Владимир Ленин
Владимир Илья улы Ленин (чын фамилиясе Ульянов; рус. Влади́мир Ильи́ч Ле́нин) — Россия империясе һәм СССР сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, инкыйлабчы, большевиклар фиркасен нигезләүче. 1917 елның Бөек Октябрь инкыйлабын оештыручылардан берсе. Фәлсәфәче, марксист, публицист, Өченче коммунистик интернационалны оештыручы, ССРБга нигез салучы. Фәлсәфә һәм икътисад өлкәсенә карый торган фәнни хезмәтләре бар.
В. Ленин җитәкчелегендәге Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә:
- Россия беренче Бөтендөнья сугышыннан чыга (Солых декреты);
- алпавыт җирләре фәкыйрь крестьяннарга бүлеп бирелә (Җир декреты);
- зур ширкәтләр милләтләштерелә;
- дин дәүләттән аерыла;
- ил патша хакимияте бурычларын түләүдән баш тарта;
- милләтләрнең үзбилгеләнү сәясәте үткәрелә башлый (Польша, Балтыйк илләре, Финляндия, Молдавия, Төркия, Кытайның Манҗуриясе, Монголия, АТССР һ.б.);
- сәнәгый электрлаштыру эшләре тормышка ашырыла (ГОЭЛРО планы);
- дөнья тарихында иң зур күләмле Наданлыкны бетерү сәясәте үткәрелә;
- бөтен милләтләрнең хокуклары тигез дип игълан ителә;
- дөнья тарихында беренче тапкыр хатын-кызларга сайлау хокукы бирелә;
- В. Ленин башлаган Яңа Икътисади Сәясәт вакытында икътисадый үсеш кайбер елларда 30 процентка җитә;
Тәрҗемәи хәле
Атасы — күренекле мәгърифәтче Илья Ульянов, Сембер губернасы дәүләт мәктәпләре буенча баш инспектор. Улы Сембер гимназиясендә укый.
1887 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Биредә үзенең революцион эшчәнлеген башлый. Шул ук елны студентлар арасында фетнәдә катнашканлыктан, университеттан куыла. Мәхкәмә аны хөкем итеп Казан өязендәге Апакай авылына «сөрген»гә җибәрә.

1888 елда аңа Казанга кайтырга рөхсәт ителә. 1888-89 елларда Федосеев түгәрәкләре эшендә катнаша. Биредә Маркс, Энгельс, Плеханов әсәрләрен өйрәнә башлый.
1891 елда Петербург университетының Юридик Факультетында экстерн рәвешендә имтихан тапшыра, 1891-1896 елларда Самар белән Петербург шәһәрләрендә мәхкәмәдәге присяжный вәкил ярдәмчесе вазифасын башкара.
1895 елда Санкт-Петербургда Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш берлеген (рус. Союз борьбы за освобождение рабочего класса) оештыруда катнаша.
1897 елда Енисей губернасына 3 еллык сөргенгә җибәрелә. Шушенское авылында яши.
1900 елдан эмиграциядә; Г. В. Плеханов һ.б. белән берлектә «Искра» гәзитен нәшер итә. РСДРПның II корылтаеннан башлап (1903), Ленин большевиклар фиркасен җитәкли. Эмиграциядә чакта яшерен фиркане саклап калу һәм ныгыту белән шөгыльләнә.
1912 елның 5 маенда Санкт-Петербургда большевикларның хакимиятләр рөхсәте белән чыккан «Правда» гәзите чыга. Ленин гәзитнең мөхәррияте белән канәгать булмый (мөхәррире И. Сталин була). Ленин көн саен диярлек төрле киңәшләр, күрсәтмәләр, хаталар төзәтеп хатлар җибәрә. Ике ел эчендә аның авторлыгында 270 мәкалә чыга.
1917 елгы Февраль Инкыйлабыннан соң Петроградка кайта, Октябрь Кораллы инкыйлабына җитәкчелек итә. Советларның II Бөтенрусия корылтаенда (1917, октябрь) ХКС рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта 1918 елдан соң Эшче-Игенче Саклау Шурасы (1919 елдан Хезмәт һәм Саклау Шурасы (Советы) рәисе; БҮБК һәм СССР ҮБК әгъзасы.
1922 елның декабреннән, авыруы кәчәеп китү сәбәпле, сәяси эшчәнлектән беркадәр читләшә. Ленин вафатыннан соң СССРда Ленин тәгълиматы Сталин аңлатмасында канунлаштырыла.
1922 елның 24 декабрендә һәм яңа елның 4 гыйнварда ул Х ВКП(б) Корылтаена хат яза. Аңарда ул фирка белән итүгә дәгъва иткән һәм үзенә алмашка киләчәк большевик сәясәтчеләргә тәнкыйди сыйфатлама бирә. Соңыннан бу хат «Ленин васыяте» исемен алган.
Иосиф Сталинны ул гомумән югары урыннарга куярга кушмаган. Ул аны кабаланучан һәм үз әйләнә-тирәсе белән туктаусыз идарә итәргә мавыгучы бер бюрократ итеп сурәтли. Сталин алга сөргән Татарстан АССР шикелле милли автономияләрнең Советлар Берлегенә РСФСР «арадашчылыгы» белән керүен ул тулысынча хаксызга чыгара. Ленин бу башлангычны Сталинның «милли большевик»ләргә (республикалардагы коммунистларга) карата җыелган ачуы һәм үч алу нияте белән аңлата.[13]
Ләкин, XI Корылтай (апрель, 1923) Ленинның сүзен аяк астына салып, ВКП(б) беренче секретаре, димәк, ил җитәкчесе итеп Сталинны сайлый.
1924 елның 21 гыйнварында көчле авырудан үлә. Кызыл мәйдандагы Ленин төрбәсендә күмелгән.
Сугыш вакытында, 1941–1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә сакланган[14]. 1945 елның апрелендә Мәскәүгә кайтарылган.
Ульянов-Ленин вә Татарстан Автономиясе
ТАССРны оештыруда хәлиткеч роль уйный: Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы декретка(үле сылтама) кул куя (1920, 27 май).
Төп хезмәтләре
- Ни нәрсә ул "халык дуслары" һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугыша? (Что такое "друзья народа" и как они воюют против социал-демократов?), (1894),
- Россиядә капитализм үсеше (Развитие капитализма в России, (1899),
- «Нишләргә?» (Что делать?), (1902) һ.б.
- «Алга бер адым, ике адым элек (безнең партиядәге Кризис)» («Шаг вперёд, два шага назад (Кризис в нашей партии)»), (1904)
- "Материализм һәм эпириокритицизм. Критик язмалар турында бер реакцион фәлсәфә» («Материализм и эмпириокритицизм. Критические заметки об одной реакционной философии»), (1909) - Ленинның гносеология буенча төп хезмәте.
- "Марксизмның өч чыганагы һәм өч состав өлеше» («Три исто́чника и три составны́х ча́сти маркси́зма»), (1913)
- "Милли мәсьәлә буенча критик язмалар" ("Критические заметки по национальному вопросу"), (1913)
- "Милләтләрның үзбилгеләнү хокукы турында» («О праве наций на самоопределение»), (1914)
- “Русларның милли горурлыгы турында” (“О национальной гордости великороссов”), (1914)
- "Дәүләт һәм инкыйлаб. Марксизмның дәүләт турында тәгълимат һәм инкыйлабта пролетариат бурычлары». («Государство и революция. Учение марксизма о государстве и задачи пролетариата в революции»), (1917)
- «Съездга хат» («Письмо к съезду»), (1922) «Ленинның васыятьнамә» кебек да билгеле
Күптомлы сайланма әсәрләре (1-45 томнар, 1954-1973) Татарстан китап нәшриятында татар телендә нәшер ителә.
Истәлек
Ленин хөрмәтенә меңнәрчә торак пунктлар (мәсәлән, Ленинград, Ульяновск, Лениногорск), урамнар (мәсәлән, Казанның Вахитов районында Ленин һәм Ульянов-Ленин урамнары) һәм бер астероид аталган.
Искәрмәләр
- ↑ марксизм-ленинизм
- ↑ Ленин Владимир Ильич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Vladimir Lenin // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118640402 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 1 2 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Record #7393146 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ BeWeB
- ↑ Service R. Lenin (ингл.): A Biography — 2000.
- ↑ Vladimir Iljitš Uljanov // Eesti biograafiline andmebaas ISIK (эст.)
- ↑ Wladimir Iljitsch Lenin // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ P. Vi. Lenin, Vladimir Ilich (ингл.) // The Enciclopædia Britannica — 12 — London, New York City: 1922. — Vol. XXXI English History to Oyama, Iwao.
- ↑ performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств
- ↑ Политические руководители Советского государства в 1922 — начале 1923 гг.
- ↑ Рәшит Минһаҗ. Локман Закиров: «Мин – очраклы кеше». «Ватаным Татарстан», 09.02.2018
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
- 21 гыйнвар көнне вафат булганнар
- 1924 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә җирләнгәннәр
- ССРБда вафатлар
- РСДРП әгъзалары
- Большевиклар
- СБКФ әгъзалары
- 22 апрель көнне туганнар
- 1870 елда туганнар
- Сембердә туганнар
- ССРБ сәясәтчеләре
- Россия революционерлары
- Россия фәлсәфәчеләре
- ССРБ фәлсәфәчеләре
- XX гасыр сәясәтчеләре
- XX гасыр фәлсәфәчеләре
- Марксистлар
- Владимир Ленин
- Бөтенрусия оештыру җыелышы депутатлары
- Россия сәясәтчеләре
- Марксизм теоретиклары
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр