Виктор Беспалов
Виктор Беспалов | |
Тулы исеме |
Виктор Иванович Беспа́лов |
---|---|
Туган көне | |
Туган | |
Эшчәнлеге |
кинорежиссёр |
Бүләк һәм премияләр |
(1977) |
Виктор Беспа́лов (Виктор Иван улы Беспалов, русча Виктор Иванович Беспалов) – кинорежиссёр, документаль кино төшерү остасы, Тукай бүләге иясе.
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 12 августында Тум шәһәрендә туган. 1941 елда Новосибирскида Ленинградтан эвакуацияләнгән оборона заводында токарь булып эшли. Новосибирскида «Красный факел» театры каршындагы студиядә (1944), Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетында (1944 - 1946), Новосибирск педагогия институтының тарих факультетында (1946 - 1949), Югары режиссёрлар курсларында (1965 - 1967) укый. 1949 - 1960 елларда урта мәктәптә тарих укытучысы, Новосибирск укытучылар белемен күтәрү институтында класстан тыш эшләр кабинеты мөдире. 1960 - 1970 елларда Новосибирск телевидение студиясендә режиссёр, кинорежиссёр, баш режиссёр булып эшли[1].
1970 - 1986 елларда Казан телевидение студиясендә кинорежиссёр.
Иҗаты
Вдадикавказда үткән документаль фильмнарның бөтенсоюз ярышында I урын ала[4]. Завод директоры төшерү төркеменә завод территориясенә керүне тыя[5].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976).
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984).
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1977) - телевидение өчен «Кырлай», «Татар гармуннары», «Нәҗип Җиһанов музыкасы» дигән музыкаль фильмнар төшергән өчен[6].
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Справочник Союза кинематографистов СССР 1981 года (сост. Г. Мирнова) // М., БПСК, Московская типография № 6
- Армен Малахальцев. Кто смеётся последним. Республика Татарстан, 26.08.2005.
Тышкы сылтамалар
татар иле(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Новосибирск радио һәм тв
- ↑ http://www.mediasprut.ru/public/all/mansurov.shtml
- ↑ Армен Малахальцев.Кто смеётся последним. Республика Татарстан, 26.08.2005.
- ↑ http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-78/64056/(үле сылтама)
- ↑ тыюлар, archived from the original on 2017-08-02, retrieved 2014-08-20
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-11-01, retrieved 2014-08-20