Ринат Гыйльмуллин

Ринат Абрек улы Гыйльмуллин  (рус. Ринат Абрекович Гильмуллин; 1975 елның 29 гыйнвары, Казан шәһәре) — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Гамәли семиотика институты директоры (2019 елдан).

undefined

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 29 гыйнварында Казан шәһәрендә туа.

1993—1997 елларда Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында, 1997—2000 елларда аспирантурада укый.

2009 елда «Соңгы халәттәге автоматлар нигезендә күптелле мәгълүмат эшкәртү системаларында математик модельләштерү» темасы буенча диссертация яклый[1]. Физика-математика фәннәре кандидаты[2].

Хезмәт юлы

Ринат Гыйльмуллин 1997—1998 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең һәм Казан дәүләт университетының берләшкән «Ясалма интеллект проблемалары» фәнни-тикшеренү лабораториясенең кече фәнни хезмәткәре, 2002—2009 елларда фәнни хезмәткәре. 2000—2002 елларда Казан дәүләт университеты Хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетының Теоретик кибернетика кафедрасы ассистенты булып эшли. 2010—2016 елларда КФУның мәгълүмати системалар кафедрасы доценты. 2010—2019 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясяенең Гамәли семиотика институты директоры урынбасары, 2019 елдан директоры вазифаларын башкара.

Аның җитәкчелегендә түбәндәге берничә әһәмиятле фәнни-гамәли проект гамәлгә ашырыла;

  • «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе (проектның техник җитәкчесе);
  • татар телен өйрәнү өчен «Tatar Online» һәм «Татар теле-5» интерактив мультимедиа уку әсбапларын эшләү һәм гамәлгә ашыру;
  • Microsoft Windows XP, Windows Vista, Windows 7,8 операцион системасын һәм офис кушымталарын татарча локализацияләү;
  • «Аврора» мобиль операцион системасын, шулай ук «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы»ның мобиль кушымтасын татарча локальләштерү;
  • Физика һәм химия буенча мультимедиа дәреслекләрен татарча локальләштерү.

Төп хезмәтләре

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Гильмуллин Ринат Абрекович. Спортивно-музыкальный канал GONGTV (май 2024).
  2. Автореферат диссертации. disserCat — электронная библиотека диссертаций.

Төркемнәр