Сергей Лывин
Сергей Лывин (Сергей Осип улы Лывин, русча Сергей Осипович Лывин) – сынлы сәнгать остасы. Тукай бүләге иясе.
1923 елның 29 сентябрендә Татарстан АССРның Питрәч районы Черемышево авылында туган. 2004 елда Казанда вафат.
Сугышта.
Бөек Ватан сугышында Украина фронтында 78- полкның 25– укчы дивизиясендә, Курск дугасында 5- артиллерия дивизиясендә өлкән сержант буларак катнаша. Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.[1]
Сугыштан соң.
Иҗаты.
Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан берсе. Лирик пейзаж остасы. Аның рәсемнәрендә республика табигатенең төрле фасыллардагы халәте шигъри чишелешен таба.[3]
- Кышкы фасылны рәссам бигрәк тә нечкә тоемлый. Агач ботакларындагы көмеш төсендәге сыкыларга, көпшәк карларга, февраль аеның зәңгәрсу басуларына багышланган кышкы пейзажлары ак төснең гади күзгә бәрелеп тормый торган төсмерләрен оста кулланып ясалган.
- “Мартта”, “Мартның беренче көне”, “Яз якынлашуы”, “Май киче” кебек язгы пейзажларын карагач, кәеф күтәренкелеге кичерәсең.
Узган гасырның 60 нчы елларында ясалган нефть ягы пейзажлары “Буровой янында”, “Баулы кырлары”, “Татарстан юллары”, “Татарстан киңлекләрендә”[4] контраст төсләргә бигрәк тә бай.
70- елларда иҗат ителгән Владимир Ленин исеменә бәйле пейзажлар шәлкемендә рәссамның туган ягы Питрәчнең, күрше авыл Ленино-Кокушкино (Апакай)ның табигате яратып тасвирлана.
- Бу елларда республиканың тарихи һәйкәлләре шәлкемен ясау - иҗатында бер баскычка күтәрелү булып тора, рәссам яңа пастель техникасын куллана башлый.
1975-1976 елда ясаган эшләреннән Габдулла Тукайга багышланган “Йөрәктә һәм күңелдә син, и туган як” (“Ты в памяти и серде, родная сторона”) шәлкеме тормышчан булуы белән аерылып тора.[5]
Хезмәтләре:
- «Тайницкая манарасы» (1958)[2]
- «Сөембикә манарасы» (1960)
- “Татарстан киңлекләрендә” (На просторах Татарии) (1960)[4]
- “Нефть чыккан якларда” (1965)
- “Баулы кырлары” (1967)
- “Кокушкино” (1969)
- “Черемышево болыннары”
- “Кышкы иркен урманда” (1976)
- “Алтын нурлар кояш батканда” (1976)
- “Тынлык уртасында” (1976)
- “Көз” (1977)
Катнашкан күргәзмәләре
- Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге (1957)
- Мәскәүдә “Совет Русиясе” күргәзмәсе (1961)
- Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе (1961)
- “Зур Идел” зона күргәзмәсе
- Мәскәүдә РСФСР ның 16 автономияле республикасы күргәзмәсе
- Ленинградта “Совет Татарстаны” күргәзмәсе (1972)
- Уфада “Совет Татарстаны” күргәзмәсе (1976)
- Шәхси күргәзмәләре (1959, 1973)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре.
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.(1960)[6]
- Татарстан АССРның халык рәссамы (1973)
- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1978)- Владимир Ленинга һәм Габдулла Тукайга багышланган картиналар шәлкеме өчен.
- Хөрмәт Билгесе ордены.
Чыганаклар
1. В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979.
2. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.
Искәрмәләр
- ↑ Большая биографическая энциклопедия: http://dic.academic.ru/dic.nsf/enc_biography/74405/%D0%9B%D1%8B%D0%B2%D0%B8%D0%BD
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2014-08-08
- ↑ Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975
- ↑ 1 2 карарга: http://kykolnik.livejournal.com/855226.html?thread=9415866
- ↑ Г.Могильникова . С.О.Лывин (китапта: В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979)
- ↑ http://artchive.ru/artists/23655