Рәдиф Җамалетдинов

Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов (рус. Замалетдинов Радиф Рифкатович; 27 октябрь 1969, Кече Чынлы, Татарстан АССР) — татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор. Россия Мәгариф академиясе мөхбир әгъзасы (2022), Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (2023). Татарстан Республикасының (2014) һәм Россия Федерациясенең (2020) атказанган югары мәктәп хезмәткәре[1]. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры[2].

Тәрҗемәи хәле

undefined

Рәдиф Җамалетдинов 1969 елның 27 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.

Урта белем алганнан соң, 1987—1989 елларда армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, 1990—1995 елларда Казан дәүләт педагогика институтында укый, аспирантурада укый. Югары уку йортын тәмамлагач, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә гыйльми хезмәткәр, 1995—1996 елларда педагогика институтының татар теле кафедрасында ассистент, татар теле һәм әдәбияты факультеты деканы урынбасары, соңрак декан  [рус.] булып эшли. Рәдиф Җамалетдинов 1998 елда педагогия фәннәре кандидаты  [рус.] гыйльми дәрәҗәсен ала.

1999—2002 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш референт вазифаларын башкара.

2004 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр Дәүләт Координация үзәгендә («мәгариф учреждениеләрендә менеджмент» программасы буенча) һөнәри әзерлек курслары уза. 2005 елдан филология фәннәре докторы.

Рәдиф Җамалетдинов 2008 елның 15 февраленнән 2011 елга кадәр Казан дәүләт педагогика институты ректоры вазифасын башкара. Галим 2011 елның сентябреннән Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры булып эшли[3]. Җамалетдинов 2016 елда «икътисад» юнәлеше буенча Россия кооперация университетын тәмамлый[4].

2021 елның ноябреннән — Россия мәгариф академиясенең Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәге җитәкчесе[1].

Рәдиф Җамалетдинов фәнни, педагогик, профессиональ оешмалар, укыту-методик берләшмәләр, шулай ук диссертацион һәм эксперт советлары эшендә актив катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Гомуми һәм чагыштырма тел белеме, лингводидактика  [рус.], татар лингвокультурологиясе, белем бирү сыйфатының актуаль проблемалары буенча чит ил һәм ватан мәгълүмат базаларына (Scopus, Web of Science, ЮАК, РИНЦ) кергән басмаларда 300 гә якын фәнни хезмәте бар. Аның Scopus мәгълүматлар базасында Хирш шәхси индексы — 9, WoS — 4, РИНЦ — 15.

Татар тел белемендә Рәдиф Җамалетдинов лингвокультурология өлкәсендә тикшеренүләрнең яңа юнәлешенә нигез салучы, уңышлы үсеп килә торган «бБелем бирү барышында лингвокультурологик компетенция формалаштыру» фәнни мәктәбен оештыручы.

Галим җитәкчелегендә 9 кандидатлык һәм 3 докторлык диссертациясе якланган.

«Филология и культура» фәнни журналларының һәм 2013 елдан «Tatarica» халыкара фәнни журналының баш мөхәррире. Берничә төбәк басмасының редколлегия әгъзасы.

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы телләр турындагы кануннарны гамәлгә ашыру советы әгъзасы (2008);
  • Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы карамагындагы полимәдәни белем бирүне үстерү буенча югары уку йортлары арасында координация советы рәисе (2011);
  • Рус теле буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет һәм Совет Президиумы әгъзасы (2014);
  • Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты каршындагы Россия халыкларының этномәдәни үсешен каннунар белән тәэмин итү һәм тел сәясәтен камилләштерү буенча эшче төркем әгъзасы (2021);
  • РФ дәүләт тел сәясәте концепциясе проектын эшләү буенча ведомствоара эш төркеме әгъзасы (2022);
  • Бөек рус язучысы Л. Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүне оештыру комитеты әгъзасы (2022);
  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе әгъзасы (2022);
  • Татарстанда яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия әгъзасы (2022).

Шәхси тормышы

Өйләнгән, бер улы һәм ике кызы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Мәгарифтәге казанышлар өчен» медале[3].
  • РФ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы.
  • Россия Федерациясе атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.
  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[3].
  • 2011 — К. Д. Ушинский медале[3].
  • 2019 — Россия мәгариф академиясенең Кирилл һәм Мефодий медале.
  • 2020 — Россиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре[5].
  • 2024 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Замалетдинов Радиф Рифкатович (рус.). Татарика. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  2. Биография (рус.). Казанский федеральный университет. kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 7 август 2025 года.
  3. 1 2 3 4 Замалетдинов Радиф Рифкатович (рус.). Реальное время. realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 7 август 2025 года.
  4. Замалетдинов Радиф Рифкатович (рус.). Интернет-портал TatCenter.ru. tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 7 август 2025 года.
  5. Рифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ. tatar-inform.tatar (29 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә