Татнефть

«Татнефть» (тулы исем — В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте) — нефть җитештерү компаниясе. Русияда табылган нефть күләме буенча алтынчы урында тора. Үзәге Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан.

Генераль директор — Наил Мәганов[3], директорлар шурасы рәисе — Рөстәм Миңнеханов.

Тарихи мәгълүмат

1943 белән 1950 еллар арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә бай нефть ятмалары табыла. Табылган запаслар күләме СССРда иң зур булып чыккан. Дәүләт күмер-водород чималына кытлык кичергән, шуңа күрә җитәкчелек Татарстанның нефть байлыгына зур игътибар белән караган.

Иң авыр мәсәлә — ятмаларны эшче куллар белән тәэмин итү. Корылган дәүләт планнары буенча 90–100 мең кеше җәлеп ителергә тиеш булган. Башта ятмалар вахта ысулы белән хезмәтләндереләчәк дип уйланылган, ләкин бу чынга ашмаган, чөнки моңа юллар юклык комачау иткән. Эшче һәм хезмәткәрләрне читтән кертү һәм урында әзерләү башланды.

1952 елда «Татнефть» составында «Баулынефть», «Бөгелмәнефть», «Татбурнефть» тресты, «Татнефтепромстрой» төзү-монтажлау тресты, проектлау идарәсе «Татнефтепроект» һәм Алабуга тикшеренү боралау идарәсе. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны 2 меңгә җиткән.

undefined

Татнефтьнең массакүләм мәгълүмат чаралары

  • «Нефтяные вести» газеты
  • «Хәзинә» газеты
  • «Нефть и жизнь» журналы
  • «Время Татнефти» телестудиясе
  • «Татнефть» компанияләр төркеменең 14 күп тиражлы газеты
  • «Нефтяная газета» электрон басмасы[4]

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр