» сүзен әйтергә ярамый дигән ышану яшәгән, шул юл белән аны явыз көчләрдән сакларга омтылу аны юындырганда күз тимәсен өчен әйтелә торган сүзләрдә (аю баласы, бүре баласы, мунча ташы, бүрәнә башы һәм башкалар) чагылган. Мәсәлән, бу күренеш казан арты, минзәлә сөйләшләрендә, Себер ареалындагы татар сөйләшләрендә киң таралган булган.
Халык ышануларына бәйле рәвештә, кечкенә бала булган яки туасы өйдә куян, бүре сүзләрен дә әйтергә ярамаган, туасы бала куян иренле, бүре авызлы булып туарга, ә инде туган бала куркып калырга мөмкин дип уйлаганннар.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Бала аеру
- умартадагы яшь күч аерылып чыгу.
Бала акылы кергән
- бик картаеп, үзен балаларча тота башлаган кеше турында.
Бала акылы чыкмаган
- буйга үссә дә, акыл ягыннан балигъ булып җитмәгән, балаларча уйлап эш итә торган.
Бала атасы
- балага ата булган яки аңа карата аталык вазифаларын үтәүче ир-ат.
Балага бату (уралу)
- гаиләдә күп бала туу, алардан айный алмау.
Бала йонын кабарту
- бер дә юкка кычкырыну, дулау.
Бала җанлы
- бала яратучы, бала өчен өзелеп торучы.
Бала каз
- өлкәннәр рәтенә кереп тә, әле төпле акылы, тәҗрибәсе булмаган кеше турында.
Балага санау (саю)
- кешене баласыту, тәҗрибәсезгә, беркатлыга санау.
Балага узу (калу)
- хатын-кызның йөккә калуы, авырлы булуы.
Баладан котылу / Бала китерү
- Бала тудыру, бала табу.
Балалар әкияте
- беркатлы уйдырма, ялганлыгы күренеп торган сүз, хәбәр.
Бала хакы
- баланың үсеп җитеп кеше булганчы ата-ана өстендә булган хокукы.
Бала өстенә килү
- баласы булган иргә хатын булып килү.
Балалыкка бару, балалык күрсәтү
- зур булса да, үзен балаларча тоту, балаларча эшләү, беркатлылык күрсәтү.
Кырык ата баласы
- төрле халык, төрле милләт җыелган урындагы кешеләргә карата.
Монысы әле баласы, алда булыр анасы
- монысы әле кечкенә эш, зурысы әле алда, дигән мәгънәдә.
Сары чәчле балаларым елап тормый әле
- өйләнгәнем дә, аерылышканым да юк, шуның билгесе — балаларым да юк, нишләсәм дә, кая барсам да үз иркемдә, дигән мәгънәдә.
Тупырдатып бала табу / Туп иттереп тору
- бала артыннан бала тудырып тору.
Тумаган балага бишек асу / Тумаган балага исем кушу / Тумаган баланың кырыгын уздыру
- булмаган эшне булдыга санап, чаралар күрү.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Ата һөнәре — балага мирас.
- Ялкау хатынга бала сылтавы.
- Яңгыр яуса, бала жәл, таш яуса, баш жәл.
- * Кандала да үз баласына: «Тәтием, син бик хуш исле», — дигән, ди.
- Елан баласын агач башына менеп таба, ди.
- Еланның баласы да елан.
- Асыл кошның баласы алдына куймый аш җимәс.
- Бала кошның авызы зур булыр.
- Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
- Бала кош оясында ни күрсә, очканында шуны күрер.
- Тургай, яңгыр яуса, баласын саклый, Таш яуса, башын (саклый).
- Сыерчык теле ачылмаган балага тел алып килә, ди.
- Күке гыйшык тота, баласын карга карый.
- Балалы казга җим тимәс.
- Үрдәк баласын суда йөзәргә өйрәтмиләр.
- Ана арыслан баласы өчен утка керер.
- Арыслан икене балалый, дуңгыз — уникене.
- Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый.
- Атасы болан атмаганның баласы куян атмас.
- Йөгәнле атка бала да баш.
- Яшь бала бик еласа, яңгыр булыр.
- Хатынсыз тормыш — хата, баласыз тормыш — хафа.
- Баланың сүзе батмандай, хатынның сүзе китмәндәй булыр.
- Хатыннарның кайгысы — елак бала, чи утын.
- Бала — бавыр ите, ир — йөрәк ите.
- Балалы үрдәк күлдән китмәс, баласы яшь илдән китмәс.
- Баланың үзеңнеке булганы сөйкемле.
- Баласызның җаны тыныч, картлыгы куркыныч.
- Яман хатын ирен картайтыр, яман бала атасын картайтыр.
- Бер бала — юк бала, ике бала — бер бала.
Матур әдәбиятта кулланылышы
Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр (Г. Тукай «Исемдә калганнар»).
Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар (А. Алиш «Каз белән аккош»).
Кышкы салкында, әче буранда, иртәнге сигездә бер кулыма китаплар кыстырып, икенче кулыма бала күтәреп, яслегә ашыга идем (Г. Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»).
Утыз-кырык бала берьюлы кычкырып укыганда, аның шау-шуы урамга ишетелмичә булмагандыр (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Бала чакта Гөлшәһидә яңгыр явып үткәннән соң кояш яктысында яңгыр суларының ничек итеп туфракка сеңүен карап торырга ярата иде (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).
Мин гаепле бала сыман бары елмайдым гына (Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе»).
Өй эчендә ифрат тыңлаулы, хәленнән килгәнчә әнисенә булышып, ярдәмләшеп йөрүче бала ишегалдына чыккач нигә үзгәрә?.. (А. Гыйләҗев «Тәрәзәләр»).
Ана назыннан иртә мәхрүм калган бала өчен әтисенең салкынлыгы барлык җәзалардан авыррак була (Ф. Яруллин «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра»).
Хәзерге заман күзлегеннән караганда бик үк ышанасы да килми: бер гаиләдә унике бала булган безнең әтиләр (В. Нуруллин «Ике урам арасы»).
Ә миңа ул — бала чагымның матур истәлекләрен хәтерләтә, күңелемне татлы уйлар, тәмле хыяллар диңгезенә сәяхәткә алып чыга (А. Хәсәнов «Бахбайлар ял йортында»).
Бала атасына ничек шуның кадәр охшарга мөмкин икән? (Г. Галиева «Газзәбану»).
Ноябрь уртасында һәр тарафка бала итәге шикелле нәфис, матур булып кар юрганы ятты (В. Имамов «Тозлы яра»).
Ул, берни сизми рәхәтләнеп йоклап яткан кызы янына ук килеп, сабыеның чәчләреннән сыйпады, бала да төшләнеп елмаеп җибәрде (Р. Сәгъди «Ирдәүкәләр»).
Бала күңеле — ул чиста кәгазь бите түгел, ә киптергеч (Ф. Зариф «Тормыш фәлсәфәсе»).
Безнең күрше подъездда гел күп балалы гаиләләр: кайсында алты, кайсында җиде бала (А. Әхмәтгалиева «Минем әтинең кызы»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.
Әдәбият
- Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
- Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
- Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
- Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
- Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
- Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
- Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
- Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.