Илдар Гыйльметдинов

Илдар Ирек улы Гыйльметдинов (рус. Ильдар Ирекович Гильмутдинов; 3 сентябрь 1962, Келәнче, Татарстан АССР) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлегенең (ВЛКСМ) Кама Тамагы район комитетының икенче, Актаныш район комитетының беренче сәркатибе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары (2001—2003), Татар федераль милли-мәдәни автономиясе шурасы рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты (IV—VII чакырылыш). Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе (2016—2020), рәиснең беренче урынбасары (2020 елдан).

Тормыш юлы

1983 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлеген «физика укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый. 1982—1984 елларда Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә физика укытучысы, Олы Бортас урта мәктәбе директоры булып эшли.

1985—1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннары комсомол эшендә: ВЛКСМның Кама Тамагы райкомының икенче секретаре, ВЛКСМның Актаныш райкомының беренче секретаре. 1989 елда «политолог» белгечлеге буенча ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы югары Комсомол мәктәбенең көндезге-читтән торып уку бүлеген тәмамлый[1]. 1990 елдан — ВЛКСМның Татар Өлкә Комитеты секретаре. 1992 елдан бирле — «Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары Советы» идарәсе рәисе.

1994 елдан — Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары; 2001 елдан — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары. 2003 елдан — 4 нче (2003—2007), 5 нче (2007—2011), 6 нчы (2011—2016), 7 нче (2016 елның 18 сентябреннән) чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән кандидатларның федераль исемлеге буенча сайлана. 2007 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен, шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. 4 һәм 5 нче чакырылыш Дәүләт думасында Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары; 6 нчы Дәүләт Думасында Мәгариф комитеты составына керә; 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасында милләтләр эшләре комитеты рәисе һәм хисап комиссиясе рәисе булып тора[2]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[3], фракциянең Эксперт-консультатив Советында.

«ТР яшьләр оешмалары Советы» рәисе. «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» ҖЧҖ Советы Рәисе (2007 елдан)[4].

Канун чыгару эшчәнлеге

2003 елдан 2019 елга кадәр, IV, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү барышында 293 канун чыгару инициативасы һәм федераль канун проектларына төзәтмәләр кертү автордашы.

Гаиләсе

Өйләнгән, улы бар.

Бүләкләр һәм танылу

Искәрмәләр

  1. Гильмутдинов Ильдар Ирекович. Politix.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2013. Архивировано 16 февраль 2013 года.
  2. Гильмутдинов Ильдар Ирекович (рус.). www.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2017.
  3. Гильмутдинов Ильдар Ирекович. Фракция «Единая Россия». Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2013. Архивировано 16 февраль 2013 года.
  4. Гильмутдинов Ильдар Ирекович. Кабинет Министров Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2013. Архивировано 16 февраль 2013 года.
  5. Гильмутдинов Ильдар Ирекович (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
  6. Гильмутдинов Ильдар Ирекович. Личная страничка депутата ГосДумы (рус.). Официальный портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
  7. Миңнеханов Гыйльметдиновны «ТР алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 7.09.2022
  8. О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» (рус.). rais.tatarstan.ru (28 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
  9. Патриарх Кирилл и Татарстанская митрополия обменялись иконами (рус.). БИЗНЕС Online (21 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.

Тема буенча өстәмә