Александр Терентьев

Александр Михаил улы Терентьев (рус. Александр Михайлович Терентьев, 13 июнь 1961, Югары Ослан, Татарстан АССР) ― совет һәм россияле дәүләт эшлеклесе. Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе сенаторы (2022 елның 22 сентябреннән). Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле (2023 елның 17 февраленнән).

Тәрҗемәи хәле

Александр Тереньев 1961 елның 13 июнендә Татарстан АССРның Югары Ослан районы Югары Ослан авылында туа[1]. 1983 елда «Гамәли математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлый[2][3].

Хезмәт юлы

1982—1986 елларда Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында техник, бүлек инженеры, ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли[1][2].

1987 елда ВЛКСМ ҮК каршындагы югары комсомол мәктәбен тәмамлый, 1991 елга кадәр Казанның ВЛКСМ органнарында җитәкче вазифаларын били.[4][5] 1987—1990 елларда ВЛКСМның Мәскәү район комитетының икенче, 1990—1991 елларда — беренче секретаре була[1][2].

1992—1994 елларда Казанның Мәскәү районы яшьләр фондын җитәкли, сожрак алты ел Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары вазифасын башкара[1][6].

Александр Терентьев 2000 елда ТР Президенты Аппаратына эшкә күчә, анда оештыру бүлегенең баш референты (2000—2003), аннары җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире (2003—2006) булып эшли.

2006—2012 елларда Терентьев ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсен җитәкли,[6][7] 2012 елдан — ТР Президентының Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе[8][9].

2022 елның 22 сентябреннән Александр Терентьев Россия Федерациясе сенаторы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил вәкаләтләренә ия[10].

2023 елның 17 февраленнән 2025 елга кадәр - Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле[11][12].

Александр Терентьев 2025 елдан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, республика Дәүләт Советында төбәк башлыгының вәкиле итеп билгеләнә. Указ 24 сентябрьдән гамәлдә[13].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Россия
  • 2016 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале ― ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[14].
  • 2018 ― Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[15].
Татарстан
  • 2016 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (Татарстан Республикасы эчке сәясәтен гамәлгә ашыруга аерым өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен)[16].
  • 2021 ― «Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» (республикада дәүләт яшьләр сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен[17]).
  • 2022 ― «Дуслык» ордены (республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен)[18].

Гаилә хәле

Хатыны — Елена Дмитриевна, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе. Бер балалары бар[19].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Президент Республики Татарстан подписал ряд Указов. Президент Республики Татарстан (22 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  2. 1 2 3 Терентьев Александр Михайлович. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  3. Александр Терентьев прочитал лекцию первокурсникам ИВМиИТ КФУ. Министерство по делам молодёжи Республики Татарстан (1 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  4. Александр Терентьев назначен сенатором от Татарстана. Бизнес Online (22 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  5. Алексей Угаров. Новым сенатором от Татарстана назначен Александр Терентьев. Татар-информ?! (22 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  6. 1 2 Александр Терентьев: от Ильича до Нургалиевича. inkazan.ru (1 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  7. Подписаны указы о назначении. Газета «Республика Татарстан» (23 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  8. Указ Президента Республики Татарстан № УП-882 от 19 октября 2012 года «О назначении Терентьева А. М. руководителем Департамента Президента Республики Татарстан по вопросам внутренней политики». Газета «Республика Татарстан» (20 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  9. Кирилл Антонов. Внутренняя политика ушла к федеральной. Замглавы администрации Рустама Минниханова стал сенатором. Коммерсант (23 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  10. Указ Президента Республики Татарстан № УП-656 от 22 сентября 2022 года «О наделении полномочиями сенатора Российской Федерации — представителя от исполнительного органа государственной власти Республики Татарстан». Газета «Республика Татарстан» (22 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  11. Сенатор от Татарстана назначен полномочным представителем Совета Федерации в ЦИК РФ. Татар-информ, 17.02.2023
  12. Терентьев Александр Михайлович — Татцентр.ру. 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
  13. Минниханов назначил Терентьева своим представителем в Госсовете Татарстана. www.evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  14. Указ Президента Российской Федерации от 26.10.2016 г. № 572 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (26 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  15. Распоряжение Президента Российской Федерации от 29.10.2018 г. № 316-рп «О поощрении». Президент Российской Федерации (29 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  16. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (16 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  17. Указ Президента Республики Татарстан № УП-483 от 12 июня 2021 года «О присвоении почётного звания „Заслуженный работник сферы молодёжной политики Республики Татарстан“». Президент Республики Татарстан (12 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.
  18. Указ Президента Республики Татарстан № УП-654 21 сентября 2022 года от «О награждении орденом „Дуслык“». Президент Республики Татарстан (21 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2022.
  19. Сведения о доходах сотрудников Аппарата Президента Республики Татарстан за 2021 г. Президент Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2022.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә