Айрат Фәррахов
Айрат Зәки улы Фәррахов (рус. Айрат Закиевич Фаррахов; 17 февраль 1968, Әгерҗе, Татарстан АССР) — Россия сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе[1], Татарстан сәламәтлек саклау министры (2007—2013), Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры урынбасары (2013—2014), Россия Федерациясе финанс министры урынбасары (2014—2016), Казан дәүләт медицина университеты ректоры (2026 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Айрат Фәррахов 1968 елның 17 февралендә Татарстанда Әгерҗе шәһәрендә табиб һәм укытучы гаиләсендә туган. 1985 елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. 1986 елдан 1988 елга кадәр СССР Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт итә (ул елларда студентларга кичектерү гамәлдән чыгарыла). Институтта укыганда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә табиб булып эшли. 1993 елда югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый. 1993—1995 елларда Республика клиник хастаханәсендә хирургия буенча клиник ординатурада укый. 1996 елда идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасы буенча (финанс менеджменты) укулар узды.
2002 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләнә. 2003 елдан — Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары. 2005 елда Айрат Фәррахов БДБ территориясендә сәламәтлек саклау тармагын реформалаштыру проекты буенча халыкара конкурста җиңүче була. АКШта «хастаханәләр белән идарә итү, сәламәтлек саклауда менеджмент» программасы буенча стажировка үтә.
2006 елдан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазифасында эшли. 2007 елның 5 октябрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә[2]. Фәррахов сәламәтлек саклау өлкәсендә Республика клиник хастаханәсенең һәм Нюрнбергта (Германия) Көнбатыш Европаның эре клиникасының халыкара хезмәттәшлеге, клиниканың йогышлы мониторингы (сәламәтлек саклау өлкәсе, клиниканың һәм дару терапиясенең чыгымнарын оптимальләштерү), күзәнәк терапиясе, медицина оешмасында сыйфат менеджменты системасы кебек республика проектларының авторы һәм җитәкчесе булып тора. Ул тармакны үзгәртеп кору нәтиҗәсендә ирешелгән: өч югары технологияле зона булдыру, югары медицина технологияләре белем бирү үзәге булдыру, дәүләт гарантияләре программасын финанс ягыннан тәэмин итүнең структур үзгәрешләре[3][4]. Айрат Фәррахов иң уңышлы төбәк министрларының берсе дип танылган, ул күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга ирешкән һәм Татарстан Республикасында 5-10 елга сәламәтлек саклау системасына һәм концепциясенә нигез салган[5]. «Ел табибы — Ак чәчәкләр» популяр медицина конкурсының авторы[6].
2013 елның 4 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнгән[7]. Сәламәтлек саклау тармагын финанс белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кураторлык итә.
2014 елның 5 июнендә Россия финанс министры урынбасары итеп билгеләнгән. Сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, мәгариф, физик культура һәм спорт, туризм, яшьләр сәясәте, гражданлык затларын пенсия һәм социаль тәэмин итү, социаль иминият, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә; 2014 елда Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннарын финанс белән тәэмин итү, 2018 елда Футбол буенча ФИФА Дөнья чемпионатын һәм 2017 елда Россия Федерациясендә ФИФА конфедерациясе кубогын әзерләү һәм үткәрүне тәэмин итү өлкәсендә бюджет эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кураторлык итә.
2015 елда докторлык диссертациясен яклый. 2016 елда Executive MBA программасы буенча Мәскәү «Сколково» идарә мәктәбен тәмамлый.
VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлану сәбәпле, 2016 елның 30 сентябрендә финанс министры урынбасары вазифасыннан китә[8]. Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» парламент фракциясе, бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы.
2019 елның сентябреннән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында иң актив 50 депутат исемлегенә керә.
2020 елның 14 апрелендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары итеп сайлана[9].
Хезмәт юлы
- 1992—1993 — Республика клиник хастаханәсе (Казан) медицина хезмәткәре.
- 1993—1995 — Казан дәүләт медицина институтының хирургия кафедрасында клиник ординатор.
- 1995—2002 — Казан дәүләт медицина институтының хирургия кафедрасында табиб-хирург.
- 2002—2006 — Республика клиник хастаханәсе (РКХ) баш табибының хирургия ярдәме буенча урынбасары. 2005 елда АКШта стажировка үтә. Нюрнберг (Алмания) клиникасы белән Казан РКХсе арасында элемтә булдыра.
- 2006—2007 — Казан шәһәре башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
- 2007—2013 — Татарстанның сәламәтлек саклау министры.
- 2013—2014 — РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары.
- 2014—2016 — РФ финанс министрының социаль юнәлеш буенча урынбасары.
- 2020 елның 14 апреленнән Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары.
- 2026 елның 1 апрелендә Казан дәүләт медицина университетының (КДМУ) ректоры вазифаларын башкаручы[10], шул ук елның 3 июлендә югары уку йортының ректоры итеп билгеләнә[11].
Канун чыгару эшчәнлеге
2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 83 закон чыгару инициативасы һәм федераль законнар проектларына төзәтмәләр авторы буларак чыгыш ясый[12].
Санкцияләр
2022 елның 23 февралендә Европа Берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелә[13]. Соңрак АКШ, Бөекбритания, Канада, Швейцария, Австралия, Украина һәм Яңа Зеландия санкцион исемлекләренә кертелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Татарстан Республикасы атказанган табибы (2008);
- Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Мактау кәгазе (2008);
- Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау кәгазе (2010);
- Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы 8 нче идарәсенең «Казанышлар өчен» аерымлык билгесе (2011);
- Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале (2011);
- «Россия патриоты» истәлек медале (2012);
- Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2012);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2012)[14];
- Федераль медицина-биология агентлыгының «Алтын хач» күкрәк билгесе (2013);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014)[15];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2014);
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау кәгазе (2018);
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2018);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2019);
- Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисенең Рәхмәте (2019);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2021);
- Россия Федерациясе финанс министры Рәхмәте (2022);
- Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәте (2023);
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәте (2023)[16];
- «Дуслык» ордены (2023);
- «БДБ МПА. 30 ел» юбилей медале (2023 елның 16 ноябре, БДБ Парламентара Ассамблеясе) — парламентаризмны үстерү һәм ныгыту эшендәге казанышлары, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшчәнлегенең хокукый нигезләрен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше, халыкара элемтәләрне һәм парламентара хезмәттәшлекне ныгытуы өчен[17].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, өч баласы бар.
Спорт белән шөгыльләнә, сәяхәт итәргә ярата. 2017 елның августында Эльбруска (5642 м) менә һәм аның өслегендә Татарстан Республикасы байрагын, шулай ук Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан хосписы әләмнәрен кадый[18]. 2018 елда Африканың иң югары ноктасы — Ухура пигына (Килиманджаро, биеклеге — 5895 м) күтәрелә[19].
Искәрмәләр
- ↑ СОЗД ГД (рус.).
- ↑ О назначении Фаррахова А. З. министром здравоохранения Республики Татарстан. Газета «Республика Татарстан» (6 октябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2016.
- ↑ Премьер Владимир Путин посетил в Набережных Челнах больницу скорой медицинской помощи. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2021. Архивировано 4 апрель 2019 года.
- ↑ Министр Айрат Фаррахов: «Наша стратегическая позиция – это приоритетное развитие высокотехнологичной медицинской помощи, снижение смертности от заболеваний и увеличение рождаемости». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2021. Архивировано 4 апрель 2019 года.
- ↑ Новым министром здравоохранения РТ стал первый зам Фаррахова — Адель Вафин, РБК. 16 ноябрь 2016 тикшерелде.
- ↑ Айрат Фаррахов: «Наше призвание — лечить людей».
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации «О заместителе Министра здравоохранения Российской Федерации». government.ru (4 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2016.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации «О Фаррахове А. З.» government.ru (30 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2016.
- ↑ №942517-7 Проект постановления :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2020. Архивировано 20 февраль 2022 года.
- ↑ Пресс-служба Раиса РТ. Алексей Песошин и Михаил Мурашко представили коллективу КГМУ нового исполняющего обязанности ректора. Казанский государственный медицинский университет (1 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ Фаррахова избрали ректором КГМУ [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
- ↑ Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ Official Journal of the European Union L 042I. COUNCIL REGULATION (EU) 2022/259. — 2022. — ISSN 1977-0677.
- ↑ Айрат Фаррахов получил медаль «За доблестный труд». kazan.mk.ru (19 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
- ↑ Фаррахов Айрат Закиевич. bujet.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2016. Архивировано 27 ноябрь 2016 года.
- ↑ Айрат Фаррахов удостоен благодарности Правительства РФ (рус.). Татар Информ (24 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
- ↑ Постановление Совета Межпарламентской Ассамблеи государств — участников Содружества Независимых Государств от 16 ноября 2023 года № 53 «О награждении юбилейной медалью «МПА СНГ. 30 лет». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025. Архивировано 18 июнь 2024 года.
- ↑ Депутат Госдумы РФ от Татарстана Айрат Фаррахов покорил Эльбрус [рус.]. 19 сентябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Депутат Госдумы от РТ развернул флаг детского хосписа на вершине Килиманджаро [рус.], Рамблер/новости. 19 сентябрь 2018 тикшерелде.