Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты
Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты (рус. Институт проблем экологии и недропользования; 2008 елның 11 сентябрендә оештырыла) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 26 июнендәге 450 номерлы карары[1] һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 2008 елның 2 июлендәге боерыгы нигезендә эшли.
Тарихы
Институт аерымланган бүлекчә буларак Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтын Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә кушу нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 21 маендагы 335 номерлы «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү институтларын һәм үзәклерен үзгәртеп төзү турында» карары нигезендә барлыкка килә.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 27 июнендәге 450 номерлы «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты төзү турында»гы карары нигезендә оештырыла[2].
Институт составында 11 фәнни-тикшеренү лабораториясе, аларда 80 гә якын белгеч (биологлар, экологлар, географлар, геохимиклар, геологлар), шул исәптән 9 фән докторы һәм 31 фән кандидаты эшли[3].
Институт карамагындагы фәнни-тикшеренү лабораторияләре[2]:
- биомониторинг;
- гидрология;
- гидробиология;
- биогеохимия;
- әйләнә-тирә мохитне мониторинглау;
- экологик биотехнологияләр;
- эксперименталь экология;
- туфрак экологиясе;
- гамәли экология;
- геологик һәм экологик модельләштерү;
- җир асты байлыкларыннан файдалану, экология һәм ягулык-энергетика комплексының хокукый проблемалары.
ЮНЕСКО кафедрасы
2013 елда «Җир Хартиясе»ндә[ru] теркәлгән төп принципларны гамәли гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тарату максатыннан, институт базасында ЮНЕСКО кафедрасы төзелә.
Кафедра эше 9 төп юнәлеш буенча оештырыла[4]:
- Тотрыклы үсеш өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек;
- Экологик кыйммәтләр, традицияләр һәм институтлар;
- Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирас;
- Экологик белем һәм тәрбия;
- Экологик инициативалар;
- Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны саклау;
- Яңартыла торган энергия чыганаклары;
- Органик продукция.
Эшчәнлеге
Институт эшчәнлегенең төп фәнни юнәлешләре[5]:
- җир өсте һәм су экологик системаларының структур функциональ оешмасын аларның антропоген трансформациясе градиентында фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр;
- агымның формалашу закончалыкларын, су ресурсларының торышын һәм кулланылышын, урта һәм кече елгалар бассейннарының һәм сусаклагычларның экологик системаларына антропоген йогынтысын комплекслы тикшерүләр;
- Татарстан Республикасының экологик мониторингының, экологик-аналитик күзәтчелек һәм нормалар булдыруның, шулай ук су, Һава, җир һәм биологик ресурсларны нәтиҗәле файдалануның фәнни һәм гамәли нигезләрен эшләү;
- агынты суларны, калдыкларны зарарсызландыру һәм пычранган территорияләрне чистарту технологияләрен эшләү;
- Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигать җирлекләре системасын камилләштерү эшләре;
- локаль һәм региональ дәрәҗәләрдә экологик бурычларны оператив һәм перспективалы хәл итү өчен, республика автоматлаштырылган экологик мәгълүмат базасын булдыру;
- углеводород чималының һәм башка файдалы казылмаларның яңа ятмаларын һәм чыганакларын ачыклау;
- углеводород чималы һәм башка файдалы казылмалар запасларын арттыруны тәэмин итү;
- геологик разведкалау эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру;
- углеводород чималы һәм башка файдалы казылмалар ятмаларын эзләү, разведкалау һәм эшкәртү методикасын камилләштерү һәм оптимальләштерү;
- палеогеография, палеотектоника, палеогеоморфология өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү, капкыннар барлыкка килүнең литологик-генетик һәм литологик-фациаль шартларын, геологик төзелешен, перспективаларын өйрәнү;
- углеводород чималы һәм башка файдалы казылмалар ятмаларын эшкәртүне фәнни-техник камилләштерү;
- нефть һәм газ чыгару предприятиеләрен инновацион һәм фәнни нигезләнгән проект документлары белән тәэмин итү;
- экология, геология, җир асты байлыкларыннан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокукый проблемалар буенча фәнни-тикшеренү һәм аналитик эшләр үткәрү.
Максаты
Институтның төп максаты — фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлек алып бару, экология, геология, җир асты байлыкларыннан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү, фәнни кадрлар әзерләү.
Төп бурычлары
Институтның төп бурычлары[5]:
- фәнни тикшеренүләр үткәрү;
- югары уку йортлары, башка фәнни һәм фәнни-җитештерү үзәкләре белән берлектә республика күләмендә, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарыла торган фәнни тикшеренүләрне координацияләүдә катнашу;
- дөнья фәне казанышларын өйрәнү һәм анализлау;
- гамәлдәге фәнни мәктәпләрне үстерү һәм яңа ачылганнарына ярдәм итү, Татарстан Республикасының фәнни потенциалын үстерүне тәэмин итү;
- Татарстан Республикасының фәнни-инновацион сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашу;
- фәнни тикшеренү өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү;
- талантлы тикшеренүчеләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру;
- халыкара фәнни хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итү, халыкара программаларда һәм проектларда катнашу, чит илләрдә фән үсеше тенденцияләрен өйрәнү һәм гомумиләштерү.
Төп эшчәнлек төрләре
Максат һәм бурычлар нигезендә институт түбәндәге төп эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыра[5]:
- фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләрен, фәнни-тикшеренү эшләре планнарын һәм башка планнарны формалаштыра һәм гамәлгә ашыра;
- фәнни-тикшеренү, фәнни-техник, тәҗрибә-конструкторлык эшчәнлеген башкара, республика һәм федераль фәнни программаларны һәм проектларны эшләүдә һәм башкарып чыгуда, фәнни фаразларны эшләүдә катнаша;
- фәнни программаларга һәм проектларга экспертиза үткәрә, норматив-хокукый актларны эшләүдә һәм экспертизалауда, шулай ук Татарстан Республикасында төзелгән дәреслекләргә һәм башка фәнни, уку әдәбиятына экспертиза ясый;
- фәнни-оештыру эшчәнлеген гамәлгә ашыра, шул исәптән халыкара, бөтенроссия, республика конференцияләре, киңәшмәләр, симпозиумнар һәм башка чаралар үткәрә;
- фәнни тикшеренүләр уздыру, кадрлар әзерләү һәм уртак белем бирү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлек итә, фәнни тикшеренүләрне үстерүдә һәм фәнни кадрлар әзерләүдә, фәнни тематика буенча дискуссияләр, конференцияләр, киңәшмәләр оештыруда шартнамә нигезендә ярдәм күрсәтә;
- югары квалификацияле фәнни кадрлар әзерли;
- институт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча укулар оештыра;
- структур фәнни бүлекчәләр җитәкчеләре һәм фәнни хезмәткәрләр табу максатыннан, бәйгеләр игълан итә һәм үткәрә;
- даими рәвештә институт хезмәткәрләренә аттестация үткәрә;
- фәнни басмалар әзерли, нәшрият эшчәнлеге алып бара, журналлар, җыентыклар, мәкаләләр, методик һәм башка материаллар бастыра;
- төрле дәрәҗәдәге грант бәйгеләре, күргәзмәләр һәм ярминкәләр үткәрүдә катнаша; халыкара, бөтенроссия һәм төбәк күргәзмәләрендә институт казанышларын тәкъдим итә;
- үзенең фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-эксперименталь базасын үстерә, җитештерү фондларын яңарта;
- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннары һәм шартнамәләр нигезендә эшли;
- гамәлдәге кануннар нигезендә халыкара эшчәнлекне гамәлгә ашыра;
- фәнне, фәнни белемнәрне һәм фәнни-техник казанышларны популярлаштыруда һәм пропагандалауда катнаша.
Искәрмәләр
- ↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 27 июня 2008 г. N 450 «Об образовании Института по проблемам экологии и недропользования при Академии наук Республики Татарстан» (рус.). docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025]
- ↑ 1 2 Институт проблем экологии и недропользования. Общее сведения (рус.). www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025]
- ↑ Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. Архивировано 3 апрель 2025 года. [Тикшерелгән 3 апрель 2025]
- ↑ Кафедра ЮНЕСКО ИПЭН АН РТ (рус.). www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025]
- ↑ 1 2 3 обособленного подразделения «Институт проблем экологии и недропользования Академии наук Республики Татарстан» (рус.) (PDF). Официальный сайт Академии наук Республики Татарстан. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025]