Гамәли семиотика институты (ТР ФА)
Гамәли семиотика институты (рус. Институт прикладной семиотики, 1993 елда оештырыла) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе. Татар теленең «Туган тел» электрон корпусы, «Tatar-Online» мультимедиа электрон дәреслекләре, татар-рус-татар автомат рәвештә тәрҗемә итү системасы юнәлешендә эзлекле эш алып бара[1].
Тарихы
XX гасыр ахырында дөньяда технологияләр һәм санаклар өлкәсендәге алгарышлар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Хакимияте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе карамагында яңа институт төзергә карар кабул итә. Шул рәвешле 1993 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты каршында Гамәли семиотика институты оештырыла[2]. Институтның директоры булып Җәүдәт Сөләйманов билгеләнә[2]. 1996 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы ФАәннәр академиясенең иҗтимагый-икътисади фәннәр бүлегенең оешуы белән, институт бүлек составына кертелә[3].
Институт санак системаларының локальләштерү, лингвистик сорауларны чишү өстендә эзлекле хезмәт алып бара. 1998 елдан институт татар теленең сөйләм синтезаторын булдыру өлкәсендә эш башлый. Институт тарафыннан Windows NT 5.0, Office-2000, Windows-2002, Office-2002 татар локальләштерүе булдырыла һәр кулланылган санак системасын тулаем татар телендә куллану шартлары белән тәэмин ителә. 2000-елларда институт латин әлифбасына күчү өчен мөмкинлекләр тудыра: татар латин юрамасының код стандартларын төп санак кушымталарында куллануга әзерли[2].
2018 елның ахырында «Смарткат» беренче ярым автомат рус-татар сүзлеге гамәлгә кертелә башлый[4]. Сүзлек норматив-хокукый актларны, боерык-карарларны автомат рәвештә татар теленә күчерүгә юнәлтелә. Ике ай дәвамында программа Казан шәһәре Башкарма комитетында норматив-хокукый актларны тәрҗемә итүдә сынала[4]. 2018 елның ахырында Татарстан премьер-министры программаны республиканың министрлыкларында, муниципаль оешмаларында кулланырга тәкъдим итә[4].
Эшчәнлеге
Хезмәткәрләрнең гомуми саны — 20 кеше, шул исәптән 12 фәнни хезмәткәр (11 фәннәр кандидаты)[5].
Максаты
Гуманитар фәннәрдә, компьютер һәм когнитив лингвистикада семиотик модельләштерү өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү.
Төп бурычлары
- Ясалма интеллект һәм информатика, санак һәм когнитив лингвистика, белем бирүдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, интеллектуаль потенциалны туплау һәм үстерү буенча фундаменталь, эзләнү һәм гамәли тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкару;
- Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында дәүләт теле буларак татар телен компьютерлаштыру чараларын булдыру;
- Фәнни-техник экспертиза уздыру, профильле өлкәләрдә бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр әзерләү;
- Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан башкарыла торган республикакүләм фәнни тикшеренүләрне координацияләүдә югары уку йортлары, башка фәнни һәм фәнни-җитештерү үзәкләре белән берлектә эшләү;
- Сәләтле балалар һәм яшьләр белән көндезге һәм читтән торып эшләү технологияләре аша фәнни кадрларны әзерләүдә һәм тәрбияләүдә катнашу;
- Татарстан Республикасының социаль-икътисади тармаклары ихтыяҗларына туры китереп, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеге һәм белгечләр әзерләүнең сыйфатын күтәрү.
Максат һәм бурычлар нигезендә институт түбәндәге төп эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыра:
- Фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләрен билгели, фәнни-тикшеренү эшләре планнарын һәм башка планнарны төзи һәм гамәлгә ашыра;
- Фәнни-тикшеренү, фәнни-техник, тәҗрибә-конструкторлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра, республика һәм федераль фәнни программаларны һәм проектларны төзүдә, фәнни фаразларны эшләүдә катнаша;
- Фәнни һәм башка программаларга һәм проектларга экспертиза үткәрә, Татарстан Республикасында фән, шулай ук фәнни һәм укыту әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлекне җайга сала торган норматив актларны эшләүдә һәм тикшерүдә катнаша;
- Фәнни-оештыру эшчәнлеген гамәлгә ашыра, шул исәптән халыкара, бөтенроссия конференцияләр, киңәшмәләр, симпозиумнар һәм башка чараларны үткәрә;
- Фәнни тикшеренүләр үткәрү, кадрлар әзерләү һәм уртак белем бирү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлек итә, фәнни тикшеренүләрне үстерүдә һәм фәнни кадрлар әзерләүдә, фәнни тематика буенча бәхәсләр, конференцияләр, киңәшмәләр оештыруда шартнамә нигезендә ярдәм күрсәтә;
- Фәнни басмалар әзерли, нәшрият эшчәнлеген гамәлгә ашыра, журналлар, җыентыклар, мәкаләләр, методик материаллар бастыра;
- Фәнни тикшеренүләрне мәгълүмати, матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итү белән шөгыльләнә, фәнни-мәгариф, фәнни-техник үзәкләр, филиаллар, күмәк файдалану үзәкләре, фәнни-мәгълүмат челтәрләре, мәгълүматлар җирлеге төзүдә катнаша;
- Үзенең фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-эксперименталь җирлеген үстерә;
- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннары һәм шартнамәләре нигезендә фәнни һәм фәнни-техник нәтиҗәләрдән файдалана һәм эш итә;
- Гамәлдәге кануннар нигезендә халыкара эшчәнлекне гамәлгә ашыра;
- Фәнне, фәнни белемнәрне һәм фәнни-техник казанышларны популярлаштыруда һәм танытуда катнаша.
Гамәли семиотика институты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең уставы һәм институтның нигезләмәсе нигезендә дәүләт бурычын үти.
Башка илләр белән хезмәттәшлек
Институт Ташкент дәүләт университеты, Кыргыз дәүләт университеты, Төньяк-Көнчыгыш университет (Саха республикасы), Ауразия үсеш институты (Акмәсҗит) һәм ABBYY, Softline, Microsoft, «Аврора» Ачык мобиль платформа ширкәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә[6].
Проектлар
1994 елдан институт тарафыннан 100 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр эшләр бастырыла[2].
Институтның төп казанышы итеп TatZet проекты исемләнә[7]. Бу проектны институт Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә тормышка ашырган һәм камилләштереп бара[7]. Проект барлык Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең татар телен куллана торган чыганакларын электрон форматта берләштерү ысулы булып тора. Бу тупланма түбәндәге чыганаклардан гыйбарәт[8]:
- Сүзлекләрнең электрон фонды;
- Татар теленең электрон этнолингвистик терминологик сүзлеге;
- Электрон татар сүзлекләре;
- Татар халык шивәләре атласы;
- Татар матур әдәбияты һәм «Туган тел» татар гомумтел корпуслары;
- Татарстан Республикасы топонимнарының электрон тупланмасы;
- Рус һәм татар телләре белән эшләү мөмкинлеге булган профессиональ «Смарткат» тәрҗемә автоматлаштыру системасы;
- Яндекс. Тәрҗемәче (русча-татарча тәрҗемә);
- Онлайн автомат морфологик анализ;
- Төрки телләр морфемаларының күпфункцияле моделе;
- Android ОС өчен русча-татарча һәм татарча-русча сүзлек;
- iOS өчен мәгълүмат технологияләре терминнары сүзлеге;
- Android операцион системасы өчен «Тиз. Яз» предиктив кертү системасы;
- Android операцион системасы өчен латин графикасына нигезләнгән «Тiz.Yaz» татарча клавиатура кушымтасы;
- Android операцион системасы өчен татарча клавиатура кушымтасы;
- macOS операцион системасы өчен татарча клавиатура;
- Microsoft Office 2007, Microsoft Office 2010, Microsoft Office 2013, Microsoft Office 2016 (татар локализацияләре);
- Windows 7, Windows Vista, Windows 8, Windows 8.1 (татар локализацияләре).
Искәрмәләр
- ↑ Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе tatarica.org
- ↑ 1 2 3 4 Институт прикладной семиотики АН РТ antat.ru
- ↑ Иҗтимагый-икътисади фәннәр бүлеге antat.ru
- ↑ 1 2 3 В правительстве будут переводить документы на татарский язык с помощью программы inkazan.ru
- ↑ Гамәли семиотика институты.
- ↑ Партнеры — Институт прикладной семиотики АН РТ www.antat.ru
- ↑ 1 2 «Мы же хотим, чтобы татарский жил не только на кухне?» Подробнее на «БИЗНЕС Online» business-gazeta.ru
- ↑ TatZet antat.ru
Чыганаклар
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе tatarica.org
- Институт прикладной семиотики Академии наук Республики Татарстан antat.ru
- Партнеры — Институт прикладной семиотики Академии наук Республики Татарстан www.antat.ru
- «Мы же хотим, чтобы татарский жил не только на кухне?»
- Подробнее на «БИЗНЕС Online» business-gazeta.ru
- TatZet antat.ru