Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (КФУ ФМБИ) — 2011 нче елда Казан (Идел буе) федераль университетының Казан дәүләт университетында эшләп килгән филология факультетларын һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын (ТДГПУ) үзгәртеп оештыру һәм берләштерү нәтиҗәсендә төзелгән бүлекчәсе. КФУның ФМБИ рус, татар һәм чит телләр, әдәбият, музыка, мәдәниятара багланышлар, журналистика, нәшрият эше, PR һәм реклама, би- һәм полилингваль белем бирү өлкәсендә белгечләр әзерли[1].
Гомуми белешмә
ФМБИ Татарстан Республикасының ике иң зур белем бирү традициясе — классик университет (Казан дәүләт университеты) һәм педагогик белем бирү (Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты) юнәлешләре кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Институтта өч югары мәктәп бар:
- И. А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге чит ил филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе.
- Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе.
- Лев Толстой исемендәге рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе.
2025—2026 нчы уку елында институтта 5000 нән артык студент белем ала. Укытучылар штатында 300 дән артык кеше исәпләнә, алар арасында 46 фән докторы һәм 172 фән кандидаты бар.
Институтның директоры — филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов[2].
Тарих
КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты илнең иң зур уку йортларыннан саналган Казан дәүләт университеты[3] һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты нигезендә төзелде.
Казан император университетының тел фәннәре бүлеге (1804—1863)
Казан император университетының 1804 нче елгы Уставы нигезендә уку йортында төп дүрт бүлекчәнең берсе тел фәннәре бүлеге була[4][5].
1805 нче елның февралендә университетка 33 студент кабул ителә[4].
Тел фәннәре бүлеге тарихында көнчыгышны өйрәнү мөһим урынны алып тора. 1807 нче елда көнчыгыш телләр кафедрасы эшли башлый[5]. 1807 нче елның 10 нчы июлендәге Император Указы нигезендә фәлсәфә докторы Христиан Френ шәрыкъ белгече-ординар профессор вазыйфасына билгеләнә, аны Казан университетында фәнни ориенталистикага нигез салучы дип атыйлар. Ул гарәп һәм фарсы телләрен, гарәп палеографиясен һәм Алтын Урда нумизматикасын укыта[6].
1828 нче елда гомуми көнчыгыш телләр кафедрасы төрек-татар һәм гарәп-фарсы тел белеме кафедраларына бүленә. 1837 нче елдан рәсми рәвештә Көнчыгыш телләр бүлеге (Көнчыгыш разряд) булдырыла. Аннан соңгы елларда түбәндәге кафедраларга нигез салынган:
- монгол тел белеме (1833)
- кытай, соңрак кытай-маньчжур тел белеме (1837, 1844)
- санскрит һәм әрмән тел белеме (1842)
- калмык тел белеме (1846)[6].
Көнчыгыш разряд составында сирәк очрый торган әйберләр кабинеты, махсуслаштырылган китапханә һәм архив эшли. Бу чорда язылып, Казанда басылган фундаменталь хезмәтләрнең берсе булып.
О. М. Ковалевскийның «Монгольско-русско-француз сүзлеге» (1842—1849, өч томда) санала. Ул XX гасырга кадәр берничә тапкыр басылып чыккан[5].
XIX гасырның беренче яртысында Көнчыгыш разряд Европада көнчыгышны өйрәнүнең иң зур үзәгенә әйләнә[7].
Императорның 1851 нче һәм 1854 нче еллардагы Указлары нигезендә Казан университетында көнчыгыш телләр укыту туктатыла. 1855 нче елда хезмәткәрләре, дәүләт казнасы хисабына белем алучы студентлары, китапханәсе белән бергә көнчыгышны өйрәнү кафедралары Санкт-Петербург университетына күчерелә һәм андагы көнчыгыш телләр факультеты составына кушыла[4][5].
1860—1870 нче елларда И. Н. Холмогоров, И. Ф. Готвальд, Н. И. Ильминскийларның шәхси тырышлыгы, ә 1893—1914 нче елларда Н. Ф. Катанов энтузиазмы белән Казан университетында гарәп, фарсы һәм кайбер төрки телләр факультатив рәвештә укытыла[5].
1870 нче елларда. И. А. Бодуэн де Куртенэ Казан лингвистик фәнни мәктәбенә (Н. В. Крушевский, В. А. Богородицкий, А. И. Александров, Е. Ф. Будде һәм башкалар) нигез сала[8].
1835 нче елда фәлсәфә факультеты составында рус теле белеме һәм рус әдәбияты тарихы кафедрасы ачыла[9]. Өч дистәгә якын вакыт узганнан соң, 1863 нче елда университетның эчке төзелешендә шактый зур үзгәрешләр була: тарих-филология факультеты формалаша, биредә рус теле һәм рус әдәбияты тарихы кафедрасы мөһим урын ала[9].
XIX гасыр ахырында кафедраның үсеше дәвам итә, 1884 нче елда ул рус теле һәм әдәбияты кафедрасы дип үзгәртелә. Бу үзгәреш университетта белем бирү программасы кысаларында нәкъ менә рус телен һәм әдәбиятын өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклый[9].
Казан дәүләт университеты (1918—2011)
1921 нче елда тарих-филология факультеты ябыла[4], 1922 нче елда иҗтимагый фәннәр факультеты ябыла, укытучыларның һәм студентларның күп өлешен Көнчыгыш педагогия институтына күчерәләр[10]. 1922—1923 нче уку елы башына Казан университетында.
бары тик физика-математика, медицина һәм эшче факультетлары гына эшләп кала[4].
1940 нчы елда РСФСРның Наркомпросс карары нигезендә Казан дәүләт университетында яңадан тарих-филология факультеты оештырыла, аның составында рус теле һәм әдәбияты кафедралары була (4). Ә 1944 нче елда татар филологиясе бүлеге ачыла[4].
1980 нче елда СССРның Югары белем бирү министрлыгының 687 нче номерлы боерыгы нигезендә, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты яңадан үзгәрешкә дучар булып, филология һәм тарих факультетларына бүленә[4].
Казан университетында Көнчыгышны өйрәнүне торгызу XX гасыр дәвамында берничә тапкыр күтәрелгән булуга карамастан[5], бары 1989 нчы елда гына татар филологиясе факультетында көнчыгыш телләр кафедрасы ачыла һәм 2000 нче елда Көнчыгышны өйрәнү институтына (беренче директор Г. Зәйнуллин) яңадан нигез салына[5]. Кайбер үзгәртеп корулардан соң, аның бүлекчәләре Казан федераль университетының XIX гасыр традицияләрен дәвам итүче Халыкара мөнәсәбәтләр институтына кушыла.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 нче елның 2 нче февралендә дөнья күргән боерыгы нигезендә, Казан университеты Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын (элеккеге ТАТИ, КДПУ, ТДГИ), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КДФЭИ) һәм Алабуга дәүләт педагогика университетын (ЕДПУ) кушу юлы белән үзгәртеп корыла[11].
Казан укытучылар институты (1876—1918)
1876 нчы елның 24 нче октябрендә Казанда халык мәгарифе системасы өчен укытучылар әзерләргә тиеш булган Укытучылар институты ачыла[10].
Институтның беренче директоры итеп Егор Иванович Парамонов билгеләнә (9). Ул вакытта белем алу өч ел дәвам итә. Уку планында педагогика, математика, рус теле, тарих, география, физика һәм табигать белеме фәннәренә зур урын бирелгән. Тулы курсны тәмамлаган студентларга укытучы аттестаты тапшырыла.
Е. И. Парамоновтан соң институтны җитәкләгән кешеләр:
Андрей Иванович Анастасиев (1896—1903)
Алексей Степанович Никольский (1903—1906)
Василий Михайлович Гайев (1906—1918)
1876—1918 нче еллар аралыгында Казан укытучылар институтын 900 дән артык белгеч тәмамлаган[10].
Казан педагогика институты. Халык мәгарифе югары институты (1918—1922)
Наркомпросның «Гамәлдәге укытучылар институтларын югары педагогик уку йортларына үзгәртү турында» гы карары нигезендә (№ 1303, 1918 нче елның октябре) Казан педагогика институты төзелә һәм 1918 нче елның 19 нчы октябрендә ачыла (9). Институтта математика, физика-химия, биология, география, тарихи-иҗтимагый, әдәби-сәнгати, туган якны өйрәнү, биология-химия факультетлары була (ТРда, ф. Р 1487, оп. 2, л. 1)[10].
1919 нчы елның сентябрендә КДПИ «халык мәгарифенең барлык тармаклары өчен хезмәткәрләр әзерләү» йөкләмәсе белән Халык мәгарифе югары институтына үзгәртелә. РСФСРның Мәгариф һәм фән министрлыгының 1919 нчы елның 10 нчы октябрендәге уку йортлары бүлеге коллегиясе беркетмәсендә түбәндәге мәгълүмат теркәлгән: «Казан университетында филология, җәмгыять фәннәре һәм физика-математика факультетларын, шулай ук тарих-филология (элеккеге хатын-кызлар) курсларын һәм Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтын ябарга. Ябыла торган факультет һәм мәгариф оешмаларының мөлкәтен, укытучыларын Казан халык мәгарифе институты, Казан политехник институтының икътисад бүлеге өчен файдаланырга…»[10].
Көнчыгыш педагогика институты (1922—1934)
РСФСРның Наркомпрос Главпрофобр коллегиясе президиумы карары белән Халык мәгарифе югары институты базасында Көнчыгыш педагогика институты оештырыла (ТРда, ф. Р 1487, оп. 2, Л.2) (9). КПИ составына шулай ук Казан университетының Көнчыгыш академиясе һәм иҗтимагый фәннәр факультеты да керә. (ТРда, ф. Р 1487, оп. 1, 279 й. 6)[10].
КПИ алдына Татарстан һәм Идел буеның башка милли республикалары өчен югары квалификацияле укытучылар әзерләү бурычы куела. Институт составында тел белеме-тарих, физика-математика, биология-география һәм көнчыгышны өйрәнү бүлекләре булдырыла (ТРда, ф. Р 1487, оп. 1, 58 б. 50)[10].
1922—1940 нчы елларда Татарстан Республикасында филология юнәлешендә югары белеме бирү тулаем нәкъ менә КПИда туплана[10]. Институтка, башка структуралар белән беррәттән, Казан университетының филология кафедралары белән берлектә тарих-филология факультеты кушыла.
1927 нче елда татар теле һәм әдәбиятыннан белгечләр әзерли торган мөстәкыйль татар бүлеге ачыла. Шул рәвешле, Көнчыгыш-педагогика институты татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә фәнни эшчәнлекнең һәм шул юнәлештә белгечләр әзерли торган беренче үзәк була[10].
Татар педагогика институты (1931—1934)
Көнчыгыш педагогика институты 7,5 миллион кеше яшәгән Татар, Башкорт, Казах, Чуваш автономияле республикаларына, Вотск, Марий автономияле өлкәләренә хезмәт күрсәтә. 1931 нче елда Чабаксарда, Йошкар-Олада һәм Ижауда педагогик белем бирә торган югары уку йортлары ачылу уңаеннан, институтта мари, удмурт һәм чуваш бүлекләре ябыла һәм уку йортының исеме Татар педагогика институты дип үзгәртелә[10].
Татар педагогика институты ике факультеттан гыйбарәт була: политехник һәм һөнәри-техник мәктәпләр[10].
Казан дәүләт педагогика институты (1934—1994)
Көнчыгыш-педагогика институты 1934 нче елда Казан дәүләт педагогика институты (КДПИ) дип үзгәртелә. Анда табигать белеме, тарих, тел һәм әдәбият, физика-математика, география һәм педагогика факультетлары була[10].
КДПИның төп бурычы булып республика мәктәпләрен укытучылар, республика һәм СССР өлкәләренең татар мәктәпләрен татар теле укытучылары белән тәэмин итү тора[10].
1939 нчы елда Казан дәүләт университетында тарих факультеты.
торгызыла, ә бер елдан ул тарих-филология факультеты дип үзгәртелә[10]. Шул вакыттан башлап Казанда филологик белем бирү классик университет һәм педагогик юнәлешләрдә параллель рәвештә алып барыла.
Бөек Ватан сугышы елларында КДПИ ның 80 нән артык студенты үз теләге белән фронтка китә[10]. Институтның төп бинасында госпиталь урнаша, шуңа күрә дәресләр башка югары уку йортлары һәм шәһәр мәктәпләре аудиторияләрендә үткәрелә. Казанга башкаладан эвакуацияләнгән академик институтлар һәм югары уку йортлары галимнәреннән Б. Д. Греков, Е. А. Косминский, Е. В. Тарле, С. П. Обнорский, Н. С. Державин һәм башкалар белем бирүне оештыруда зур ярдәм күрсәтә.
Сугыш тәмамланганнан соң, 1945 нче елда директор итеп Йосыф Әхмәтҗан улы Туишев билгеләнә, ул бу вазыйфада 22 ел эшли[10].
1949 нчы елның 1 нче сентябрендә институтта физик тәрбия һәм спорт факультеты ачыла. Белгечләр әзерләү 1939 нчы елда ук башланган булса да, 1947 нче елда чит телләр факультеты ачыла[10].
1955 нче елда филология һәм тарих факультетлары тарих-филология факультетына берләштерелә[10].
Казан дәүләт педагогика университеты (1994—2005)
1994 нче елда институт РФ Мәгариф министрлыгының дәүләт комиссиясе аттестациясен уңышлы үтеп, педагогика университеты статусын ала. Шул ук елда тарих-филология факультеты тарих һәм филология факультетына, ә соңгысы 1995 нче елда рус филологиясе һәм татар филологиясе факультетларына бүленә[12].
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2005—2011)
2005 нче елда, Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында
һәм Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев инициативасы белән, Казан дәүләт педагогия университеты Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына (ТДГПУ) үзгәртелә. ТДГПУ ның укытучылары һәм студентлары коллективына Татар дәүләт гуманитар институты (ТДГИ) һәм Татар-америка төбәк институты (ТАТИ) коллективлары кушыла[10].
2003 нче елда КДПУ (аннары ТДГПУ) ректоры итеп Нигъмәтов Җәмил Газиз улы сайлана[10].
Филология һәм сәнгать институты (2010)
2010 нчы елның 22 нче октябрендә ТДГПУ Галимнәр советы карары белән филология һәм сәнгать факультетлары Филология һәм сәнгать институты булып берләштерелә. Әлеге карар республика югары уку йортларында көтелгән үзгәртеп коруларга бәйле кабул ителә. Бу дата институтка нигез салу көне булып санала[2].
КФУның Филология һәм сәнгать институты (2011)
2011 нче елның 1 нче сентябрендә ТДГПУ Казан федераль университеты составына кергәннән соң, ТДГПУ ның Филология һәм сәнгать институты базасында Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты оештырыла[2].
Институт составына
- элеккеге Казан дәүләт университетының рус филологиясе, татар филологиясе һәм тарих факультетының татар филологиясе бүлеге
- элеккеге ТДГПУның рус һәм татар филологиясе, чит телләр һәм сәнгать факультетлары керде.
Шулай итеп, 1940 нчы елда аерылган классик университет һәм педагогик юнәлешле ике филологик традициянең күптән көтелгән кушылуы тормышка аша.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (2013)
2013 нче елның 1 нче ноябрендә КФУ ректоры И. Р. Гафуровның 2013 нче елның 16 нчы октябрендәге 01-06/874 номерлы боерыгы нигезендә КФУның Филология һәм сәнгать институты яңа исем алды. Хәзер ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты дип атала[3].
Әзерлек юнәлешләре
Хәзерге вакытта ФМБИда югары белем бирү программалары нигезендә (бакалавриат, магистратура, аспирантура) белгечлекләрнең түбәндәгеләре гамәлгә ашырыла.
Бакалавриат:
- 42.03.01 Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә
- 42.03.Нәшрият эше
- 44.03.01 Педагогик белем.
- 44.03.05 Педагогик белем (ике юнәлешле әзерлек).
- 45.03.01 Филология.
- 45.03.02 Лингвистика.
Магистратура:
- 44.04.01 Педагогик белем.
- 45.04.01 Филология.
- 45.04.02 Лингвистика[13].
Аспирантура:
- 5.8. Педагогика
- 5.9. Филология
- 5.12. Когнитив фәннәр (филология фәннәре)[14].
Институт актив рәвештә фәнни эшчәнлек алып бара[15], рус, татар һәм чит телләр, әдәбият, музыка, мәдәниятара багланышлар, журналистика, нәшрият эше, PR һәм реклама, би- һәм полилингваль белем бирү өлкәсендә белгечләр әзерли[3].
Искәрмәләр
- ↑ Институт филологии и межкультурной коммуникации КФУ fmk.kpfu.ru
- ↑ 1 2 3 Замалетдинов Радиф Рифкатович kpfu.ru
- ↑ 1 2 3 История ИФМК kpfu.ru
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Исаков А. П., Исаков Е. П. Исаков. 488 с.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Зайнуллин Г. Г., 84
- ↑ 1 2 Корбут М. К, 28. л. ил.
- ↑ Зяппаров Т. И., с.116—119.
- ↑ Казанский университет
- ↑ 1 2 3 История длиною в 190 лет. Интервью с Р. Ф. Мухаметшиной. ifmk.kpfu.ru
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет. 288 с.
- ↑ Указ Президента РФ от 21.10.2009 N 1172;О создании федеральных университетов в Северо-Западном, Приволжском, Уральском и Дальневосточном федеральных округах
- ↑ Татарская энциклопедия. Казанский педагогический университет tatarica.org
- ↑ Специальности и направления kpfu.ru
- ↑ Аспирантура в ИФМК kpfu.ru
- ↑ Научные школы Института филологии и межкультурной коммуникации КФУ kpfu.ru
Чыганаклар
- Исаков А. П., Исаков Е. П. Исаков. Летопись Казанского Государственного Университета (история в фактах, подвержденных документами). В двух томах. Том. 1. 1804—1945 гг. — Казань: ООО "Дизайн-студия «МИАН», 2004. — 488 с. Том 2. 1946—2004 гг. — Казань: ООО "Дизайн-студия «МИАН», 2004. — 488 с.
- Зайнуллин, Габдулзямиль Габдулхакович. Возрождение и дальнейшее развитие востоковедения в Казанском университете в XX — начале XXI вв. — Казань : Изд. Академии наук РТ, 2016. — 84 с.
- Корбут М. К. Казанский государственный университет имени В. И. Ульянова-Ленина за 125 лет, 1804/05 — 1929/30 : [в 2 т.]. — Казань : Издание Казанского университета, 1930. — Т. 1. — 209 с. — 28. л. ил..
- Успенский B. Л. Источники «Монгольско-русско-французского словаря» О. М. Ковалевского : [арх. 21 января 2022] // Учен. зап. Казан. ун-та. Сер. Гуманит. науки. — 2018. — Т. 160, № 6. — С. 1334—1340.
- Зяппаров Т. И., Валеев Р. М. Преподавание арабского языка и литературы в Казанском университете в XIX в // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. — 2015. — № 3. — С. 116—119.
- Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет. — Казань: Издательство «Идел-Пресс», 2006. — 288 с.