Равил Фәйзуллин

Равил Фәйзуллин (Равил Габдрахман улы Фәйзуллин, рус. Равиль Габдрахманович Файзуллин; 4 август 1943, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР) — татар язучысы, мөхәррир, шагыйрь, публицист. Татарстанның халык шагыйре (1999), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты (1978), Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1970).

Тормыш юлы

1943 елның 4 августында ТАССРның Балык Бистәсе районы, Балтач (Юлсубино) авылында туган. Милләте — татар.

Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аны 1965 елда тәмамлый. 1966–1968 елларда армиядә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый[1].

1965 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

1968–1972 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркатиб була.

1972–1976 елларда — ТАССР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 1976–1989 елларда — профессиональ язучы[2].

1989 елдан —«Казан утлары» журналының баш мөхәррире. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

1990–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты[3].

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы[4].

РСФСР һәм СССР язучылар съездларында делегат була, СССР һәм РСФСР Язучылар берлегенең җитәкче органнарына сайлана.

2014 елдан — «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе[5].

Иҗаты

Әдәбиятка иртә килә, беренче шигырьләрен 1950 елларда бастыра башлый. 1960 елларда СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була. 45 еллык актив иҗат эшчәнлеге дәверендә күпмилләтле шигърият үсешенә зур өлеш кертә[2].

1960 еллардан башлап, Р. Ә. Фәйзуллинның иҗаты һәрвакыт әдәби җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә була, аның турында үзәк һәм республика матбугатында йөзләгән мәкалә һәм тикшеренүләр басылып чыга. «Нюанслар иле» (1964) шигъри циклы, «Рәсем ясыйм» (1965), «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар» (1967), «Кыска шигырьләр» (1978) кебек шигырь җыентыклары укучыларны һәм тәнкыйтьчеләрне традицион булмаган ирекле формасы һәм үзенчәлекле поэтикасы белән үзенә җәлеп итә. «Монологлар һәм диалоглар», «Мәрмәр», «Гадиләргә гимн», «Наз», «Шигырьләр һәм поэмалар», «Кошлар юлы», «Якты моң», «Җырларда ил гаме» һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дөнья күрә. «Саз», «Суровая нежность», «Миг возвращения», «Мой звёздный час», «Полнолуние», «Короткие стихи» һ.б. китаплары рус телендә басылып чыга[6].

Ул рус, татар, башкорт һәм башка телләрдә гомуми тиражы миллионга якын нөсхә илледән артык китап бастыра.

Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы күп тапкырлар Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Р. Ә. Фәйзуллинның иҗаты Италиядә, Англиядә, Франциядә, Сүриядә, Венгриядә, Монголиядә һәм башка илләрдә билгеле. Аның исеме һәм иҗаты күп томлы Россия антологияләренә, дәреслекләренә, энциклопедияләренә кертелә. Аның әсәрләренең кайбер үрнәкләре «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе»нә дә кертелгән[1].

Р. Фәйзуллин — шигырьләрендә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтыла. Иҗатында традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезендә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла[1].

1970 елларда иҗатының тематикасы киңәя, идея-фәлсәфи эчтәлеге тирәнәя. Фәйзуллинның бу чорда язылган традицион формада, рифма һәм ритм белән иҗат ителгән шигырьләренә читләтеп әйтү, яшерен мәгънә, әйтелеп бетмәү кебек татар поэзиясенә яңа алымнар куллану нәтиҗәсендә күпмәгънәлелек һәм абстракцияләү хас: «Мәрмәр» (1969), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976), «Кошлар юлы» (1981)[7].

Фәйзуллинның әсәрләрендәге поэтик образлар акрынлап гомумиләшә. «Гадиләргә гимн» (1971) һәм «Көрәшчеләр» (1975) лиро-эпик поэмаларын иҗат итә. Татар профессор музыкаль культурасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевкә багышлап «Сәйдәш» поэмасын (1981) иҗат итә .

Актив яшәү позицияле, югары идеалларга омтылучы һәм милли мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьнең якты киләчәге өчен көрәшеүче лирик герой сурәтләнгән «Айлы тирәкләр» («Лунные тополя», М., 1990), «Җил – Вакыт ул» (1996) җыентыклары бар.

Шагыйрьнең күпчелек шигырьләрендә элегик тональлек саклана, аларда гомер узу, бәхет, мәхәббәт, дуслык турында фәлсәфи фикерләр әйтелә: «Кайту мизгеле» («Миг возвращения», М., 1976), «Минем йолдызлы сәгатем» («Мой звёздный час», М., 1978) һ. б. Мәхәббәт лирикасына ихласлык хас: «Наз» (1973), «Чишмәләр иле» (1987), «Сөю көчле иманнан» (Уфа, 1997), «Мәхәббәтнамә» (2003), «Калейдоскоп» (2004) һ. б.

Фәйзуллин шигырьләренә популярлык казанган күп җырлар языла: «Аккошлар» (Ф. Әхмәтов көе), «Мин сине ничек яраттым» (С. Садыйкова көе), «Менә без дә үсеп җиттек, әни» (Л. Хәйретдинова көе), «Сагыш» (Җ. Фәйзи көе), «Синең өчен яшим» (Р. Абдуллин көе), «Якты моң» (Ш. Шәрифуллин көе) һәм башка күпләр.

Фәйзуллин балалар өчен язылган «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Ага да, ага елгалар» («Текут, текут реки», М., 1987), «Газиз китабы» (2005) шигырь җыентыклары, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, публицистик әсәрләре һәм юлъязмалар тупланган «Җырларда – ил гаме» (1984), «Илбагар уйлар» (2011) җыентыгы авторы.

Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм, аеруча, балалар поэзиясендә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр» (1968), «Гадиләргә гимн» (1969), «Сәйдәш» (1981) поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм», «Күмәч пешеге челәр җыры», «Чәчәкләр үстердем», «Паласны кем кагар?», «Якты мон исемле шигырь китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле» бе өлешен тәшкил итәләр[2].

Равил Фәйзуллин әсәрләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге премияләргә ия була. Аерым алганда 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе һәм 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә[1].

Р. Фәйзуллинның аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, башкорт, кыргыз, азәрбайҗан, чуаш, литва, эстон, грузин һ.б. тугандаш халыклар телләрендә һәм шулай ук немец, поляк, француз, гарәп, төрек кебек чит ил телләрендә дә дөнья күрә[2].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

Әсәрләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Фәйзуллин Равил. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  2. 1 2 3 4 Ф.Г.Галимуллин, Н.М.Йосыпова. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  3. Файзуллин Равиль Габдрахманович (рус.). Татар Информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  4. Файзуллин Равиль Абдрахманович (рус.). www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
  5. Файзуллин Равиль Абдрахманович (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  6. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы – шагыйрь | Габдулла Тукай. gabdullatukay.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  7. Хузина М. К. Поэтический мир Равиля Файзуллина // Автореф. дисс. на соискание ученой степени к. филол. н.. — Казань, 2005. — 24 с.
  8. Файзуллин Равиль Абдрахманович. antat.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  9. Общество и власть//Равиль Файзуллин награжден орденом Дружбы//10 сентября, №32 (рус.). Татар Информ (21 сентябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  10. Илсөяр Маликова. «Минем сабый чактагы хыялым тормышка ашты»: шагыйрь Равил Фәйзуллинның музее ачылды. yalkyn.ru (13 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  11. Гөлүзә Ибраһимова. Равил Фәйзуллинның туган авылында аңа багышланган музей-салон ачылды. Татар Информ (12 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  12. Гөлүзә Ибраһимова. «Фәйзуллин йөзүләре»: Мәктәптә иҗатын өйрәнгән язучылар каршыңда плавкидан гына торса... Интертат (20 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  13. Рузилә Мөхәммәтова. «Фәйзуллин йөзүләре»нә Равил Фәйзуллин килмәсә дә, Фәйзуллинсыз үтмәде. Онык шәп йөзә. Интертат (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Равил Фәйзуллин Заман. Иҗат. Шәхес. — Казан: Мәгариф, 2002. — 495 с.
  • Урманче Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь: Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш. — Казан, 2002.
  • Хуҗина М.К. Равил Фәйзуллинның шигъри дөньясы. — Казан: Сүз, 2011.
  • Совет Татарстаны язучылары: библиогр. белешмә / Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986.

Тема буенча өстәмә