Гали Хөсәенов
Гали Хөсәенов | |
---|---|
Файл:Гали Хөсәенов.jpg | |
Тулы исеме | Гали Кәрим улы Хөсәенов |
Туган көне | 2 ноябрь 1919 (104 яшь) |
Туган | Күгәй, Косякау вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, РСФСР |
Эшчәнлеге | театр һәм телевидение режиссёры |
Бүләк һәм премияләр |
(1979) |
Гали Хөсәенов (Гали Кәрим улы Хөсәенов) – театр һәм телевидение режиссёры, Тукай бүләге иясе.
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 2 ноябрендә Казан губернасы Зөя өязе Косякау вулысы (1920 - 1927 елларда Зөя кантоны, хәзерге Яшел Үзән районы) Күгәй авылында туган. 2001 елда вафат.
Мәскәү татар театр студиясен тәмамлый (1949)[1].
1949 - 1952 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист, Татарстан АССРның Министрлар Советында сәнгать эшләре идарәсенең театр бүлеге мөдире.
1952 - 1969, 1972 - 1975 елларда Татарстан радиосы мөхәррире, Казан телевидение студиясендә режиссёр, баш режиссёр.
1969 - 1972, 1975 - 1983 елларда – Әлмәт драма театрында баш режиссёр.
Иҗаты
Телевидениедә
- «Анам кыры» Чыңгыз Айтматов (1965)
- «Муса» Шәйхи Маннур (1966)
Театрда
Әлмәт драма театры, җитәкчелеккә Гали Хөсәенов килгәч, яңа иҗади үрләр яулый. Гадәти булмаган иҗади энтузиазмга ия булган, ташып торган энергияле, холкы белән оптимист җитәкче Хөсәенов театрның эчке халәтен яхшырту, труппаны яңа биеклекләргә алып менү өчен күп көч куйды[2].
- «Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов (1971)
- «Кар астында кайнар чишмә» Аяз Гыйләҗев (1976)
- «Ай булмаса, йолдыз бар» Туфан Миңнуллин (1978)
- «Трактир тотучы" Гольдони
- «Антигона» Ж. Ануй
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966).
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982).
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1979) – Әлмәт драма театрында Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” спектаклен куйган өчен (төп каһарманны - Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаева белән берлектә)[3].
Хәтер
Татарстанның Яшел Үзән районы Күгәй авылы мәдәният йортына аның исеме бирелде[4].
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз
Резеда Даутова. За что дают Тукаевскую премию? "Восточный эскпресс"- 2002.- 12 апр.[5]
Искәрмәләр
- ↑ http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/375902/bio/
- ↑ Татпроминвест. ру сайты (үле сылтама)
- ↑ [[Казанские ведомости (гәҗит)|Казанские ведомости]] сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-16
- ↑ Постановление Кабината Министров Республики Татарстан № 476 от 05.10.2005 года
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-08-19, retrieved 2014-08-16